Караңгы патшалык

Күптән түгел Финляндиядән туганнан туган сеңлем кайтты. Бер ун еллап кайтканы булмады. Исәбе бер-ике атна торырга иде. Тик ике-өч көн генә торды да кире Финляндиягә кайтып китте. 
Ул Финляндиядә туып, шунда үскән кеше. Бабасы фин сугышына катнашып, пленга эләгә. Финляндиядә кала. Минем туганнан туган абыем – аның энесе – 90нчы елларда бер түрәдә шофер булып эшли. Бу түрә коттедж төзи. Абыем кирпеч төяп, шул төзелешкә илтә. Урланган кирпеч була ул. Кемдер аны чага. Абыйны судка бирәләр, чөнки түрә абыйны бар гаепне үз өстенә алырга күндерә, коткарырга вәгъдә бирә. Әлбәттә инде, биргән сүзендә тормый. Абыйны биш елга төрмәгә ябалар. 
Төрмәдән чыкканда хатыны үлгән була. Бердәнбер улы да фаҗигале рәвештә авариядә үлә. Төрмәдән чыккан кешене рәтле эшкә дә алмыйлар. Шул чагында аңа Финляндиядә яшәүче туганыннан хат килеп төшә. Аннары чакыру җибәрә. Теге туганым Финляндиягә китә. Анда аңа торырга йорт бирәләр, пенсия дә ала. Әле Русиядә төрмәдә утырган өчен компенсация дә бирәләр. 
Бераздан карт абыйсы үлә. Ул аның варисы булгач, бөтен мөлкәт аңа кала. Финляндиядә яшәүче татар хатынына өйләнә, кызлары туа. Менә шул кыз туганнарын эзләп кайта инде. Беренче кайтуында бераз торып киткән иде. Икенче юлы кайткач, башка монда аягымны да басмыйм, дип китте. Сәбәбен сорагач: «Монда шомлы, куркыныч. Кешеләрнең борчуы йөзләренә чыккан. Ачулылар. Үзара бик дорфа аралашалар. Агрессив мохит монда», – диде. Сеңлемнең сүзләрендә хаклык күп иде. Үзем дә игътибар итәм моңа: кешеләр гел каядыр ашыгалар, йөзләре караңгы, башкаларга битараф. Бу кешеләр, гомумән, елмая белә микән, дип уйларсың. Тора-бара тагын да куркынычрак булмагае дигән уйлар да борчый күңелне. 
Рәис ЯКУПОВ, 
Чаллы шәһәре 

Комментарии