- 04.05.2026
- Автор: Рүзәл ЮСУПОВ
- Выпуск: 2026, №04 (апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бездә, ягъни татарларда, рус теленнән кергән, ә анда кайчандыр француз теленнән алынган греклардан ук килгән патриот сүзе бар. Аның беренче мәгънәсе – туган ил, ватан, шуннан үзгәргән якташ, ватандаш, күчерелмә мәгънәсе – ниндидер гамәл мәнфәгатьләренә турылыклы, нәрсәне дә булса (үзенең илен, туган җирен, оешмасын һ.б.) чын күңеленнән яратучы, хөрмәт итүче кеше (мәсәлән, туган ил патриоты, шәһәр патриоты, завод патриоты. Хәзер безнең илдә – рус телендә дә, татар телендә дә, башка телләрдә дә – патриот сүзеннән ясалган патриотизм, патриотлык һәм башка сүзләр еш кулланыла.
Хикмәт шунда: соңгы вакытларда илебездә барган социаль-сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә патриот (патриотлык) сүзен берьяклы, тар мәгънәдә кулланылу гадәткә керә бара, һәм шуңа бәйле рәвештә билгеле бер гамәлләр кылуда мавыгу хәлләре хөкем сөрә. Бу күренеш соңгы елларда халыкара хәлләрнең кискенләшүе, хәрби көч куллануның ешаюы уңаеннан арта сыман.
Һәркайсыбызга мәгълүм: соңгы вакытларда илебездә яшьләрне, хәтта балаларны да, патриотлык рухында тәрбияләү нык активлаштырылды. Бу кирәкле гамәлдер, күрәсең. Әмма һәр нәрсәдә дә чама хисен саклау әһәмиятле, һәм бу эштә дә арттырып җибәрү булмасын иде. Патриотлык хисләрен, берьяклы гына аңлап, көч куллануга гына әзерләнү, хәрби мөнәсәбәтләр һәм гамәлләр белән генә мавыгу булмасын иде дигән уйлар килә.
Ватанны саклауның беренче урында торуын, хәзерге вакытта патриотлыкның барыннан да бигрәк шушы изге максатны үтәүгә багышланырга тиешлеген аңлаган хәлдә, бу төшенчәнең тыныч хезмәт фронтындагы казанышларны күздә тоткан мәгънәгә дә ия булуын һәм, димәк, патриотлык тәрбиясе белән шөгыльләнгәндә, яшьләрнең, балаларның игътибарын, илебезне алдынгылар сафында тоту өчен, иң әһәмиятле җитештерү, мәдәният, мәгариф, фән өлкәләрендә дә уңышлы иҗтиһат итү, казанышларга ирешү зарурлыгына юнәлтү мөһим.
Уку йортларында башкарыла торган тәрбия эшендә балаларга патриотлык төшенчәсен һәрьяклап, төрле әһәмиятле өлкәгә дә кагылышлы мәгънәләре белән, тормышка бәйләп, гыйбрәтле мисаллар ярдәмендә аңлатырга, патриотлыкны игелекле сыйфатлар сеңдерерлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бу уңайдан, педагоглар, тәрбиячеләр патриотлык төшенчәсенең сүзлекләрдә күрсәтелгән мәгънәләрен киңәйтебрәк аңлап һәм аңлатып эш итсәләр файдалырак булыр иде. Аңлатмалы сүзлекләрдәге «патриотлык ул – илеңә, халкыңа турылыклы булу, алар өчен үзеңне аямау» дигән билгеләмәнең илеңә, халкыңа сүзләре төшенчәсен, төгәлрәк итеп, тигез хокуклы күп милләтле сүзләрен өстәп куллану хакыйкатьне тулырак чагылдырыр иде. Югыйсә, кайберәүләр Ватан, халык төшенчәләреннән, нигездә, иң күп санлы бер генә милләтле илне һәм халыкны күздә тоталар. Россия Федерациясе – күп милләтле дәүләт, һәм ул милләтләр, Конституциядә күрсәтелгәнчә, тигез хокуклы булырга һәм, аларның иминлектә, муллыкта яшәүләре өчен, бертөрле шартлар булдырылырга тиеш. Сүзлекләрдә дә патриотлык сүзенең аңлатмасына күп милләтле һәм тигез хокуклы сүзләрен өстәү мәгъкуль, һәм дәүләт җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр дә чыгышларында «Россия Федерациясе тигез хокуклы күп милләтле дәүләт» дип сөйләсәләр һәм язсалар, Россиянең демократияле, алдынгы ил икәнлегенә мөһим ишарә булыр иде.
Бу искәрмә бик әһәмиятле, принципиаль мәгънәгә ия. Чөнки соңгы елларда милләтләрнең, тигез хокуклы булып яшәве өчен шартлар катлауланып килә, кайчакта халыкларның туган телләренең, мәдәниятләренең ирекле, уңышлы хөкем сөрүенә комачауларлык карарлар кабул ителеп, милли мәнфәгатьләргә зыян китерерлек гамәлләр кылына. Бу юллар авторының мәкаләләрендә һәм китапларында, төрле сәбәпләр аркасында, телебезнең абруе төшә баруы хакында сөйләнде һәм язылды: монда кабатлап тормыйбыз.
Күп милләтле дәүләтнең республикаларындагы һәм башка милли регионнарындагы уку йортларында, тәрбия учреждениеләрендә, балаларда, яшьләрдә, гомуми дәүләт дәрәҗәсендәге патриотлык тәрбияләү белән бергә, шул регионда яшәүче милләтләрнең ирекле һәм уңышлы алга баруына юнәлтелгән милләтпәрвәрлек хисләрен сеңдерү бурычы да күздә тотылган булырга тиеш. Һәм, димәк, чын цивилизацияле, культуралы дәүләтнең милли программасында төрле халыклар вәкилләрен, гомум дәүләт мәнфәгатьләре белән бергә, үз милләтләренең мәнфәгатьләрен, бигрәк тә туган телләренең һәм мәдәниятләренең алга баруын кайгырта һәм кирәк чагында, шуның өчен үзен аямыйча, фидакарьлек гамәлләре кылырга әзер торырлык шәхесләр тәрбияләү максаты да куелган булу зарур.
Безнең илдә, патша заманнарыннан бирле үк, күп гасырлар буена дәвам итеп килгән чир – яманаты чыккан милләтчелектә гаепләнүдән куркып яшәү гадәте бетмәгәнлеген истә тотып, шуны искәртеп кую мөһим. Үз милләтеңне кайгыртуга, аның мәдәниятен, телен, матур традицияләрен саклауга юнәлтелгән гамәлләр кылу һич кенә дә яман күренеш түгел, киресенчә, ул тәрбияле кешенең асылы, милләтпәрвәрлек, табигый уңай сыйфаты.
Милләтче булу, ягъни үз халкыңны, милләтеңне яклау, аның өчен фидакарьлек кылу гомум дәүләт мәнфәгатьләренә дә, башка халыкларның имин яшәүләренә дә бернинди дә зыян китерми.
Димәк, балаларда, яшьләрдә, үз халкының, милләтенең патриотлыгы, туган телен саклап, аның абруен күтәрә, кулланылышын киңәйтә бару, мәдәниятен үстерү өчен, үзен аямыйча, хезмәт итү, кирәк чакта халкын, аның мәнфәгатьләрен яклап кыю сүзен әйтә белү, фидакарьлек гамәлләрен кыла алу сыйфатларын тәрбияләү – мәгариф органнарының, балалар учреждениеләренең, мәдәният, сәнгать оешмаларының, мәгълүмат чараларының һәм, әлбәттә, барлык педагогларның да изге бурычы.
Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан федераль
университетының атказанган
профессоры, академик

Комментарии