- 15.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий илдә халык санының кими баруы өчен борчылып, яңа туган балаларга ярдәм күрсәтү чараларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавын сәбәп итеп әйткән иде. Бу партия гаилә корган яшьләргә 10 мең сум күләмендә, 35 яшькә кадәр беренче тапкыр өйләнешүчеләргә дә 10 мең сум өстәмә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Шушы ук партия лидеры законлы никахта 10 елдан артык яшәгән, ким дигәндә бер баласы булган парларга бушлай җир участоклары бирүне хуплый икән. Бер баласы да булмаган гаилә, булса да, бик сирәктер. Шулай булганда һәрбер гаиләгә диярлек бушлай җир участоклары бирү кирәк булачак түгелме?
Слуцкиның, яңа туган балаларга җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелми, дигән сүзләре белән дә килешәсе килми. Быелгы елда ана капиталы беренче балага 587 мең, икенче балага 775 мең сум, киләсе елны беренче балага 631 мең сум, икенче бала тугач 834 мең сум каралган икән, моны аз дип әйтеп булмыйдыр бит инде. Төрле-төрле башка льготалар да бар бит әле. Сугышка кадәрге елларда әниләргә безне табып үстергән өчен ярдәм күрсәтү түгел, колхозда эшләгән өчен хезмәт хакы түләнмәүгә карамастан, йорт саен 5-6 яки унар бала табып үстергәннәрен уйлап карасаң...
ЛДПР җитәкчесе илдә халык саны кимүнең төп сәбәпләрен, белмәмешкә сабышып, әйтми калдырган. Менә аның сәбәпләре: илдә һәм башка урыннарда алып барылган хәрби бәрелешләрдә кырылган халык, бигрәктә ил тоткасы булырдай ир-атлар юкка чыгарылгач, балалар да күп булып туа алмыйлар бит инде. Үз илендә хөрмәткә лаек була алмаган укымышлы, алдынгы карашлы яшьләрнең чит илләргә китеп урнашулары, хәрби операциядән качып, читләргә китүчеләр булганда, медицина хезмәтләре тиешле дәрәҗәдә эшли алмаганда, туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк булып торганда халык саны арта алмый шул ул.
Татарстанда 2023нче елның 8 аенда 75 сабый үлгән, Идел буе федераль округында 608 бала үлүе турында язылган иде. Без дә беренче оныгыбызның бала тудыру йортыннан үле гәүдәсен алып кайтып җирләгән идек. Элек әниләре колхоз басуында урак урганда яки кендек әбиләр ярдәмендә тудырылган балалар сау-сәламәт булып үсәләр иде.
Быелның беренче яртысында илдә 726600 бала туган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда туучылар саны 3 процентка азрак булган. Русиядә туучылар санының 2014нче елдан бирле кими баруы турында язылган иде. Ул вакытта туучылар саны 1,943 млн бала туган, 2022нче елда 1,304 млн бала тууы турында язылган. 2014нче елда, Кырым белән Донбассны Русиягә кушып куюдан балалар күбрәк туа башламады икәнни?
Русиядә рус халкының кими баруы өчен Патриарх Кирилл да бик борчыла икән. «Без күбрәк бала тудыру өчен тырышырга тиеш, Русия – руслар өчен, Русияне хөрмәт итмәгән гастарбайтерлар рус кызларына өйләнәләр, шул сәбәпле без илебезне югалтуыбыз бар, – дигән иде.
Русиянең социаль фонд мәгълүматларының фаразлавы буенча, илдә яшәүче халык саны алдагы елларда да кимүен дәвам итәчәк икән.
Илдә яшәүче халык саны артсын өчен, иң мөһиме, хәрби бәрелешләр булмыйча, тынычлык булса, халык саны да артыр иде дә бит...
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Комментарии