Туфан васыяте

Туфан васыяте

«Безнең гәҗит»не алып укыйм да, Илфат, синең үҗәт һәм дә бик тә тырышлыгыңа сөенәм дә... көенәм дә. 

Нигә безнең үз татар түрәләребез үз кадерләрен белми икән?! Үткән гомеремне күз алдымнан үткәрәм дә: «Дөрес яшисең, гөлкәем Илфат! – дип әйтәм. Дөрес яшәү, халыкны яклау, милләтең өчен көрәшүең күпләргә үрнәк! Узган елгы календарьда Туфан Миңнуллинның соңгы чыгышы басылган иде. Шуны «Безнең гәҗит» укучыларына да тәкъдим итсәк, бик урынлы булыр иде. 

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Татарстан, Ютазы районы, Каракашлы авылы

Вафатына 5 көн калгач, 7нче апрельдә Арча районында Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән тантаналарда Туфан Миңнуллин да катнашкан иде. Ул Кыр­лайдагы бәйрәмдә чыгыш та ясады. Ни аяныч, бу аның соңгы чыгышы булды. Ул көнне журналист Әгъзам Фәйзрахманов әлеге чыгышны диктофон тасмасына яздырган. Ихтимал, бу чыгыш күренекле әдибебез Туфан Миңнуллинның киләчәк бу­ыннарга васыяте буларак та истә калыр.

«Иптәшләр, энекәшләр, хөрмәтле укытучылар, кадер­ле укучылар! Ходайның биргәненә шөкер, менә мин бүген тагын Тукай янында. Инде 20 елдан артык бирегә килеп, иманымны яңартып китәм. Мин монда килгәч, ел буена җыелган сөремнән арынам, чөнки Тукай янына килү ул шагыйрь янына килү генә түгел. Тукай – ул татар халкы­на Ходай тарафыннан бүләк ителгән пәйгамбәр. Менә мин һәрвакыт шушы уйлар белән киләм. Биредәге балаларны, укытучыларны күреп, бик нык сөенәм. Бүген, әйтерсең лә, шагыйрьнең юбилей кичәсе. Югыйсә, гап-гади генә туган көне Тукайның, ә менә без зур бәйрәм ясадык. Киләчәктә дә Тукайның һәр туган көне татар халкының зур бәйрәме булсын.

Миңа еш кына, телебезнең язмышы ничек, киләчәге ни­чек дип сорау бирәләр, борчылалар. Бирегә килгәч тә шун­дый ук сорауларны бирделәр. Ләкин мин оптимист кеше. Безнең телебез Тукай яшәгәндә яшәячәк. Ә Тукайны саклау, аның рухын яшәтү ул киләчәк буыннар – менә биредәге балаларның өлешенә тия. Без инде, булдыра алган кадәр эшләп, бу мәйданнан китәр яшькә җиттек. Көрәш эстафета­сы сезнең кулыгызда.

Тукай теле турында сүз чыкканда, минем Тукайның «Китмибез!» дигән шигырен искә төшерәсем килә. Мин аны аз гына үзгәртеп, болай дим:

«Кара көчләр безне булмас эшкә тәкълиф иттеләр,

Сезгә үз телегез хәрам, үз телегезне оныт, диләр».

Юк, без беркайчан да үз телебезне онытмыйбыз һәм онытмаячакбыз да. Без әле үзебезнең телгә кабер казучыларның каберләре янында да татар телендә сөйләячәкбез. Безнең киләсе буын яшьләре шуны белеп үсәргә тиеш.

Безнең телебез – татар теле, ул дөньядагы бер генә халыкның теленнән дә ким түгел. Ялганнарга ышана күрмәгез, дөньяда бөек телләр юк. Әгәр дә теге яки бу телдә «әти-әни» сүзен әйтә аласың икән, әгәр дә ул телдә «яра­там» дип әйтә аласың икән, ул тел бөек. Шуңа күрә мин сезгә тәүфыйк телим. Бездән дә акыллырак булыгыз, бездән дә тәүфыйклырак булыгыз, һәм Тукайны бергәләп саклыйк. Тукай – ул һәрвакыт иманыбызны яңартып, юнәлешебезне билгели торган шәхесебез.

Дәүләтләре булмаган илдә дәүләт ролен шәхесләр үти. Менә ул – Тукай – безнең татар халкының дәүләте. Без ул дәүләтне сакларга бурычлы. Сезгә киләчәктә дә шушы бәйрәмнәргә җыелып, шагыйрьнең һәр туган көнен бәйрәм буларак зурлап үткәрергә язсын. Бәйрәмне оештыручы­ларга мин зур рәхмәтле. Оркестрда катнашучыларга да, җырчыларга да, алып баручыларга да бик зур рәхмәт».

Комментарии