Үз илеңдә пәйгамбәр юк

2нче ноябрь, 2011нче ел. Бу көнне булган вакыйга, Биектау халкы өчен, аяз көнне яшен суккандай булды. 58 яше тулырга 18 көн кала, «Красная Заря» хуҗалыгы җитәкчесе Нәҗип Исмәгыйль улы үлеп китте. Бу хәбәргә берәүнең дә ышанасы килмәде. Нәҗип Хәбибуллин бер хуҗалыкта 35 елдан артык хезмәт куйды. Шуның 28 елында җитәкче вазыйфасын башкарды.

Нәҗип Исмәгыйль улын җирләргә Сабан туендагыдан да күбрәк халык килгән иде. Ул көнне карлы яңгыр явып торды. Шуңа да карамастан, җиңел машиналар зиратның капка төбеннән үк сузылып киткән иде. Үзе исән вакытта ук, Нәҗип Исмәгыйль улы, иң беренче булып асфальт салдыруны зират капка төбеннән башлаткан иде. Кыш көннәрендә урамнардан кар чистартканда да иң беренче шуннан башладылар. Һәр елны, гает намазына мәчеткә, дүрт улын ияртеп, иң беренче булып ул килде.

Инде менә ике елдан артык җитәкчебез арабызда юк. Аны тирә-як авылларда яшәүчеләр дә, «Красная Заря» хуҗалыгы эшчеләре дә бик юксына. Кызганыч, Нәҗип Исмәгыйль улының эшләгән эшләрен район җитәкчелеге генә бик тиз онытты. Быел аңа 60 яшь тулган булыр иде. Тик элеккеге җитәкчебез турында район гәҗитендә бер генә сүз дә язылмады, хәтта. Үзе эшләгән хуҗалыктан да ник берсе искә алсын ди, мәрхүмнең тол хатыны Альмира ханым.

Нәҗип Исмәгыйль улы, башка җитәкчеләр кебек, Биектауда да, Казанда да үзенә йорт салмады. Улларына да йортлар салып, фатирлар алып бирмәде. Һәркайсы үз тырышлыгы белән йорт-җирле булдылар. Альмира ханымга, күптән инде инвалидлык бирергә уйлаганнар иде. Тик мәрхүм ире моңа каршы булды. «Синнән дә авыррак тормышлы кешеләр бар, аларга бирсеннәр», – дия килде.

Нәҗип Исмәгыйль улының төпчек улы Илнар хәзер Авыл хуҗалыгы институтының 4нче курсында укый. Тик Альмира ханымның аның укуы өчен түләргә мөмкинлеге юк. Өченче курста укучы 12 студент өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы акча күчергән, ә 4нче курслар өчен түләргә Мәскәү рөхсәт итми, имеш. Без, «Красная Заря» хуҗалыгы җитәкчесенә акча сорап мөрәҗәгать иткән идек, гозеребезне кире кактылар.

Альмира ханым бик елый. Халык өчен, күмәк хуҗалык өчен күпме эш эшләгән кешенең баласын укытып чыгарлык та хәле юкмыни соң безнең министрлыкның?

Хатыйп ҖӘМИЛ УЛЫ.

Биектау районы.

Үз илеңдә пәйгамбәр юк, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии