- 30.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №4 (29 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Инде менә ике көн йоклый алмыйм. Ул сүзләр колагымда кабат-кабат яңгырый… Кырык яшемә җитеп, андый сүзләр ишетермен дип уйламаган да идем.
Мин гади авыл хатыны. Булдыра алганча, эшемне теләп башкарам. Күп сүзләргә, гайбәтләргә игътибар бирмәскә өйрәндем инде.
Мин өч малай үстерүче ана. 18 яшьлек сабыемның армия сафларына китәргә вакыты җитте. Беренче бала, беренче кичерешләр… Кайсы әнинең улын армиягә җибәрәсе килеп торсын инде! Кирәк бит, нишлисең! Ул мине, илемне сакларга өйрәнергә тиеш. Аннан бит малайлар үсеп, чын ирләргә әйләнеп кайталар, дип үземне юатып яшим. Балаңның гомере бетсә (Раббым, Үзең сакла!), ана гына алып кала алмас шул. Хәзер менә һәр көнне улым исән-сау әйләнеп кайтса иде дип Ходайдан сорыйм.
… Сарман хастаханәсе. Хирург бүлмәсе алды. Мин һаман да сабыема исәнлек сорап утырам. Шунда мөселман агасы миңа сүз катты: «Армиядә ул балаларга нәрсә калган?» Болай да янган йөрәгемне телгәләмәсәгез дә була иде андый сүзләр белән. Шуннан соң ул миңа дин турында сөйли башлады. Әйе, мин намаз укымыйм. Тик догалар беләм, хәерен бирәм, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышам. Ә бу агай минем кыяфәтемне, чәчемне тикшерергә тотынды! Башымда башка уйлар иде, шуңа күрә аңа җавап бирергә уйламадым да. Әфган, Чечня сугышлары минем заманга да эләкте шул. Ничә дустымны гына җирләдем мин ул елларда! Шуларны уйлап, ул агайга ни дип җавап биргәнемне аңламый да калдым. Күптән түгел генә чәчемне буяткан идем. Бу абзый шул чәчемә бәйләнде генә бит! Күпме кеше алдында мине урам себеркесенә чыгарып калдырды! Ислам динен иң чиста дин диләр. Ул, динле кеше булып та, миңа күпме пычрак сүзләр әйтте, рәнҗетте!
Мин мөселман гына түгел, мин ана да әле! Дин исә кешене тәрбиягә, сабырлыкка, акылга өнди. Кызганыч, дин турында сөйләнеп утырсагыз да, кеше тикшереп, мине рәнҗетсәгез дә, мин сездә андый сыйфатларны күрмәдем, «дини» абзый!
Зур хөрмәт белән, дорфа авыл хатыны.
Сарман районы.
Комментарии