Килдеме ул көн?

Килдеме ул көн?

«Килер бер көн, хәерчеләр йөрер төркем-төркем...» Халык теленә менгән ошбу күзаллауда сүз матди хәерчелек турында бармый бугай... Чөнки ассызыкланган күренеш үткән барча дәверләр өчен дә яңалык түгел, ә хас, табигый күренеш... Минемчә, рухи хәерчеләр төркемнәре, төркемдәшлеге күздә тотыладыр... Әдәбиятны, фәнне, журналистиканы, җырны, сәнгатьнең барча башка төрләрен, халык хуҗалыгы тармакларын, сәяси даирәләрне шундый төркемнәр иярләмәдеме бүген? Әйтик дөньяда һәр өлкәдә һәр тарафта шундый төркемдәшлек тамыр җәя һәм чәчәк ата түгелме? Дини фәлсәфәчеләр шундый корылышны ахырзаман галәмәте, дип тасдыйкъламыйлармы?

Халыкларны, һәртөрле җәмәгатьне төркемгә, төркемдәшләргә әйләндерү әмәлләре турында үткен һәм кызыклы хезмәтләрне француз психологы Гюстав Лебон (1841-1931) язып калдырган. Аның «Массалар көчне генә ихтирам итә», «Массалар ачыклык кертүчегә түгел, ә хәрәкәттәге иллюзия бирүчегә иярә» дигән хезмәтләре ифрат кызык. Ә «Халыклар һәм массалар психологиясе» исемлесе искерүне белми, бүген дә әһәмиятен җуймаганга санала.

Шәхсән үземә ул берәмтекләп тасвир иткән өер идеяләре, өер әхлагы, өер күзаллавы, өердә арттырулы һәм бер яклы фикер сөрешләре, бер яклы һәм күпертеп хисләнүләр, шул җәһәттән кызыклы сөземтәләр үтә гыйбрәтле тоелды. Аныңча халыклар белән, сәясәттән сәүдә ясаучы олигархия идарә итә... Төркем-өернең зурайган саен кылган гамәл өчен җавапсыз калуга ышанычы арта бара, дип яза.

Гюстав Лебон халыкны төркемгә әйләндереп үзенә ияртү сәләтенә ия шәхесләр арасында якты мисал сыйфатында Наполеонга туктала. Аның фикеренчә, гавәмне үзенә каратуда, өерләр иярләүдә Наполеон ифрат маһир булган: Мисыр халкына үзен мөселман, дип тәкъдим иткән, Италиядә ул католик, тагын кайдадыр христиан диненең ниндидер үзгә тармагы тарафдары буларак җирлеләрне мөкиббән иткән... Ә менә Русия халкы психологиясен аңламаган, бариннары карамагында кол булып яшәүче крестьяннарга азатлык китерүен кабул итмәүгә, ул гаҗиз калган, һәм шул сәбәпле җиңелгән, диелә әлеге китапта.

Гюстав Лебонның «Массалар психологиясе» (1895) китабы В.И.Ленинның өстәл китапларының берсе булган. Нәкъ менә шул китап Русия халыкларыннан революция ясатуда, аны яклау оештыруда тетрәндергеч нәтиҗәләргә ирешергә киңәшче булган. Бу аның шәхси секретаре тарафыннан бәян ителгән диелә китапка язылган кереш сүздә... Бүгенге политтехнологияләрдә дә Гюстав Лебонның магиягә ия мирасы уңышлы кулланылу да анда искәртелә. Менә шуннан бер мисал:

«Төркем-өер эчендә аңлы шәхес юкка чыга, андагыларның хисләре, идеяләре бербөтен булып кушылып, бердәнбер юнәлеш ала, вакытлыча, төгәл билгеләре бар коллектив-җан барлыкка килә... Һәм аларга гел бергә булу да шарт түгел... Бер-берсеннән аерым меңләгән индивидлар көчле эмоцияләр аша, яки ниндидер милли вакыйга тәэсиренә бирелеп, уртак дулкында рухланган өер, төркем хасил итәргә мөмкин...»

Атаклы мәдрәсәсе булуы белән тарихка кергән Сатыш авылында (Саба районы) булган бер кызыклы кыйсса да Гюстав Лебоннның хаклы булуын куәтли. Бу хәл колхозлашу еллары истәлеге.

Авылда узган гомуми җыелышта колхоз рәисе:

– Фәлән фәләннәрдән колхозга керү турында гаризалар керде, тавыш биргәндә хупларсыз, аларны колхозга алырбыз, дип ышанам колхозчы иптәшләр. Сез нәрсә дисез? – дип мөрәҗәгать итә.

– Алырга, алырга! – диешә бар да.

– Ә менә Сәләхине алмаска кирәк, дип уйлыйм, – дип дәвам итә рәис. – Чөнки ул өч тапкыр кереп өч чыкты, колхозның дәрәҗәсен төшерә.

Төрле яклап, аның фикерен хуплап,

– Алмаска! Алмаска! – дип кычкырулар китә...

Арадан кемнәрдер торып, Сәләхине якламакчы булып карый, ләкин ишетмиләр. Ә берсе, ачыргаланып:

– Җәмәгать! Ул бит тере хәерче, колхозга алмасак бетәчәк, гаиләсе ачтан үләчәк бит аның! – дип инәлә.

Тик җыелыштагыларның күңелләре йомшамый:

– Катсын! Дөмексеннәр! – дип кычкыралар.

Шулчак «бөке» кушаматлы Ахун агай сүз ала.

– Алабыз Сәләхине! – ди үз сүзенең берсүзсез үтәлешенә нык инану белән.

Төрле яклап «Алмаска! Алмаска!» – дип кычкырулар, сызгырулар давылы куба.

Ахун агай «давыл» тынганны көтеп ала һәм янә тыныч кына:

– Алабыз Сәләхине! – ди һәм аты юлы белән, – Ул да фәлән ителсен! – дип өсти.

Һәм гавәм фикере шул мизгелдә капма-каршыга үзгәрә:

– Алырга! Алырга! – дип акырышу башлана...

Ягъни, Гюстав Лебон язганча килеп чыга... Ул да бит, төркемгә дәлилләр китереп исбатлаудан нәтиҗә юк, дип саный. Ул китергән бер мисалда халык төркеме җитәкчедән дәрәҗәле бер аристократны ниндидер тискәре гамәл кылуда гаепләп, хөкемгә тартуны таләп итә башлый. Бу Франциядә революцион күтәрелеш чоры була. Ә җитәкче әлеге шәхесне гаепләү нигезсез икәнен белә, әмма әлеге шәхесне өзгәләп ташларга әзер корылыштагы халыкка мөрәҗәгатендә:

– Сез хаклы! Аны болай гына хөкем итү аз, ул иң каты җәзалауга лаек. Һәм ул шулай булачак та. Тик сез безгә тикшерү эшен тәмамларга мөмкинлек бирегез, иярченнәре дә буш калмас өчен кирәк, – дип үтенеч белдерә һәм төркем аның белән ризалаша. Ә ул җитәкче ничәдер сәгать узгач, әздән генә һәлак булмый калган зыялыны өенә кайтарып җибәрә... Номеры үтә. Чөнки аристократны җәзалауга талпыну инде сүрелгән, аңа әйләнеп кайту идеясе белән янган яңа өер инде оешмаячак, «поезд киткән»...

Гюстав Лебон һәр өлкәдә дә, шул уңайдан сәяси даирәләрдә, хакимияттә, хәтта суд эшчәнлегендә өер хөкеме оешуы мөмкин булуын мисаллар китереп бәян итә. Бүген Көнбатыш илләрендә, шул исәптән АКШтагы конгресс, президент сайлауларындагы җиңүләр дә халыкны өергә турылау чаралары үтемлелеге хакында сөйли. Элек СССРдагы бердәнбер партиялелекнең йомшак ягын тоеп аны һәм илне таратуда Көнбатыш сәясмәннәре халкыбызны үзләре теләгән дулкынга турылап эш йөрткән иде. Баксаң демократия дигәннәренең дә йомшак яклары бар һәм илебезнең бүгенге сәясмәннәре төрле ысуллар кулланып «бурычны» кайтару матавыгында сыман... Европа белән АКШ каршылыгы да, ихтимал, буш урында гына тумагандыр?

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, мин фәкыйрьне үзебезнең шул даирәбез җитәкчелеге эшчәнлеге үзенчәлеге битараф калдырмый. Без мөстәкыйль затлар берлегеме соң әле, әллә хакимият, түрәләр тарафыннан бирелә торган бүләкләргә укталыштагы өер дәрәҗәсенә төштекме? Төшерелдекме? Элек язучылар берлегендә тормышның төрле мәктәпләрен узган бай биографияле, талантлы, үзләрен чын хезмәттә раслаган шәхесләр, хәрбиләр, очучылар, диңгезчеләр, остазлар, табиблар, төрле өлкәләргә караган төгәл фәннәр белән эш йөртүче чын галимнәр, халык хуҗалыгының төрле тармаклары вәкилләре һ.б. һ.б. бар иде. Берлектәге гаделлек сагында торучы халык сөеклеләре булган индивидлар тукылышындагы җәмәгатьтән өер ясау проекты гамәлгә ашмадымы алай болай? «Шаулап гөрләп килеп кергән буын», дип еш искә алынучы, үзләренең элгәрләре булган әдипләрнең китапларын яндырып дан яулаучы, тора-бара һәртөрле регион дәрәҗәсендәге исем, титул, премияләргә ирешүче язучылар төркеме шул максатны тормышка ашыручы карлыгачлар түгел идеме икән? Йөзләрчә меңле тиражларның юкка чыгуын ни дип аңларга? Бүген асрамадагы басмаларга язылучы юклыгы инде сер түгел, китапханәләргә тагып, тиражлы саналу, аларда да укылмавы, ә мондый зарурсызлыкның асрамадагы башка әдәби һәм гамәви басмаларга да каравы Интертат электрон газетасында да искәртелде. Үз үзләрен яшәтә алмаучы, асрама көненә ризалашкан басмаларда нигездә авторлар буларак байтактан төркем тәэмин итүче грамматика белгечләре, ягъни редакция хезмәткәрләре, яки әгъзалары «мәйдан тота». Нәтиҗәдә татар әдәбияты татфак әдәбиятына әйләнеп, аны фантастикадан, фәнни фантастикадан дөм мәхрүм калдыра... Һәм әсәрләре зарурлык тапмаучы төркемдәшләрнең, чын тәнкыйтьтән баш тартулары, плагиатны күрмәүләре, бер-берсе иҗатын күккә чөеп мактаулары, һәр төрле премияләргә чиратка салып тәкъдим итүләре әхлакныкына түгел, ә мантыйк киртәсенә сыя... Иҗатлары әдәбият сөючеләр өчен зарур Диас Вәливкә, Гүзәл Яхинага, Зифа Кадыйровага төркем белән пычрак атып, күмәк ябырылу матавыгы берлегебездә өер психологиясе тулы җиңү яулавын дәлилләмәдеме?

Аренда хакы, почта чыгымнары басымы астында атналыкка кысрыкланган, тиражы туздырылган, бәйсез, 105 еллык гомере булган, халкыбыз казанышы «Татарстан яшьләре» газетасы юкка чыгуны әнә шул исемле титуллыларның максатка ирешүе, «булдырабыз» дип чираттагы куану сәбәбе дип кабул итәсе түгелдер ич? Айга бер генә чыгу көненә куелган, асрамадагы түгел, ә ирекле «Безнең гәҗит»кә дә нокта куелу көтелмиме?

Рөстәм ЗАРИПОВ

Комментарии