ӘЙ, МАШИНА, МАШИНА…

ӘЙ, МАШИНА, МАШИНА…

Бүген хөкүмәт автомобиль хуҗаларының тормышын ничек авырайтырга белми бугай, гел ниндидер яңалыклар уйлап чыгарып тора. Штрафларны күтәрүне әйтеп тормыйм – кагыйдә бозмый йөрергә дә була. Ул очракта штраф салынмый. Әле тизлек арттыру мөмкинлеген сәгатенә 20 чакрымга кадәр арттыргач сөенгән идем. Чөнки бу мантыйкка сыя торган гамәл. Хәзерге машиналар тиз йөрешле, туктаулары да узган гасырның 70нче елларындагы калтырча «Москвич», «Волга» вә «Жигули»ларныкы кебек түгел – тормозга басуга шып туктыйлар. Шуңа күрә шәһәрдәге 40 урынына 60 белән бару, трассадагы 90 билгесен 105 чакрым тизлектә узып китү әйбәт тоелды. Хәтта тизлекне 20 чакрымнан арттырсаң, штрафның 300 сумнан 500гәчә үсүе дә куркытмады. Сәгатенә 105 чакрым болай да җитә, ә азсынучылар штраф түләрләр…

Ләкин иртәрәк сөенгәнмен икән. Әле кичә генә Чаллы якларында булып кайттым һәм юл буендагы тизлекне күрсәтүче билгеләрне күреп аптырадым. Элек 90 билгесе торган күп җирләрдә хәзер 70ле тамгасы тора! Ягъни мин элек 100 чакрымга якын тизлек белән узганнарны, хәзер 89дан да арттырмый узарга тиеш булам. Тизлегем якынча 20 чакрымга артасы урынга, әле 10 чакрымга кимегән дә булып чыга.

Әлбәттә, моны юл хезмәтләре безнең иминлегебезне кайгыртып эшләүләре дип аңлата. Ләкин бу әкияткә мин инде күптән ышанмыйм – максатлары бары тик штрафлар каеру. Әгәр иминлек хакында уйласалар, юлтамгалар алыштырасы акчага юлларны сипләү һәм «разметка» сызыкларын яңарту дөресрәк булыр иде. Югыйсә, төнлә як-ягындагы ак сызыклары булмаган юлдан аска тәгәрәүчеләрнең хисабы-саны юк. Үзем генә дә ничә тапкырлар тәгәри яздым. Шулай ук, бу тамгаларны алыштырасы акча юллардагы чокыр-чакырларны ямаштырып торырга да ярап торыр иде. Бу чокырларга эләгеп күпме көпчәкләр шартлый да, күпме машиналар юл читенә тәгәри… Ләкин бу уңайдан статистика алып барылмыйдыр, беркетмәләрдә «не справился с управлением» ише нейтраль язмалар гына сакланадыр дип уйлыйм. Әгәр юлларда «разметка» булмау, яки чокырга юлыгып идарәне югалту аркасында икәне беркетмәләрдә язылса, моның өчен юл хезмәтләре җаваплы булыр иде.

Без ЮХИДИны элек-электән сүгәргә яратабыз. Янәсе, тиктомалдан бәйләнәләр, штраф салалар, комсызланалар… Әгәр шул инспекторларны бер көнгә генә, әйтик, Чаллы трассасыннан алып ташласак, нәрсә булыр иде? Ничә Казан-Чаллы арасын исән-сау гына уза алыр икән? Юк, сырлы таягын болгап юл читендә торучы, форма кигән авыл малае комсыз булмаган, ә бик тә кирәкле кеше булган икән. Менә хәзер комсызлык башланды. Камераларның төрледән-төрлеләрен куеп, кычкыртып талыйлар. Әле ярый, безнең мәнфәгатьне кайгырту хисабына тырышсалар, аңлар идек – юк, бары тик штраф алу өчен генә бит. 90 чакрымлы юл тамгасын 70 кә алыштыруны башкача аңлап булмый.

Әгәр элегрәк озын сәфәрләрдән кайтып төшкәндә: «Ярый әле юлларда ГАИ бар», – дип, артык тәртип бозарга ирек бирмәгәннәре өчен рәхмәт хисләре белән кайтсам, хәзер чат саен торган камераларга карыйм да: «Кайчан тамаклары тыгылыр икән?» – дип уйлап куям. Тик тыгылырга исәпләре генә юк, яңадан-яңа төр камералар пәйда булып тора. Аларны Башкортстанда да, Киров, Ульян өлкәләрендә дә күрә алмыйсың.

Бары Татарстанны гына басып алдылар. Әйтерсең, безнең республика тәҗрибә полигоны. Артык кылана башладыгыз түгелме, әфәнделәр?! Сез бүген кешеләрнең тормышын ничек җиңеләйтәсен уйлыйсы урынга, аны авырайту белән мәшгульсез. Әгәр дә дөньялар тыныч, икътисад тотрыклы, сәясәттә бар да тәртиптә булса, моңа артык игътибар итүче дә булмас иде. Ләкин икътисади вә сәяси кризистан болай да ачулы халыкны тагын да усалландыру кирәкме икән? «Яхшы эшлибез» дигән уеныгыз тирәнгәрәк кереп китте һәм кире нәтиҗә бирә башлады кебек, чама хисен югалтмагыз диюем…

***

Гомумән, илдә болай да революция алды вәзгыяте булганда, ниндидер бер катлам халыкның ачуын кабартуны хуплап булмый. Әйтик, шул ук машина хуҗаларының нервысында уйнау кыйммәткә төшәргә, көннәрнең берендә алар җыелып юлларга чыгарга да мөмкин һәм бу очракта аларны бернинди ЮХИДИ да, полиция дә, ОМОН да туктата алмаячак.

Әгәр статистикага карасак, илдә уртача һәр дүртенче кешенең машинасы бар. Ягъни чама белән 35 миллион машина хуҗасы исәпләнә. Моның кадәр көч-куәт белән сансыз кыланырга ярыймы? Юк! Ә безнең хөкүмәт һәм депутатлар кылана. Әле алай гына да түгел, койма аша этне таяк тыгып котырткандай гамәлләр кылалар. Этнең исә бәйсез һәм капканың ачык икәнен күрмиләр…

Әйдәгез, машина иясенә салына торган салымнарны гына алып карык. Без аны машинабызның егәре – «ат көчләре» буенча түли килдек. Көннәрнең берендә бу бәяләр күтәрелде, канәгатьсезләр барлыкка килде. Хакимият шунда ук тынычландыргыч чара уйлап тапты: киләчәктә салымны «ат көче»нә тәңгәл рәвештә түләү бетәчәк, бензинга акцизлар артачак, салым шул акцизлар эчендә калачак…

Әйтергә кирәк, бик гадел система. Кеше машинасында күпме йөри, шуның кадәр генә түли. Исәплисе дә, банкларга барып чират торасы да юк. Әмма безнең илдә кешегә уңайлы булсын өчен тырышмыйлар шул – нәкъ киресен эшлиләр. Бензин бәясе инде әллә ничә күтәрелде, акцизлар үсте – ә салым һаман «ат көче» егәреннән исәпләнә. Ягъни, әллә кайчан бетәргә тиешле тоелган түләү кәгазе һаман килә тора.

Ниһаять, депутатлар вә хөкүмәт бу проблемага янә әйләнеп кайттылар. Ләкин салымны яңача исәпләү ягылган ягулыкка түгел, ә йөргән чакрымнарга бәйле булачак икән. Димәк, мин хәзер дәүләт белән бөтен алыш-бирешемне машинама бензин салганда ук хәл итәсе урынга, һәр елны машинам белән ЮХИДИга барып спидометрдагы йөрелгән чакрымнарны күрсәтергә тиеш булам. Бу исә озын чиратлар белән бәйле. Әле бу спидометр күрсәтү бушлай булыр дип уйламыйм – 200 сум булса да алырлар. Димәк, банкта тагын бер чират торасы булачак… Тагын шунысын да онытмаска кирәк – спидометрны кирегә әйләндереп була. Әгәр салым зур булса, моны да эшләячәкләр. Димәк, закон үзе үк закон бозуга этәрәчәк… Кыскасы, яңа канунны бары тик ахмак бәндәләр исерек баштан гына тәкъдим итә ала кебек. Шуңа да, ул узар дип уйлыйм. Безнең илдә бүген кем тарафыннандыр әйтелгән ахмаклык, иртәгә законга әйләнүчән бит. Мөгаен, кемдер бу илдән тынычлыкны алырга бик тырышадыр. Югыйсә халыкка файдалырак итеп эшләрләр иде…

***

Әле автомобильчеләрнең проблемалары моның белән генә чикләнмәс. Хөкүмәт һәм депутатларның эше тәмам беткән, илдә башка хәл ителәсе мәсьәләләр калмаган диярсең – гел безгә бәйләнәләр. Бүгенге көндә машина йөртүчеләргә медицина тикшеренүен нинди ешлыкта уздыру хакында бәхәсләр бара. Гәрчә, бу тикшерүләрдән бер файда да юклыгын ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм табиблар әйтеп торалар. Җитмәсә кайсы авыру белән чирләп киткән кешенең машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгарып тору хакында бәхәсләр бара. Бу исемлекне киләчәктә РФ хөкүмәте расларга тиеш булачак икән. Әгәр бу канун кабул ителсә, юллары шактый бушап калырга мөмкин – тулаем сәламәт кеше юк. Ә медикларга якты көннәр килә – сәламәт булуың хакындагы белешмә арзан булыр дип уйламыйм…

Шулай итеп депутатлар вә түрәләр үзләренә юл чистарталар. Мөгаен бөкеләрдән туйганнардыр. Аларны бит безнең салымнар хисабына алынган машиналарда, безнең хисаптан хезмәт хакы алучы шоферлар йөртә – үзләре кабул иткән законнар үзләренә кагылмый да кала. Югыйсә, башлары белән уйлап эш итәрләр иде, ә лимузинның йомшак утыргычына салып йөри торган урыннары белән түгел…

Әгәр баш белән уйласалар, үзен инде дистә еллар буе аклап килгән йөртүче таныклыгына каныкмаслар иде. А, В, С, D, Е категорияләре җитми идеме? Хәзер ниндидер А1, В1, С1, D1, С1Е категорияләренә кадәр барлыкка килергә тора. Моны аңлап бетерү дә кайсының нинди транспортта икәнен ятлап бетерү дә мөмкин түгел бугай. Иң мөһиме, кирәк тә түгел. Бу бары тик депутатларның вә түрәләрнең кычытмаган җирне кашулары гына, әмма гади кешеләргә авырлыклар шактый киләчәк. Күп тә үтмәс, бөтенебезгә машина йөртү таныклыкларын алыштырырга кушарлар. Әлбәттә, моның өчен акча түлисе булыр… Әле кайбер категорияләр өчен дә түләтмәсләрме дигән шигем бар. Әйтик, миңа «В» категориясе җиңел машинамда йөрергә җитә, әмма правам «А», «В», «С» категорияләре – мотоциклда һәм йөк машинасында йөрергә дә яраклы. Заманында, язуны ташлап ерак юлларга йөри башлау – «дальнобойщик» булу хакында уйлана башлаган идем… Хәзер ул категорияләр өчен аерым акча түләтеп, аерым медосмотрлар уздырып җәзаламаслармы? Бу илдә бик мөмкин. Чөнки бу хакта «акыллы» фикерләрен әйтүчеләр инде булды. Ә кем әле нәкъ менә аларча булмас дип иман китерә ала? Русия бу, җәмәгать, Русия – түрәләр өчен генә яратылган ил диярсең…

Искәндәр СИРАҖИ.

  ӘЙ, МАШИНА, МАШИНА..., 3.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии