Уйлаган саен уйга батам

Алда ямьле май... Совет чорында Беренче май – Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип аталды һәм ул көнне урамнарга демонстрациягә чыга идек. Шәһәрнең үзәк мәйданындагы трибунада басып торган партия, җитәкчеләр алдыннан совет чорының казанышларын чагылдырган макет-плакатлар күтәреп, күгәрченнәр очырып, «Тынычлык, Дуслык, Май» шигаре астында ура кычкырып үтә торган идек. Ул чор кемнеңдер күңелендә каршылыклы уйлар уятадыр. Хәзер дә, ул чорны сагынмыйбыз, дип яшәүчеләр очрый. Әмма яшьләрдә патриотик хис, алдагы көнгә ышаныч, ил җитәкчеләрен олылау, иртән таң белән эшемдә мине кыскартмадылар микән, эшсез калмадыммы икән дип шөбһәләнүсез эшеңә бару бәхетен инкарь итеп булмый шул инде. Булганны җимереп, урынына яхшырагын ясый алмагач, урынына начаррагы килә шул. Тикмәгә парламентларда октябрят, пионер, комсомол оешмаларын кире кайтару турында сүз кузгатылмый... Совет чорының тамырына балта чабабыз дип, андагы казанышларны күрмәмешкә сабышып, яңаны булдырабыз, искесен тамырына кадәр җимерәбез дә алга киткән Аурупа илләренә якынаябыз, дип капитализмны, Россиядә монархияне торгызырга азаплану да бу илне мәртәбәле итә алмады. Карт Аурупа колач җәеп, кочагына алып, үзләренә тиң әшнә итәргә теләмәде. Хәтта ил башында утыручылар да, «система да, ил дә башка, компартия дә бетте, Югары Совет һәм Дума белән дә коммунистлар түгел, эсерлар партиясе (ЕР) идарә итә. АКШ һәм Аурупа илләре, МВФ кушкан барлык әмерләрен үтәп барабыз, ник безне кире кагалар, үз итмиләр соң», дип аптырыйлар. Хикмәт системада түгел икәнен һаман аңлый алмыйлар ахыры. Кытай да, Белоруссия дә, Корея, Вьетнам да элеккеге режимда, тыныч кына үз проблемаларында кайнап яшәп ята. Аурупа белән АКШка бездән кергән очсыз табигать байлыклары гына кирәк булды! Бүген дә шул гына кирәк. 

Аурупа илләре ничә еллар буе Советлар Союзыннан «Дуслык» нефть-газ үткәргече аша җүн бәягә кара алтын алып, үз сәнәгатен буй җитмәс дәрәҗәгә, Россия ярдәмендә күтәрде. Инде тагын да шулай булуына өметләнү теләге аларга тынгы бирми. 

Америка алдан планлаштырып, берничә дистә елга алдан план корып эшли торган дәүләт ул. Советлар илен җимереп, юкка чыгару планын да сугыш беткән көннән үк планлаштырган алар. ЦРУ разведкасы башлыгы Аллен Даллас планын гына искә төшерик... 

Язгы бәйрәмнәргә әйләнеп кайтыйк. Менә 1992нче елдан Русия «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» көнен бәйрәм итәргә азаплана. Тик бәйрәмнең үзе юк, ул гади ял көне булып калды. Ил башлары аны үзгәртеп кенә нәрсә оттылар соң, дигән сорау бирәсе килә. «Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлеген» алып ташладыгыз ди, шуннан? Халык бәйрәмсез калды, халыклар дуслыгы турында уйлау бетте, бары шул. «Тынычлык» та үпкәләп каядыр югалды. Россиядә генә түгел, дөньяда югалды. 

Май зур бәйрәмнәр ае. Ары китеп безнең өчен иң зур бәйрәм, шатлыклы, шул ук вакытта күз яшьле бәйрәм – Җиңү көне. Минем әти башта фронтта, аннан немец әсирләрен саклап, Белорус, Балтик буе урманнарында калган фашист, бандера калдыкларын эзәрлекләп йөреп, солдат шинелен җиде елдан соң гына кайтып салган. Армия хезмәтендә сәламәтлеген югалтып, алтышар ай Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай больницаларында ята торган иде мәрхүм. Әни шулай ук сугыш чорында Ярославльгә өч тапкыр барып торф чыгарган. Кияүгә дә чыкмаган килеш. Йорт башыннан наряд белән чакыртып, яшь-җилкенчәкне җыеп җибәрә торган булганнар. «Кайбер чакларда юл сумкаларын җилкәдән салмый йоклый идек. Немецлар фронтны өзеп, килә башласалар, тиз генә китәргә әзер торырга кирәк, шулай йоклагыз, дип кисәтәләр иде. Ерактагы гөрселдәүләрдән җирләр селкенеп торды», – дия иде. Җитмәсә, татар һәм башка милләт кызларын үзебезнең кайбер «бөек милләт» тарафдарларының кыерсытуларын да читкә куеп булмый. Мин ул турыда үзебезнең авыл тарихын язганда «Әсәй – Митрәй мирасы» китабында киңрәк яздым. Әни ул чаклардагы авырлыкларны шушы Җиңү көнендә искә алып сөйли иде. Күзендә яшь. Үзәгенә нык үткән инде ул. Яңадан күрергә язмасын дип сүзен бетерә иде. Аурупага куштанланып, ике-йөзле оятсыз «реформаторлар» бу яңа гасыр башында Җиңү көнен дә бәйрәм итмәскә, аны тарихтан югалтырга азапландылар. Янәсе Сталин Гитлер белән бер дәрәҗәдәге явызлар булганнар. Ике-йөзле һәм ялганчы аурупалылар, алар акчасына яшәгән бездәге либерал пропагандистларның буш сүзләренә кушылучылар күп булды. Хәзер дә андый ахмакларны еш очратырга була. Сатлык җаннар кайда да җитәрлек. Хәзер дә террор ясарга азапланучыларны тотып торалар. Күз алдына гына китерик. Беренче бөтендөнья сугышында Россия башында утырган Николай ll, герман фронтында бернинди уңышларга ирешә алмыйча, Русияне бөтенләй хәлсезләндереп суверенлыгын югалту дәрәҗәсенә китереп җиткерә. Патша Русиясенең хәле көннән көн мөшкелләнә бара. Аңлапмы, булдыксызлыктанмы, ул тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр. Эсерлар хөкүмәтне үз кулларына ала, һәм Вакытлы хөкүмәт төзелә. Керинский фронтны ничек тә азык-төлек белән тәэмин итү өчен Русиядә (1916 ел) экономик үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була. Үзләренчә «НЭП» кертелә. Большевикларның 21нче елда узган 10нчы съездында ул автоматик рәвештә Хәрби коммунизмга алмашка килә һәм яшь совет дәүләтенең социаль-экономик хәлен яхшырту планы буларак кабул ителә, хәзерге тел белән әйткәндә кече бизнесны үстерү юлы белән яңа завод-фабрикалар төзү, авыл-хуҗалыгында күпләп азык-төлек җитештерү, шул ук вакытта дәүләт контроле астында эш алып бару. Эшләнгән товарларның 30%тан алып 70%ка кадәре дәүләткә тапшырылырга тиеш була. 

Большевиклар НЭПны уйлап тапмаган, ул әзер калыпта кабул ителә. 1928нче елда НЭП үз бурычын үтәде дип, аның урынына индустриальләштерү һәм коллективлаштыру планы кабул ителә. Илдә аклар белән кызыллар арасында каршылыкларны онытып большевиклар төрле өлкәдә завод-фабрикалар төзи. Ул чорга инде Совет дәүләте сәнәгате эшләп чыгарган продукция патша Россиясенең 1913нче елы белән чагыштырганда 58%, авыл хуҗалыгында җитештерү 87%ка җитә. Ил оборонасын ныгыту өчен корал, техника, кирәк-ярак өчен заводлар аеруча кирәк була. Тимер кою заводлары бигрәк тә. Шушы 15-20 ел эчендә кызыл армияне ничек тә чит ил интервенциясенә каршы торырлык итеп үстереп кенә Совет властен, Совет илен саклап калып булачагын аңлыйлар югарыдагы совет һәм партия әйдәманнары. Сталин – Риббентропп килешүе дә сугыш башлануын ничек тә чигендереп, булачак канлы бәрелешкә әзерлекле керүгә өметләнеп төзелә. Сугышның булачагын югарыдагылар белеп торган. Төрле җирдән шымчылар да башланачагын көненә, сәгатенә кадәр хәбәр иткәннәр. Тик Сталин гына Гитлерның астыртын эш йөртәчәгенә ышанмаган. Чөнки, һөҗүм итешмәскә дигән Молотов-Риббентроп килешүе – пакт бар, ничек сүздә тормаска мөмкин?! Җимергеч басып керү, сугыш башлану турында хәбәр ителгәч, билгеле, Сталин каушап кала. Сугыш башлануы хакында халыкка СССРның чит илләр белән багланышлар буенча халык комиссары В. Молотов радио аша игълан итә. Әлеге сугыш яшь совет дәүләтенә гадәти булмаган авырлык, югалтулар, җимереклек алып килә. Гаять катлаулы чор. Шул ук вакытта дөньяда дәрәҗәсен күтәреп, хәрби держава булып яшәргә лаеклы булуын исбат итүгә зур сынау үтү дә ул. Фикердән чигенеп, әгәр Бөек Октябрь Социалистик революциясе булмаган булса, без татарлар һәм башка йөзләгән милләт дәүләтле булырлар идеме икән? Власть башында шул ук Вакытлы хөкүмәт булып, Сталин һәм большевиклар ил белән идарә итмәгән булса, Гитлерны җиңеп булыр идеме икән?

Гитлер иң элек Европа илләрен тар-мар итеп, кайберләрен сугышмыйча буйсындырганнан соң гына Совет иленә һөҗүм итә. Димәк, сугыш котылгысыз булган һәм гаеп системада да, коммунистларда да түгел! Ул бары сүз уйнату, һөҗүм итеп, басып керү өчен бер сәбәп кенә. Сүз дә юк, советлар куркуга сала торган вәзгыять тудырган. Буржуазия советлар иле үрнәгендә күп нәрсәне үзгәртеп корырга, гади халыкның социаль мәсьәләләрен хәл итәргә мәҗбүр булган. Өстәмә чыгым, мондый тугарылу кемгә ошасын? 

Мин шуларны искә төшерәм дә, фикер җитмәстәй тирән уйларга кабат чумам. Әгәр сугыш вакытында компартиянең каты кулы һәм оештыру сәләте булмаган булса, вакытында Л. Берия кулы астында завод-фабрикалар тылга күчерелмәгән булса, сугыш һичшиксез Совет иле файдасына бетмәгән булыр иде. Шулай ук тылда колхоз-совхозлар тормаган булса, үзләре ач торып, барысын фронтка җибәрмәсә, сугыш ни белән бетәр иде дә, бүгенге хәлебез ничек булыр иде икән?! 1941нче елның 23нче июнендә үк АКШ сенаты Советлар Союзы җиңелсә, аннан соң үзләренә куркыныч янавын аңлап, «ленд-лизе» турында канун кабул итә һәм шуның ярдәмендә булышырга карар чыгаралар. АКШ хөкүмәте «Гитлер армиясе бүгенге көндә Кушма Штатлар өчен иң зур һәм беренче куркыныч» дигән рәсми белдерү ясый. Шул елның җиденче ноябрендә Ф.Рузвельт «Советлар Союзы оборонасы Кушма Штатларның тормышы өчен иң мөһиме», – дип белдерә. АКШның дәүләт секретаре Е. Скеттиниус: «Америка халкына шуны онытмаска кирәк, ул бүген упкын кырында тора... Әгәр Советлар Союзы фронт тотмаган булса, Гитлер Бөекбританияне басып алыр иде. Аннан Африканы яуларлар иде дә, Латин Америкасына плацдарм төзерләр иде» дип белдерә. АКШ генералы Дж. Маршалл «Кызыл армиянең уңышлы хәрәкәте булмаса, Америка армиясе агрессорга каршы тора алмас иде һәм сугыш америка континентына күчәр иде» дип яза. 

Фашистларның Мәскәү астында тар-мар ителүе, американнар өчен аяз көнне яшен суккан кебек була. Мәскәү өчен сугышта Гитлерның 50 иң яхшы дивизиясе тар-мар ителә, ягъни 400 мең солдат һәм офицеры Мәскәү астында, Брянск, Тула, Калинин өлкәләре җирләрендә ятып кала. Әле ул вакытта Ф. Рузвельтның Гитлер белән дипломатик мөнәсәбәттә торган чагы. 

«Ленд-лизе» бушлай ярдәм түгел билгеле. Сугыштан соң хакын кайтару бәрабәренә ярдәм. Сталин аны түләмәде һәм тиеш тә түгел иде. Хәзерге хөкүмәт океан артына ярарга тырышып аны бу гасырга чыккач түләп бетерде. Кай вакытта уйларга да куркыныч була башлый. Кызыл армия җиңмәсә, бүген Совет дәүләтен сүгеп, аның тырнагы астыннан кер эзләп утыручылар дөньяга килгән булыр идеме икән? Гитлер Германиясенә ул кадәр кеше кирәк түгел. Концлагерьларны ул сугышка кадәр үк төзетә башлаган. 1933нче елдан 1945нче елга кадәр фашистлар 14 меңнән артык концлагерь, гетто, махсус төрмәләр тоткан. Дахау, Освенцим, Майданек, Собибор һәм башка шундый үлем лагерьларында мичләр эшләгән. Кызганыч, тоткыннарның 12 миллионнан артыгы азатлык алып килүчеләрне көтеп ала алмаган. Бүген Дәүләт башында утырган, аңа кадәр кесәләренә чирек гасыр партбилет тыгып йөргән кешеләр, шул ук вакытта Җиңү бәйрәмен үткәрмәскә тырышып йөрүчеләр, Ленин мавзолеен чүпрәккә ураучылар кайда булырлар иде икән?..

Чаңгыда шуучы белә, беренче эз салып баручыга һәрвакыт авыр. Тарихта без беренче социалистик дәүләт төзергә омтылучы. Әйе, коммунистлар режимы идеал булмады. Ә кайда идеал дәүләт бар? Идеал дәүләт була да алмый. Совет иленә кемнән өлге алып, хаталанусыз гына алга барырга була иде соң? Әнә Кытай бездән соң социализм төзү юлына басты. Мао җитәкчелегендәге Кытай компартиясе бездәге ялгышлыкларны җибәрмәскә тырышты. Шул ук бездәге НЭП формасы калды. Шуның аркасында Кытай белән дуслык та озак еллар бозылып торды. Әмма аңа карамастан аларда да «чистартулар» булды. Кытайлар шулай ук Мао җибәргән ялгышлыкларны тикшереп, аңа хокукый катгый бәя бирделәр. Әмма мавзолейдан аны чыгарып атмадылар, мавзолеен да капламыйлар, исемен дә таптамыйлар. Һәр җирдә аның портреты. Бездә һәр бәйрәм саен Кызыл мәйданда Ленин мавзолеен чүпрәккә төрәләр. АКШ губернаторы Нью-Гемпшир Блудның 1943нче ел июнендә ясаган белдерүен искә төшерәсе килә. «Америка халкы Советлар Союзы алдында шундый зур әҗәтле, аны сүз белән әйтеп, акча белән генә түләп бетерә торган түгел». АКШ президенты Ф. Рузвельт конгрессларына җибәргән хатында: «Без русларның Мәскәү, Ленинград һәм Сталинградның геройларча оборонасын, 1943-1944нче еллардагы гигант колач белән алга барган һөҗүмнәре нәтиҗәсендә гаять көчле һәм зур Германия армиясенең тар-мар ителүен онытырга тиеш түгел. Җиңү елы маенда АКШның яңа президенты Г. Трумэн: «Без бөек Советлар Союзының цивилизация һәм иреккә керткән биниһая хезмәтләрен тирән бәялибез», – диде. 

Инде менә Украина белән чәкәләшү дә Бөек Ватан сугышы вакытын узып китте. Ике өлкәне азат итә алган юк. Монысы башка дияр күпләребез. Шулайдыр. Әмма... уйланырлык, чагыштырырлык нәрсә күп. 2020нче елдагы кебек Җиңү бәйрәме көнен ниндидер мифик Корона вирус яки башка нәрсәдән (дроннардан мәсәлән) куркып үткәрмичә калуны да яхшы дип уйламыйм. Аны халык та кабул итмәде. Ватанны саклап шәһит киткәннәрнең рухын санламау булды ул. Рухлары сызлангандыр ул елны. Гафу ителә торган гамәл булмады. Андый нәрсәләр кабатланмасын иде... Ә тышта яз, бөреләр уянды, кошлар кайтты, оя коралар. Алда торган бәйрәмнәр белән котлыйм сезне барыгызны да, дуслар! Әлегә шушылар...

 Нәфис ӘХМӘТ, 

 Азнакай шәһәре

Комментарии