Уйлап карагыз әле!

Совет заманында күмәк хуҗалыклар, совхозлар, гаилә хуҗалыклары җитештергән сөтне эшкәртүче заводлар дәүләтнеке иде. Икътисади үзгәртеп корулар башлангач, бу оешмалар хосусый милеккә, байлар кулына күчте, акционерлар җәмгыятьләре барлыкка килде. Сөтне эшкәртеп, төрле продукция (атланмай, сыр, эремчек һ.б.) җитештерүче 34 оешма, шул исәптән 12 комбинат, 1994нче елда оешкан «Татарстан сөте» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте составына керде. 2006нчы елдан бу компания «Вамин-Татарстан» ААҖ дип атала башлады. Вагыйз Минһаҗев исеменең беренче иҗекләреннән ясалган «Вамин»га өстәлгән Татарстан сүзе – продукцияне кем җитештергәнен ап-ачык күрсәтә иде. 2012нче елда оешма банкрот дип игълан ителде. Яңа җитәкчеләр аның исемен «Просто молоко» идарәче компания дип үзгәрттеләр.

Бу атама шактый сораулар тудыра. Әйтик, сөтне кем җитештерә? Кайсы республикада, өлкәдә җитештерәләр? Эшкәртүче заводлар, комбинатлар нинди республикада урнашкан? Бу атаманың татарчасы ничек була? Республикабызда сөтне, нигездә, татарлар җитештерә бит. Заводларда эшләүчеләре дә күп. Сөт продукцияләрен кулланучылар да урыслар гына түгел. «Просто молоко» атамасы Татарстанның телләр турындагы законнар таләпләренә туры киләме?

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров компания генераль директоры Марат Моратовка, «Компания атамасын ничек куйдыгыз?» – дип сорау бирде. Җавап бик сәер булды: «Бу турыда уйламадык та!» (ВТ, 20 дек., 2013 ел). Уйларга, җәмәгатьчелек белән киңәшләшергә кирәк иде, мөхтәрәм Марат Яшәрович! Сез үзегез үк: «Безнең эшебезнең төп принцибы – аңлаешлылык, үтә күренмәлелек һәм сыйфат», – дисез. Әйбәт максатлар, хуплыйм, уңышлар сезгә! Әмма компаниягезнең исеме турында, кыен булса да уйлап карагыз әле!

Шәвәли ҖАМАЛИЕВ.

Казан шәһәре.

Уйлап карагыз әле!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии