Яшьләр безне үзләре өйрәтерлек

Яшьләр безне үзләре өйрәтерлек

Бәрәкаллаһ, Сабалы Равил Мөхәммәдиев «Безнең гәҗит»тә гаять катлаулы, бүгенге вәзгыятьнең иң четерекле темаларның берсен яктырткан («Ныклы гаилә нигезләре» №23, 14 июнь, 2023 ел). Моңарчы ир белән хатынның интим яшәешен төпкә алып, җәмгыять, ил проблемасын калку итеп күрсәткән язманы мин хәтерләмим. Чыннан да, Совет чоры тәмамланып, кыргый капитализм килгәч, гаиләләр таркалу үзенә күрә бер чиргә әйләнде. Балалар аз туу, буйдаклык һәм демографик упкыннар илебезнең төп бәласенә әверелде дә куйды. Украинага бәйле Көнбатыш илләре белән Русия арасындагы куркыныч каршылыкны исәпкә алмаганда, билгеле.

Гаиләнең челпәрәмә килүе ике кешенең йөрәк җәрәхәте генә түгел, әгәр булса, балаларныкы да, ата-ана, әби-бабайларныкы да. Шулар өстенә ике кеше туганлаштырган кода-кодагыйларның дошманлашуына да сәбәпче була. Бизнес, сәясәт белән бәйләнешкән булсалар, алары да җимерелергә бик мөмкин. Туй мәшәкатьләренә түгелгән акча, кайберәүләрнең кредитка чумганын, аерылышканнан соң балаларны, тупланган мөлкәтне бүлешү ызгышлары турында әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, әгәр гаилә җәмгыять белән дәүләтнең нигезе дигән гыйбарәне искә алсак, моның зыяны һәрьяклап искиткеч зур.

 Равил әфәнденең ихластан борчылып, үзенең күп илләрдә яшәп туплаган тәҗрибәсеннән чыгып, төрле оешмаларның ишеген кагып, хәтта Дума депутатларына мөрәҗәгать итүе мактауга һәм ихтирамга лаек күренеш. Тарафдарлар, җиң сызганып бу эшкә алынучылар табылмавы гына кызганыч. Илебездә гражданлык җәмгыятенең һаман да чиле-пешле генә булуына бер дәлил бу.

Икенче яктан караганда, Равил әфәнде, әгәр яшьләрне секс нечкәлекләренә алдан хәзерләп тормыш юлына кертеп җибәрсәк, бар да «о кей булыр» дип уйлый кебек. Ай-һай, мәхәббәттән, психологик ярашудан, рухи һәм әхлакый тәрбиядән, икътисади мөмкинлекләрдән һәм башка дистәләгән йогынтылардан башка гына булыр микән ул теләгәнчә?! Адәм баласы өчен тумыштан барлыкка килгән инстинктлар гына бик аз. Интернет заманында хәзерге яшьләр инде аның үзен өйрәтерлек булмадымы икән? Андагы сексологлар, сексопатологлар, порнографияләр тулып ята. Яшермим, үземнең дә, олы яшьтә булсам да, кызыксынып шунда кереп караганым булды. Чак котылдым. Кайсы төймәгә бассам да шул кабихлар килеп чыга. Минем компьютердан кайчак оныклар да файдалана. Күрсәләр, оятын кая куярмын дип, утта янып яшәдем ул вакытта. Элегрәк махсус салоннарга компания белән кереп порнофильмнар караган вакытлары да булды яшьрәкләрнең. Гаилә җаваплылыгыннан, балалар үстерүдән качып «гражданский брак»та яшәп, секс ихтыяҗын канәгатьләндереп яшәүчеләр күп. Имеш, алдан бер-берләрен сынап, яраклашып яшиләр дә аннары чын, таркалмый торган гаилә коралар. Алай гына булыр микән, белмим шул. Югыйсә, ислам динебез дә, хәдисләр дә үзенең игътибарыннан читкә куймый ир һәм хатынның интим мөнәсәбәтләрен.

Бер уңайдан, авторның наив карашлары күзгә ташлануын искәртеп үтмичә булмас. Мәсәлән, хәзер баланың кемнән булуын ДНК анализы төгәл күрсәтә. Көньяк ирләренең максаты нинди булуы да ачылмаган, ул тарафта аерылышулар ни дәрәҗәдә булуын да әйтмәгән, бәлки китабында бардыр. Яшьләр өчен программалар булмау да аның эчен пошыра. Русиядә нинди генә программалар юк. (ЗАГСларга психолог штаты да бирергә була). Аларны язучылар күп, үзе әйткәнчә, тормышка ашырырга ашкынып торучылары гына күренми. Ирләрнең җенес әгъзасы белән хатын-кызларның күкрәк алмасын чагыштыруы да бәлки кызыклыдыр анатомияне белмәгәннәр өчен. Әмма бу ике әгъзаның анатомиясе һәм физиологиясе бөтенләй башка бит агай-эне, интернеттан табып укырга була. Чагыштыру бөтенләй урынсыз. Бары хатын-кыз гына үзенең ирен матди һәм әхлакый яктан җаваплы гаилә башлыгы итә ала, дигән сүзе дә бик бәхәсле тема. Тагын шунысын да онытмаска кирәк, минемчә: ир – хатынга, хатын иргә интим мөнәсәбәтләрдә артык зур таләпләр куйса, гаилә таркалу гына түгел, фаҗигагә китерергә мөмкин. Күп еллар элек бер тәҗрибәле, читтә йөреп шомарган ир заты бер авыл кызына өйләнгән иде. Бу кавышу яшь хатынның үз гомерен чикләү белән тәмамланды. Аллаһ сакласын! Һәрнәрсәдә чама гына түгел, нәзакәтлелек дә кирәк. Һәркемнең физиологиясе дә, психологиясе дә төрле. Элек адәмнәр фәнни югарылыктагы белемнәре булмаса да, гаилә дә корганнар, яраклашып яшәгәннәр дә, балалар да табып үстергәннәр. Кыскасы, Равил әфәнде «күбәләк эффекты» тудыра алмаган бу өлкәдә, күп тырышлыклар куйса да. Әмма күңелен төшермәсен, фикердәшләр табып, Саба районында иҗтимагый оешма булдырсын иде. Аннан башкалар да үрнәк алыр.

Равилгә генә түгел, барлык укучыларга үз тәкъдимнәремне җиткермичә, язганнарым белән генә чикләнсәм, дөрес булмастыр. Үземне дә автор күтәргән мәсьәләләр бик күптән борчый. Беренчедән, бу эшкә халыкның үзен хакимият белән берлектә җәлеп итәргә кирәк. Бар бит бездә кәгазьдә генә булып, отчет өчен җан асраучы иҗтимагый оешмалар: ветераннар, инвалид советлары, аккалфаклылар, әфганчылар, Татар конгрессы филиаллары, яшьләр оешмалары һ.б. Иң мөһиме: шуларны үз канаты астына алып, юнәлеш биреп, ярдәм итәрдәй меңләгән әгъзасы булган Бердәм Русия партиясе бар. Шушы оешмалар белән көндәлек эшләргә тиешле район башлыкларының урынбасарлары булуы билгеле югыйсә.

Равил күтәргән проблема турында, иң беренче чиратта, түгәрәк өстәл артында сөйләшүдән башларга кирәк. Тиешле актив кешеләрне җыеп, һәр авылда, аннары район үзәгендә. Шунда, әлеге югарыда әйтелгән проблемаларны төрле ягыннан килеп шәрехләргә мөмкинлек туар. Аннары яшьләр арасында анкета сорашулары уздырып, тагын да тирәнгәрәк кереп анализларга була. Ул сораштыру, әгәр акылга, белемгә таянып төзелсә, бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк. Дөреслеккә якын җаваплар да алынмый калмас яхшы итеп оештырганда. Менә шуларны башкаргач кына, программа төзеп, аннары җаваплы кешеләрне билгеләгәннән соң, аны администрация кодрәте белән тормышка ашырып булачак. Һәркайда Равил Мөхәммәдиев кебек, җәмгыять өчен файдалы эш башкарырга хәзер дәртле кешеләр бар, алардан курыкмаска, җәлеп итә генә белергә кирәк хакимият әһелләренә. Халыкның яшәешенә кагылган мондый җирле мәсьәләләрне фәкать гражданнарның үзләренә таянып кына уңай хәл итеп була. Бу сиңа культура, спорт чаралары үткәрүгә корылган гади гамәл түгел, бик күпкә катлаулы, акылны, ихтыяр көчен, оештыру сәләтен җигеп башкарыла торган эшләр. Армиядәге солдат кебек, көн үтсенгә сөенеп яшәү туйдырды күпләрне, иҗади эшкә омтылыш күзәтелә кешеләрдә. Өстән килгән күрсәтмәләрне әйле-шәйле үтәп кенә алга барып булмас, җәмәгать.

Мәкаләмдә әхлакка сыймаган кайбер сүзләр кулланырга туры килде. Кем икәнемне белсәләр, миңа балалар алдында оят булыр. Шуңа күрә чын исемем редакция өчен калсын.

ГАБДРАХМАН бабай

Комментарии