- 09.11.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Үзара салым җыю программасы бездә күптәннән эшли. Бу халык өчен файдалы булырга тиеш иде кебек. Син бер сум бирәсең, ә дәүләт шуңа тагын 4 сум өсти. Шул система белән арттырылып кайткан акчаларга юлларны төзекләндерергә, зират коймасы тотарга, күпер ясарга һәм баганадагы утларны төн буе да сүндерми торырга мөмкин.
Булдыклы җитәкчеләр инде күптән бу акчаларга авылларыннан гөл ясады. Ә менә ялкаураклары, «эшләндеме – эшләнде» дию өчен, юл ясаганда кәсле ташлар кайтарып аударды, гел кирәксез урыннарга исраф итеп, халыкның тамагыннан өзеп биргән акчасын җилгә очырды. Дөрес, үзара салым акчаларын кесәсенә салып куйган карак җитәкчеләр дә бар иде, әйтик зират коймасын ясату өчен ун мең сум кирәк булса, шуны йөз мең сум тотылды, дип арттыручылар.
ЮЛСЫЗ ЯШИЛӘР
Кыскасы, үзара салым җыю программасы әле дә бездә 100 процент нәтиҗәле эшли, дип булмый. Менә шуның бер ачык мисалы – Биектау районының Татар Урматы авылында үзара салымны инде алтынчы мәртәбә җыялар, ә авылның иң баткаклы урамына юл әле дә салынмаган. Үзәк урамга өч-дүрт КамАЗ машинасы белән генә вак таш кайтарттырып аударган да җирлек башлыгы, шуның белән бетте. Тик эш менә нәрсәдә: Үзәк урамга караганда, юл авылга керә торган Кызыл Байрак урамына ныграк кирәк булгандыр. Әйе, бу урамда 22 генә йорт бар, ләкин эш шунда, берәр хәл була калса, авылга ни янгын сүндерү машинасы керә алмаячак, ни ашыгыч ярдәм. Инде ашыгыч ярдәм машинасының авыл башындагы сазлыкта батып калу очраклары берничә тапкыр булган. Монда яшәүчеләр үзләре дә бер-берсенең машинасын сөйрәп чыгарудан туеп беткән. Үзара салым акчаларына, яки җирлек башлыгының тырышлыгы белән генә биредә юл салынмаячагын аңлап, быел урматлылар юлны үз көчләре белән салырга уйлаган.
…Авылга кергәч тә, иң беренче йортта яшәгән Гыйльмановлар гаиләсе белән аралаштык. Аларның әтиләре – инвалид, урын өстендә генә ята. Алты мәртәбә инсульт кичергән кеше. Ай саен табиб килеп, авыруның хәлен белеп китәргә тиеш. Тик, еш кына: «Сездә юл юк, машина белән керә алмыйбыз», – дип, кире борылып чыгып китәләр икән.
– Әле без авыл башында гына торабыз, кайвакытта, хәлебезгә кереп, җәяүләп кенә булса да килеп китәләр. Ә менә бездән ераграк булган тагын бер өйдә 93 яшьлек әби инсульт белән ята. Аның 61 яшьлек улында да шул ук хасталык. Аларга да ашыгыч ярдәм машинасы керә алмый. Ике атна элек кенә шушы әби янына дип килгәннәр иде, батып, кире борылып чыгып китте машина. Без этеп чыгардык. Табиб, әби сугыш ветераны булган өчен генә, җәяүләп барып килде. Безнең авылда түфли, ботинка кию дигән әйбер юк, ел әйләнәсе аяк кәлүш белән бутыйдан чыкмый. Берәр җиргә барырга кирәк булса, бутый киеп олы юлга кадәр чыгабыз да, аны шундагы буткада калдырып, кеше янына чыга торган аяк киеме киябез. Шушы юлсызлык аркасында авыл бетә инде. Хәзер бездә күбрәк олы яшьтәгеләр яши, балалар юк диярлек, күбесе юл булмаганлыктан авылдан китеп баралар. Юл булмагач, күченеп кайтырга теләүчеләр дә, йортларны гына карый да: «Ой, монда сезнең юллар да юк, начар икән», – дип, китеп бара, – дип сөйли Рамил Гыйльманов.
Рамил әйтүенчә, бу проблема авыл халкының үзен генә борчый, ә җирлек башлыгының әллә ни исе китми. «Урматның юлларын да карамый, башка җирләрен дә. Кыш көне нәрсәләр була монда, күрсәгез сез! Буран булып, яки кар явып киттеме – өйдән дә чыга алмый утырабыз. Ялына-ялына, ялвара-ялвара, МЧСка шалтыратып кына эттерттерәбез моны», – дип аңлата әңгәмәдәшем. Аның бертуган энесе Радик Гыйльманов исә, бу юл проблемаларын күптән үзара салым акчасына да хәл итеп булыр иде, ди.
– Бу программа бездә инде 6 ел эшли. Һәр кеше башыннан 250шәр сум акча җыешабыз. Ләкин эш менә нәрсәдә: быел безгә үзара салым акчасына 1 КамАЗ гына вак таш кайтарттылар. Бер КамАЗ ташның бәясе – 7 мең сум. Ә үзара салым акчалары бездә 14 мең сум җыелды, 4 тапкыр арттырылып, 56 мең сум булып кайтты. 56 мең сумга бер КамАЗ гына таш тия микәнни? Калганы кайда икән соң акчаларның? – ди ул.
КҮЧЕНЕП КАЙТКАННАР БАР
Шулай юлсыз күпме интегерләр иде, билгесез, бәхетләренә өч ел элек авылларына Оренбург өлкәсенең Новотроицк шәһәреннән яшь гаилә күченеп кайткан. Елена Баталовага, сәламәтлеге начараю аркасында шәһәрдә яшәү тыелган, экологик яктан чиста урында, урман эчендәге йортта яшәргә кушылган булган.
– Һәм без Татар Урматын сайладык. Яшеллек, чисталык, саф һава – рәхәтләнеп яшә! Авылны бик яраттык. Әгәр монда юллар да булса, без генә түгел, башкалар да күченеп кайтыр иде. Монда яши башлавыбызга өч ел, шуның ике ел ярымы Урматта юл салдыру өчен көрәшеп үтте. Прокуратурага да, хакимият йортына да яздым, җирлек башлыгы Гөлнара Закированы да туйдырып бетердем, ул хәзер мин шалтыраткач, бөтенләй телефонын алмый. Юллар булмау көз дә, кыш та, яз да бар. Мин күрше авылда чәчтараш булып эшлим. Клиентлар булу булмауга карап, иртәнге тугыздан төнге берләргә кадәр дә сузыла. Менә күз алдына китерегез: төнлә эштән арып кайтасың, авыл башына кереп җиткәч, батып каласың, җаннарың чыга. Мин батып калган саен, төнме ул, көнме, җирлек башлыгына шалтырата башладым: «Килегез дә, тартып чыгарыгыз мине, бу вакытта авыл халкы йоклый, мин кемнән ярдәм сорыйм?» – дип. Өч машинаны туздырып бетердек шушы юлларда. Ватылалар. Җирлек башлыгы без күченеп килгәннән бирле үзара салым акчаларына нибары 3-4 КамАЗ вак таш кайтартып таратты, анысы да үзәк урамга. Шуннан башка эшләгән эше юк. Яңгыр явып үттеме – аяк асты тайгак, балчык, пычрак. Атлый торган түгел. Ә бит монда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар күп, алар ничек йөрергә тиеш? Кыш көне дә, буран булып үтә – җирлек башлыгы Гөлнара Закирова уйлап та бирми. «Халык контроле»нә зарлы хат калдырып кына, бер атнадан соң гына чистарттыра алабыз юлны. Кышын билдән кар ерып йөрибез, көзен исә бот төбеннән кунычлы бутый кисәң генә йөреп була. Бу – җирле халыкны газаплау. Шуңа күрә мин түзмәдем, әйдәгез, авылдашлар, үзебезгә дигән юлны үзебез салыйк, дидем, – дип аңлата Елена.
Еленаның бу фикерен авылдашлары да бер авыздан хуплаган. Һәр йорттан 3әр мең сум акча җыешканнар, КамАЗларын үзләре тапканнар, вак таш кайтартканнар. Авыл башына гына булса да җәярлек материал булган. Тик авыл башы белән генә ерак китеп булмый – ашыгыч ярдәм машинасы керсен дисәң, вак ташны буйдан-буйга, ике километр озынлыкта җәяргә кирәк. Шуңа күрә Татар Урматында яшәүчеләр Татарстан халкыннан да ярдәм сорый. «Хөкүмәттән булмады, җитәкчеләр безне ишетми, ярдәм итсә гади халык кына итәр. Башка өметебез юк», – диләр. Урматны юллы итү өчен ким дигәндә 300 мең сум тирәсе акча кирәк. Әлегә 40 мең сумга якыны гына җыелган.
Татарстанның татар авылын юллы итү өчен 20, 30, 50, 100 сум – күпме бирә аласыз, күпме кызганыч түгел, 4817 7602 3867 3689 номерлы картага (Елена Николаевна Б. исемендә) сез дә акча күчерә аласыз. Гомер буе сөйләрлек булсын әле: Биектау районындагы татар авылына юлны бөтен республика белән салдык, дип. Җирле җитәкчелекнең (сүз җирлек башлыгы турында гына түгел, район башлыгы турында да бара) йөзенә бераз кызыллык килмәс иде микән. Үзендә яшәгән халыкның шулай тиенләп акча сорашуын белгәч, бәлки район бюджетыннан да аз булса да акча бүлеп бирерләр…
Биектау районының кечкенә генә татар авылында башланган бу әйбер, юлсыз башка авылларга үрнәк булыр әле ул. «Без үзебез эшлибез», – дип, үз тырышлыгыгыз белән, үз акчагызга юл салдыруыгыз бик әйбәт, анысы. Ләкин авылларны юллы итү вазыйфасы гади халык түгел, хакимияттәгеләрнең вазыйфасы. Алар да бармакка бармак сукмый гына утырмасын, ярдәм сорагыз, таләп итегез.
Оренбург өлкәсеннән татар авылына күченеп кайткан Елена Баталова белән сөйләшкәндә, ул мондый җөмлә әйткән иде: «Татар авылында яшәү бик рәхәт, шундук үз иттеләр, якын кешеләрем кебек булдылар. Ләкин мондагы халык проблемалардан кача, чөнки үлеп ятса да, чирләп ятса да, тавыш чыгарырга курка. Талашып йөрисе килми берәүнең дә», – дигән иде ул. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар шул… Еларга кирәк. Әле елап та файда юк кайбер түрәләрдән.
ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫ ЯЛГАНЫ
Язмада берничә тапкыр исеме телгә алынган җирлек башлыгы Гөлнара ханым белән дә сөйләштем мин.
Моңа кадәр ни өчен авылда юл салынмавын, ул үзенчә аңлатты: «Акрынлап салдык, Татар Урматында ике километр юл бар, тулаем салып бетереп булмады шул. Район хакимияте башлыгына Урматта юл салдыру буенча хатлар язылды, тик Биектау районында бер Татар Урматы гына түгел бит, чиратлап, әкренләп салына һәрберсенә юллар. Бәлки киләсе елларга Урматка да булыр», – диде ул.
Шушы ук өметләндергеч сүзләрне район прокуроры да җавап итеп җибәргән булган үз хатында. Тик ул киләсе еллар дигәнне көтеп тагын ничә ел яшәргә була соң? Сазлык ерып йончыган авыл халкына: «Киләсе елларда юл салыныр», – дию, очын-очка ялгап яшәгән фәкыйрьгә: «Киләсе айларның берсендә хезмәт хакыңны бирермен», – дию белән бер.
– Халык җирле җитәкчелектән өметебезне өзгәнгә күрә үзебез акча җыеп юл салдыра башладык, ди. Сез аларның бу батыр адымын, бердәмлеген хуплыйсызмы?
– Мин дә булыштым инде аларга! Мин дә карьердан вак таш китерттердем. Алар бит акчаны үзлегеннән җыймады, бу бит үзара салым акчасы иде… Шушы үзара салым акчасына салалар алар юлны, – дип ялган мәгълүмат бирә башлады җирлек башлыгы Гөлнара ханым Закирова.
Үзара салым акчасы түгел бу. Бу – юл акчасы. Әйе, җирлек башлыгы буларак Гөлнара ханым аңлый: халык юл өчен 3 мең сум чыгарып биргән икән инде, үзара салым өчен 1 тиен дә түләмәячәк. Димәк, план үтәлмәячәк. Өстән орышырга мөмкиннәр. Шуңа күрә моны үзара салым акчасы итеп теркәттереп куярга омтыладыр. Анысы инде минем эшем түгел. Җирлек башлыгы белән халык үзләре ничек тә аңлашыр әле. Иң мөһиме – тагын бер Татар авылының юллы булуы, анда яшәүчеләрнең хыялларын акрын гына чынга ашыра башлаулары. Тик бу хыял чынга ашканы өчен, иң беренче чиратта җитәкчеләр авыл халкына да рәхмәтен әйтергә тиештер дип саныйм.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Биектау – Казан

Комментарии