- 18.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Отпускыга кайткач, сеңлем янына классташы килде. Сүз арасында ул: «Севастопольдә иң якын дустым яши, аңа күп итеп сәлам әйт, ихлас теләкләремне җиткер», – дип әйтеп куйды. Севастопольгә кайткач, биргән адрес белән барып, шул гозерне үтәмәкче булдым. Ул яшәгән урын хатын-кызлар тулай торагы булып чыкты. Бүлмәсендә өч кыз бар, ә мин сәлам тапшырасы дүртенче кыз әле эштән кайтмаган. Кызлар миңа аны ял итү бүлмәсендә көтәргә куштылар. Анда телевизорны кабызып карасам, ул эшли, әмма күрсәтми. Телевизорның артын ачып, өзек чыбыкны ялгадым да грузин җырчысы Кикабидзе концертын карый башладым. Шул вакыт коридорда йөгергән аяк тавышлары ишеттем, бүлмә 10-15 секунд эчендә 19-25 яшьлек кызлар белән тулды. Барысының да күзләре яна, телевизорга кереп китәргә дә әзерләр иде.
Бервакыт безнең корабльгә кыяфәте белән Филипп Киркоровка бик тә охшаган егет килде. Хатын-кызлар аңардан күз алмый. Бер матур көндә бу болай ди: «Егетләр! Мин өйләнәм!» Командир аңа отпуск бирде. Егет өйләнергә Краснодарга китеп барды. Бер айдан әйләнеп кайтты: шундый шат, бәхетле. Үзе белән туйга кадәр, туй вакытында, туйдан төшкән йөзләгән фото алган. Хатынын Краснодарда калдырган, чөнки без бер айдан озакка диңгезгә чыгарга тиеш идек. Әйләнеп кайтышына хатынының бәби табарга тиешлеген дә исәпләп чыгарды бу. Сыкранып булса да, диңгездән кайткач беренче отпускны аңа бирергә ризалаштык. Үзенә тиешле 45 көнне ял итеп бетергәч, егет әйләнеп кайтты, ләкин аны танырлык түгел иде. Шундый усал, явызланган, юк кына сәбәп өчен дә сугыша башларга әзер. «Нәрсә булды?» дигән сорауларга бер генә төсле җавап бирә: «Шайтаныма олагыгыз!» Корабльдән төшкәч, һәр кичне ресторанда үткәрә идек. Шул бер кичтә егетнең теле чишелде. «Минем хатын негр баласы алып кайтты», – диде ул, күз яшьләре белән. Барыбыз да телсез калдык.
Ул вакытта компьютерлар бер җирдә дә юк диярлек иде әле. Мин аны базарлардан, спекулянтлардан детальләр юнәтеп, үзем җыйдым. Безнең лабораториядә яхшы программист хезмәт итә. Ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итә идем. Бер баруымда суыткыч өстендәге кәгазьгә игътибар иттем. Карасам: судтан килгән үтәтү кәгазе. Бу иптәшнең эше суд белән бәйле булуына һич кенә ышанасым килмәде. «Бу нинди кәгазь?» – дип сораганымны сизми дә калдым. «Укы, белерсең», – диде егет. Баксаң, болар хатыны белән аерылышканнар икән: хатыны тартынып-нитеп тормаган, суд утырышында бер әрмән белән йокларга теләвен әйткән. Шуннан соң боларны аерганнар. Мин тирән уйга баттым. Беренче очракта шат күңелле, бәхетле егет. Ә икенче очракта белемле, күп итеп акча алучы егет, хәтта министр улы иде.
Ни өчен кызлар уңышлы гына кияүгә чыккач та, башкаларга омтылалар соң? Ул вакытта айга ике тапкыр частьтә дежурный булып торганда хатын-кызлар белән эшләргә туры килә иде. Җае чыкканда аларга шушы сорауны бирә идем. Хатын-кызлар бу темага сөйләшергә яратмый. Шулай да бер хатын күзләремне ачты. Безнең ирләр ятакта үзләре өчен генә яши. Эшләрен төгәлләп, хатынының канәгатьлек алу-алмавы турында уйлап та карамыйча, аркаларын куеп йоклап китәләр. Ә көньяк ирләренең максаты бөтенләй икенче. Әгәр сайлау варианты туа икән, хатын-кыз, билгеле, көньяк ирен сайлаячак. Шулай итеп, башымда бер сорау туды: ни өчен алар моны булдыра ала, ә безнекеләр – юк. Нәрсә, аларны икенче төрле тудыралармы әллә, яки берәр безгә ят әйбер ашыйлармы, әллә кояш аларга икенче төрле карыймы?
Миңа күп тапкырлар Грузиядә булырга туры килде. 1969нчы елда Үзәк Африкага, Гвинеягә барып чыктым. Ярты елга якын негрлар арасында яшәдем. 1985нче елда Төньяк Африкада Алжир дигән илдә гарәпләр арасында өч елга якын гомер иттем. Гомумән, 40 ел эчендә Африканың һәм Европаның уннан артык илендә булдым. Күп халыклардан ныклы гаилә тормышы турында бөртекләп мәгълүмат тупладым. Шуны аңладым: яшьләр кайнар мәхәббәтне картайганчы ничек сакларга икәнен белгәннән соң гаилә корсыннар өчен аларга минем киңәш түгел, ә дәүләтнең психологик ярдәм программасы кирәк. Һәм безнең илдә андый структура бар икәнлеген белдем. Аларны үземнең белемнәрем белән таныштыру өчен «Ныклы гаилә нигезләре» дигән китап яздым. Osnovkrepkasemua.ru сайтын булдырып, анда барысын да тасвирлап яздым. Биш ел узды. Шушы вакыт эчендә берничә тапкыр Казандагы Гаилә фәнни-тикшеренү институтына, дүрт-биш мәртәбә Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттем. Думаның «Гаилә. Хатын-кызлар һәм балалар комитеты» рәисе бу эшкә ике министрлыкны да җәлеп итте. Һәр оешмадан һәм вазифаи затлардан моның күтәрелергә тиешле җитди проблема икәнлеге турында җаваплар алдым. Ләкин аларның берсе да яңа өйләнешүчеләргә ярдәм күрсәтү программасын эшләргә ашыкмады. Шуңа күрә «Яңа өйләнешүчеләргә язылышыр алдыннан кыскача лекцияләр» дип исемләнгән программаны үземә булдырырга туры килде. Аны балалар укый алмасыннар өчен, яшерен карый ала торган итеп үземнең сайтыма урнаштырдым. Гаилә төзергә карар иткән яшьләр үзләренең киләчәк гаилә тормышы турында җентекле белергә тиешләр (мисалга, ЗАГС бюросында). Мәхәббәтне картлык көненә кадәр ничек сакларга кирәклеге турында кемдер аңлатырга алынганын көтмичә, үзем республика районнары буенча йөри башладым. Аерылышучылар санын киметү белән кызыксынган ЗАГС бюросы җитәкчеләре әлеге программаны нигездә хуплап кабул иттеләр. Кайберләре хәтта үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Ләкин ЗАГС мөдирләре йә командировкада булалар, яисә аларны район башлыгы чакырта, мине исә гражданлык актларын теркәү белгечләре каршы ала. Ләкин бу инде бөтенләй икенче караш. Өстәмә эш белән шөгыльләнүне аңлату файдасыз, чөнки аларның үзләренең эшләре муеннан. Аларга ЗАГСка психолог яисә башка белгеч тә кирәклеген, судлар аерылышу турындагы гаризаларны шул белгечләр кул тамгасы белән генә кабул итсеннәр, дип аңлата алмыйм бит инде. Мин хөкүмәт органы түгел. Ярдәм итү теләге белән йөргәннәрне дошманлык белән кабул итү дә күңелле түгел инде. Шул сәбәпле алты районда булганнан соң, бу эшемне туктатырга мәҗбүр булдым.
Күңел тыныч түгел. Әлеге мәсьәләдә бик күпне белдем, әмма белгәннәремне башкаларга җиткерә алмадым. Шуңа күрә яңа өйләнешүчеләргә мәхәббәтне картлык көненә кадәр саклар өчен нишләргә кирәклеген аңлатырга үз районым ЗАГСына йөри башладым. Әмма бу мәсьәлә тагын да катлаулырак булып чыкты. Күз алдына китерегез: яшь пар язылышырга килгән, әти-әниләре, туганнары шунда, чәчәкләр бәйләме, шампан шәрабы ата, ә син шунда, тиле кебек, аңлатуларың белән йөрмәкче буласың. Көлке хәл. Ләкин яшьләр үзләре проблеманы бик җиңел хәл «итте». Бер кияү күзгә бәреп болай диде: «Борчылмагыз, мин сезне беләм, кайда яшәгәнегезне дә беләм. Кирәк булса, үзем эзләп табармын». Аздан гына чәчәп китмәдем. Алай да кияүгә: «Алай-болай килеп чыкса, син инде миңа килеп йөрмә. Эш аңа барып җиткәч, кем гаепле дә кем хаклы икәнлеген ачыклау практик яктан да, теоретик яктан да мөмкин булмаячак. Теләсә нинди эшне яки әйберне бозганчы яки ватканчы саклау җиңелрәк тә, дөресрәк тә. Шуңа күрә лекцияне сезгә бүген, бәйрәмегез озак вакытка, картлыккача сузылсын өчен, эш «алай-болайга» барып җиткәнчегә кадәр бирәм. Бүген миллионлаган яшьләр ЗАГСка шатлык, күңеллелек һәм барысы да тәртиптә булачагына нык ышаныч белән бара. Өйләнешкәннән соң халык теленә «баллы ай» дип кергән чор башланып китә. Менә шушы чор бик азларның гына картайганчы дәвам итә. Моны статистика да раслый: бүген никахларның 70 проценты таркала. Бу – факт, кемнәрдер уйлап чыгарган уйдырма түгел. Искергән традицион ысулларны яңага алыштырырга вакыт.
Бу лекция-программаның барлыкка килүенә нәрсә сәбәп булып торганлыгын бик җентекләп osnovkrepkasemua.ru сайтында язган идем. Ул сайтта лекцияне дә укырга мөмкин. Нык гаиләнең төп нигезләренә һәм килеп туган сорауларга җавап эзли-эзли күп еллар узды. Күп илләрдә булдым, ләкин чит тормышны турист автобусы тәрәзәсеннән карап кына аңлый алмыйсың. Кайбер илләрдә берничә ел яшәп кенә күп сорауларга җавап таба алдым. Шуны аңладым: яшьләргә ярдәм итү өчен дәүләт программасы, чыннан да, бик кирәк. Программаның нигезе – ныклы гаиләдә хатын-кыз роле. Ныклы гаиләнең башында хатын-кыз тора. Сүз аның гаилә белән идарә итүендә түгел, ә чын хатын-кыз статусы турында бара. Бары хатын-кыз гына үзенең ирен барысы өчен матди һәм әхлакый яктан җаваплы гаилә башлыгы итә ала. Мондый ир белән хатын-кызга катлаулы тормыш юлыннан атлавы җиңел дә, рәхәт тә. Башта моны үземнең хатынга да аңлата алмаган идем. Бер вакыйгага кадәр...
Минем янга – Алжирга хатыным килде. Ял көннәрендә әйбер сатып алырга кибетләргә, базарга чыга идек. Ул үзен горур, пырдымсыз, ә кайбер очракларда тыйнаксыз тотты. Базарга баргач гарәп хатынының ялан аягына түфлиенең очлы үкчәсе белән басты. Гарәп хатынының киеме үзенчәлекле, хәтта тирә-юньгә дә бер күзе белән генә карый. Озын тукыма, шәл кебек, башына бер күзен генә калдырып уралган, шәл очын, ачылып китмәсен өчен, тешләре белән кыскан. Тукыманың калган өлеше белән ул шундый итеп төренә: хәтта аяк очы да күренми. Менә шул аякка басарга кирәк бит. Колак яргыч тавыш ишетелде һәм тукыма эченнән бер мизгелдә кызыл кул атылып чыкты. (Нишләптер аларның куллары ачык кызыл төскә буялган). Мин янәшәдә булсам да, гарәп хатынының күз карашы кырында түгел идем. Аларның ничек сугышканнарын берничә тапкыр супермаркетларда күрергә туры килде. Кеше ышанмаслык тавышлар ишетелә, стеллажлар оча, алар өстендә булган әйберләр, бер-берсенә кушылып йомгакка әйләнә. Берсен-берсе төрле ысуллар белән тукмый башлыйлар. Иң мөһиме: аларны беркем дә аермый. Башка вакыт булса, хатынымны тормыш чынбарлыгына төшендергәннәрен канәгатьлек белән караган булыр идем. Ләкин минем баш инженер статусы әлеге күренешкә чик куйды: мин әкрен генә «цыц» дидем. Гарәп хатыны тавышны ишетте, әз генә борылып мине күрде дә кешеләр төркеме арасына кереп югалды. Хатыным исә каккан казык кебек һаман да шок хәлендә басып тора иде. Бары шуннан соң ул мине тыңлый, сүзләремне игътибарга ала башлады
Севастопольдә ир белән хатын арасында җимерелгән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышканда үзем бик авыр хәлдә калдым. Ничек кенә сөйләсәм дә, нинди генә мисаллар китерсәм дә, хатыны үз фикерен үзгәртмәде, мине үзенең хокукларын чикләргә тырышуда гаепләде. Шул чак аңа «шок терапиясен» кулландым. «Сезнең күкрәкләр ике балагызны имезгәндә чүт кенә салынып төшә. Сез шулай итегез, күкрәкләрегез 16 яшьлек кызларныкы шикелле, вәсвәсәләндереп, тырпаеп торсын. Юк, кул белән түгел, ихтыяр көче белән». Ул моның мөмкин түгеллеге турында белдерде. «Ләкин бит син башыңны, кулыңны, аягыңны теләсә ничек боргалый аласың, ягъни гәүдәң белән үзең идарә итәсең. Күкрәгең дә – синең тәнең һәм син аны тырпайт». «Хатын-кыз күкрәгендә сөяк скелеты, димәк, мускул да юк, шуңа күрә аның белән идарә итеп булмый», – ди, югалып калган хатын. Мин аңа каршы: «Иреңнең әгъзасында да сөяк юк һәм аны тотып торган мускул да юк, шулай да ул аны тырпайтып тота ала. Һәм моның өчен никадәр энергия исраф итә», – дидем. Хатын шуннан соң гына минем сүзгә колак сала башлады.
Хатын-кызларны күп өлкәләрдә дөрес фикергә килергә мәҗбүр итә алсам да, хатын-кыз киеме өлкәсендә аның асылын ача алмадым. Хатын-кыз тәненең теләсә кайсы өлеше, бигрәк тә тыгыз кием эчендәге арт сан ирләргә «виагра» кебек тәэсир итә. Ләкин көннәр буе бөтен җирдә шундый матур хәрәкәт ясаган арт сан белән хозурланган ирләр кичен инде хатыннарына сөйләшә торган стенага караган кебек кенә карыйлар, бу инде ирне дәртләндерми, моннан хатынга ни файда! Әмма аңлатып кара син аны...
Барлык хатыннарга да шок терапиясен кулланып булмый. Синең тәҗрибәңнең, белемеңнең кирәге бер тиен. Барыбер моны беркем дә укымый. Хәтта укыган очракта да үз фикерендә кала. Бары аерылышулар гына инде 70 процент кына түгел, 80 процентка якынаячак. Бу очракта нишләргә? Дәүләт буенча Гаилә елын игълан итәргә кирәк. Әмма ләкин реаль эшләр белән генә. Һәрбер ЗАГСка психологмы, бүтән төрле белгечләрме булдырырга. Шул белгечләр мәхәббәтне картайганчы ничек саклап калып буласын яшь парларга җиткерсен. Судлар да аерылышу гаризаларын ЗАГС белгечләре гаризасы белән генә кабул итсен иде шул.
Равил МӨХӘММӘДИЕВ,
Саба районы
Комментарии