- 18.01.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Җир – Кояш тирәли әйләнүче планеталар арасында тереклек өчен уңайлы, яшәргә яраклы бердәнбер планета. Җир шарында яшәүче тереклек ияләре саны, галимнәрнең әйтүенә караганда, миллиардтан да артып китә дип исәпләнелә. Шулар арасында кешенең генә аралашу өчен теле, фикер йөртү сәләте бар. Шул ук вакытта ул төзүче дә, җимерүче дә. Иң кызыгы шунда: бүгенге көнгә Җирдә төгәл генә шушы кадәр милләт яши дип беркем дә әйтә алмый. Күпме милләт яшәгәне билгесез. Моннан ун еллар элек БМО, Җирдә якынча ике мең милләт яши дип игълан иткән иде. Кешеләр 192 дәүләттә, 4500дән алып 6000 меңгә кадәр телдә сөйләшәләр дип исәплиләр (төрле чыганакларда төрлечә). Русиядә рәсми чыганаклардан чыгып, 200дән артык милләт яши һәм алар 270 телдә һәм диалектта аралаша дип исәпли РФ Фәннәр академиясе. Төгәл санның булмавы кайбер милләтләрнең бөтенләй юкка чыга торуын, кайберләренең башка милләтләр белән кушылып югалуына бәйле дип аңлаталар. Телләр элеккеге сафлыгын югалтып, чүпләнә бара. Икенче яктан, чит телләр әйләнешкә кереп, сүзлек запасын «баета», әмма борынгы, элек киң кулланылган сүзләр онытыла, югала бара. Бу хәл урысларда да, татарларда да бер дәрәҗәдә. Телләрнең үзгәрешен үзебез дә күреп торабыз. Моңа дәүләтара багланышлар да, миграция дә тәэсир итми калмый, билгеле. Маңгаенда кызыл миңе булган партия башлыгы кәнәфигә менеп утыргач кына да чит телдәге әллә нинди аңлаешсыз сүзләрне Русиягә өстерәп керттеләр. Кибет өсләрендәге кайбер сүзләрне күреп, мин кайсы Аурупа шәһәрендә йөрим икән, дип уйлыйм. Югыйсә, телне чүпләмичә, үзебезчә сүз дә табып булыр иде: урысчасын да, татарчасын да. Юк шул, югарыда утырган түрәләрнең европалар сафына янәшә басасылары килде. Тик менә үзләрен – «оазис», Русияне «джунгли» дип санаган европа икенче тапкыр тәрәзәләрен ачарга бик ашкынып тормый, планнары башкачарак икән шул. Политика дигән нәрсә дөньяны дер селкетүче, бар нәрсәне хәрәкәткә китерүче дөньякүләм иҗтимагый процесс инде ул. Татарча «сәясәт» дип әйтәбез аны. Сәясәт дигәннән, татарның танылган язучысы – драматургы Туфан ага Миңнуллинның бер интервьюсы искә төште. Ул анда: «Сәясәтнең пычрак эш икәнен белә идем, бу хәтле үк дип уйламый идем. Эчке ягыннан күрдем. Нәрсәнең чын, нәрсәнең ялган икәнен белү өчен кеше яшьтән үк политикадан хәбәрдар булырга тиеш. Сәясәт белән шөгыльләнүче кешенең йөрәге булырга тиеш түгел. Ул йөрәк саф булса, һәлакәткә китерә. Шуны аңладым», – дип җавап биргән иде журналистка. Кызыксынган кешегә әлеге интервьюны Туфан аганың сайланма әсәрләренең унынчы томыннан табып укырга була.
Әйткәннәремне дәвам итеп, әлеге «политика» сүзе дә бит безгә чит телдән кергән. Русиядәге күпләребез, милләтенә карамыйча, «политика» дип сөйләшә. Моннан татарлар да калышмый, үзебезчә «сәясәт» дигән сүз булса да. Әлеге сүз грек теленнән – «polis» (шәһәр, дәүләт, күп төрле мәгънәсендә) сүзеннән. Тора-бара бу сүз греклардан французларга күчкән. Петр патша заманында француз теле Русия дворяннары арасында аралашу теле булып модага кереп китә. Ул чорда французча сөйләшү дипломатик очрашуларда, патша сарайларында оештырылган балларда, дәүләт килешүләре төзегәндә кулланылган. Л. Толстойның мәктәп программасына кертелгән «Сугыш һәм тынычлык» романында ачык чагыла бу. Урыс телендә бүгенге көндә чит телләрдән кереп, урысныкы булып киткән 200 меңнән артык сүз бар дип исәпләнә, шуның 15 проценты хәзерге көндә лексикада кулланыла, ди галимнәр. Шуның берсенә генә тукталыйк әле.
Безнең барыбыз да мәктәп партасыннан ук «политика» сүзе белән аз-маз булса да таныш. Югары сыйныфларда «Җәмгыять белеме», вузларда «Политэкономия» укытылды. Нәрсәне аңлата соң ул «политика» сүзе гади тел белән әйткәндә? Кайберәүләр, әйдә политикага кагылмыйк, башка тема беткәнмени, дип, әңгәмәне икенчегә борырга ашыга. Политика белән кызыксынмыйсың икән, ул синең белән үзе кызыксына башлый, дип әйтәм аларга. «Политика» ул, гади сүз белән әйткәндә, җәмгыять белән җитәкчелек итү системасы һәм сәнгате. Шунысы да бар, политика яхшы да була ала, начар да. Яхшысы – күпчелек кешенең дәүләт системасына даими тәэсир итеп торуы, ә начары – азчылыкның күпчелек теләген, таләпләрен санга сукмыйча, һәрдаим дәүләт эшләренә тәэсир итүе ул. Бүгенге көндә нинди сәясәт алып барылуын искәртеп тору кирәкмидер. Бүгенге хөкүмәтнең политикасы күпчелек халык мәнфәгатен канәгатьләндереп бетерми дип мин генә уйламыйм. Аңа күп-күп мисаллар да китереп булыр иде. Әмма бүгенге язма ул яссылыкта түгел. Туфан ага, сәясәт пычрак нәрсә, диде. Икенче яктан, сәясәтнең чистасы да була. Чиста сәясәт ул – халык өчен атап башкарылган чиста, матур эшләр, төзек экономика, дөрес тарих, сәламәт милләт һәм алга киткән иҗтимагый-сәяси системада яшәүче дәүләтенә рәхмәтле халык, кешеләр... Сәясәт – күп структураларны контрольдә тота: сәясәтне, хокук, идеология, җәмгыятьнең сәяси системасын, динне, мәдәниятне, әхлакны. Сәясәтнең иң беренче функциясе – оештыру. Үзидарәчелек – иң мөһим элементы, бөтенлекне һәм тотрыклылыкны саклап тору. Аннан килеп, икенче функциясе – кешеләргә тәэсир итеп, аларның тормышларын, әхлак-тәртипләрен контрольдә тоту, проблемаларын җайга салу бурычы тора. Аннан инде, коммуникатив, интеграль һәм тәрбияви функцияләре бар. Болары инде кешеләрне информация белән тәэмин итү, аралашу, оештыру, группаларны, җәмгыятьләрне, һәм регионнарны, илләрне берләштерү. Еш кына, бигрәк тә дини оешмаларда, дин әһелләре, муллалар авызыннан: »Политиканың дингә бернинди катнашы юк. Политика сөйләп утырмагыз», – дигәнне ишетергә туры килә. Политик, философ, җәмәгать эшлеклесе, Һиндстанны инглизләр басымыннан, колонияль изүеннән бер патрон да атмыйча, кан коюсыз гына азат итүгә ирешкән политик, һинд халкының күренекле улы Махатма Ганди бу турыда: »Кеше әгәр, диннең сәясәткә бернинди катышы да юк, ди икән, ул дин турында берни дә белми», – ди. Бүгенге көндә дини политика җәмгыятьтә югары урын алып тора һәм тиешенчә куелган. Дини оешмалар башында торучылар дәүләт эшләрендә катнашалар. Дәүләт җитәкчеләре белән киңәшләшәләр, очрашалар. Халыкны берләштерү, оештыру эшләрендә актив эш алып баралар. Бүгенге көндә дүртенче елын барган конфликтка читтән генә карап тормыйлар, төрле сайлауларда алар шулай ук активлык күрсәтәләр. Болар барысы да дәүләт эшендә, алып барган сәясәтендә катнашу санала, димәк, политикага кагылышлы эш башкара, аны яклый дигән сүз.
Политика (сәясәт) – һәрберебезнең тормышында минут саен, сәгать саен катнаша. Син аның турында уйлыйсыңмы-уйламыйсыңмы, телисеңме-теләмисеңме – ул синең янда, ул синең белән җитәкчелек итә. Шул ук транспортта, сәламәтлек өлкәсендә, балаңның бакчасыннан алып, мәктәбендә һәм аның укуында, юлларның сыйфатында, урманда үскән агачларда, сулаган һавада, иген басуында, нефть-газ, казылма байлыклар чыгаруда, бакча артыннан аккан елганың чисталыгында, андагы балыкларның төрлелегендә һәм башка өлкәләрдә. Болар барысы да халыкның сәясәттә катнашу-катнашмавына бәйле, аның килеп чыккан нәтиҗәсе дә халыкның активлыгыннан барлыкка килә. Аннан берничек тә качып китә алмыйсың. Политика кешенең хәтта үлемендә, аны соңгы юлга озатканда да кагыла. Кагылып кына калмый, зур урын алып тора. Шуннан чыгып, кешеләр үзләре генә җәмгыятьтә актив катнашып тормышларын үзгәртә, яхшырта ала. Синең өчен кемдер килеп, сиңа «оҗмах» ясап китми. Әгәр система халыкның омтылышына, теләгенә, аның мөмкинлегенә каршы һәрдаим барьерлар куеп тора икән, халыкның активлыгы кими, дәрте сүнә. Халык сабый бала хәленә төшеп, биргәнне көтеп яши башлый. Ә бу үз чиратында дәүләтнең экономикасына, халыкара тоткан урынына, авторитетына каты суга, тора-бара милләткә, халкына кыенлык тудыра, социаль хәлен катлауландыра, артка сөйри, тормыш дәрәҗәсе кими, тормышчан мәсьәләләр хәл ителми, алар халык җилкәсенә төшә. Халыкта үз чиратында система белән килешмәүчәнлек, агрессия, каршылык күрсәтүләр арта, түнтәрешләр килеп чыга.
Йомгаклап әйткәндә, һәр кеше үзе яшәгән мохитендә үзеннән кечкенә генә өлеш кертә икән, илдә уңай политика алып барыр өчен җирлек туа, алга таба бер адым атлый дигән сүз.
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай районы, Әсәй авылы

Комментарии