Көтелмәгән яңа ел «бүләге» яки «Фахишәләр кирәкме?»

Көтелмәгән яңа ел «бүләге» яки «Фахишәләр кирәкме?»

Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә «facebook.com» социаль челтәренә керсәм, дустым Наил Нәбиуллинның яңалыклар тасмасы үзенең «twitter»ына сылтама белән, берсеннән-берсе «ымсындыргыч» тәкъдимнәр бастыра башлаган. Мисалга: «#элитные #девочки в екатеринбурге;#шлюхи #с ивантеевки; #только #реальные ш… запорожье; #тула #интим салоны; #спортивный #зал с девушками голыми; #сниму #девушку в химках#; #интим #услуги в курганинске;#путаны #г рыбинска; #п… #эстонии; секси #девочки в казани 500р». Әлеге исемлекне дәвам итсәк, Русиянең географик чикләрен өйрәнү максатыннан, бу тәкъдимнәр хәтта үзенә күрә мәгърифәт чыганагына ия дип тә әйтергә була.

Кичекмәстән, Наилнең үзенә шалтыраттым. Аңа бу хакта инде хәбәр итеп өлгергәннәр икән. «Менә ике сәгатьтән артык фейсбукны чистартып, твиттерның паролен алыштырып җәфаланам. Аккаунтымны җимереп кенә калмаганнар, ә урлаганнар. Күпме тырышсам да, кайтара алмыйм. Почта тартмасына кадәр җимергәннәр», – диде ул, чарасызлыгыннан аптырап.

Бу вакыйгадан соң инде шактый вакыт узды, бер караганда әһәмияте дә югалды кебек. Тик бер көнне уртак дустыбыз Рөстәм Хәйруллиннан кызыклы гына хат килеп төшмәсенме! «Котлыйм, син кайбер кешеләр белән бер үк «дәрәҗәдә» икән))) укы: http://tjournal.ru/paper/parkhomenko-twitter бер үк көнне ватканнар ахрысы сезне)))»

Баксаң, 28 декабрьдән 29 декабрьгә каршы төндә Русия оппозициясе координация шурасына кергән шактый иҗтимагый-сәяси эшлеклеләрнең дә микроблогларын шул ук рәвештә җимергәннәр икән. Әлеге исемлеккә Сергей Пархоменко, Алексей Навальный, Константин Крылов, Дмитрий Гудков, Иван Филиппов, Игорь Сечин, Павел Елизаров һәм тагын дистәгә якын оппозициядә торучы кешеләрнең аккаунтлары эләккән. Шунысы кызык, Алексей Навальный әле үз микроблогы җимерелер алдыннан, журналист Сергей Пархоменкодан килүче «күңелле» хәбәрләр турында: «Хочу ретвитить каждый твит взломенного Пархоменко, но стесняюсь. Взломанный твиттер Пархоменко ужасно смешной», – дип яза. Ә «МИД Роиси» атлы кулланучы бу турыда: «Взломанный твиттер Пархоменко пишет исключительно про шлюх – читаешь словно хронику заседаний «Единой России», только без экивоков???», – ди.

Пархоменконың бу сәхифәсе, Яңа ел башында биш меңнән артык яңа язылучыга ия булган ди, имеш. Ә үзе ул: «Минем сәхифә хәзер миннән башка гына, бик кызыклы, яңалыкларга бай тормыш белән яши», – дип шаярта. Дустыбыз Нәбиуллинның да сәхифәсе аныкыннан калышмый.

«Бу минем дәрәҗәне төшерер өчен махсус органнар тарафыннан эшләнгән эш. Шул ук вакытта «Азатлык» эшчәнлеген Русия оппозициянең координация шурасы белән бер дәрәҗәдә итеп бәяләүләре мине яңа үрләр яуларга рухландыра», – ди Наил, елмаеп.

Ирек АЗАТОВ.

Көтелмәгән яңа ел «бүләге» яки «Фахишәләр кирәкме?», 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии