- 15.02.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Алгы һәм арткы күпере дә тартулы «УАЗ» улый-улый кызыл балчыклы колеядан үргә менә башлады. Атналар буе яуган көзге яңгырлар яңа гына өелгән, дистәләгән километрга сузылган дамбаны үзле балчыкка әйләндергән. Машинаның асты әледән-әле кызыл балчыкка терәлеп ала, шулай да көчле «УАЗ» үзле балчыкны сөзеп алга үрли. Әгәр терәлеп калса, моннан чыктым димә, якында авыллар да күренми...
Шәйхетдин карт үтенгәч Әхмәт каршы килмәде. Гомумән, өлкән кешеләргә бөтенләй каршы килә белми ул. Үзе кыенлык күрсә дә кешенең үтенечен беркайчан да кире какмый.
– Малай янына барып кайтасы иде, чуваш ягына, – диде карт.
Шимбә көнне иртән юлга чыктылар. Картның улы ерак чуваш авылында колхоз рәисе булып эшләгәнен ишеткән иде Әхмәт. «Тукта әле, – дип уйлап алды ул. – Авыл өчен бераз файдасы тимәсме, ни дисәң дә авылдаш бит! Әнә авыл советы рәисе чишмәне ремонтлата. Чишмә өстенә куелган корылманың башына калай кирәк ди. Материал табу бик авыр хәзер. Картның малаеннан сорап караргадыр, бәлки юнәтер».
Әлеге колеялы юлга чыкканчы дистәләгән километр асфальттан килделәр. Машина уңга борылып дамбага кергәч башланды юл газабы. «УАЗ» кызып кына чыкмасын иде!» – дип уйлый Әхмәт. Үрне күтәрелеп берничә чакрым баргач, каршыда авыл күренде. «Бусы түгел», – диде карт. Авылга кергәндә дамба бетте. Сазлыкка әйләнгән авыл урамыннан чыгып дамбасыз юл буйлап киттеләр. Машина әледән-әле чокырларга төшеп ала. Өч-дүрт чакрымнар узгач бер авылга керделәр. Монысы рәис авылы иде күрәсең, карт юлны күрсәтеп бер урамнан икенче урамга үтәргә кушты. Бер йорт каршына килеп туктадылар. Улап килгән «УАЗ» тавышын ярты авыл ишеткәндер, тәрәзәләрдән карап калучылар булды. Ә бу йортта тынлык иде, тәрәзәдән караучы да, каршы чыгучы да булмады. Ишек алдына керделәр, юк, каршы чыгучы юк. Өй алдына керделәр. Карт артыннан Әхмәт тә ишектән өй эченә атлады. Өйдә ут юк, тәрәзәләрдән көзге көннең сүрән яктысы гына төшә. Өйдә юклар икән дип уйлады Әхмәт. Карт артыннан ул да олы якка үтте. Диванда тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкта борынын җыерып, бөкрәеп төксе йөзле бер адәм утыра. Әкрен генә торып күрешкән булды бу бәндә. Нишләп йөриләр, болар гына җитмәгән иде дигән уе күзләреннән, үз-үзен тотышыннан сизелеп тора. Бу адәм барып утны да кабызмады. Уйласаң, аның янына гүя әтисе килмәгән, бөтенләй чит-ят килгән кебек тоела иде. Үле тынлык урнашты. Шушы тынлыкны бозарга теләп, карт әледән-әле сораулар биргәли, хатының эштәме, балалар мәктәптәме ди. Бер генә сүз белән җавап бирә теге. Аңа карап каткан Әхмәт шок хәлендә утыра. Хәзер кухняга чыгып утны элдерер, чәй куеп җибәрер дип көтте ул. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, улы әтисеннән чәй эчәсезме дип тә сорамады. Карт нишләргә белми, улы белән сөйләшер сүзләре юк. Улы белән телефоннан сөйләшеп тора икән дисәң, картның үзләрендә түгел, авылда да телефон юк. Ниһаять, карт торып басты да, әйтеп куйды:
– Әйдә, китик булмаса. Кайда ындыр табагың? – диде. Әхмәт кенә түгел, картның да бу караңгы йорттан тизрәк качасы, һавага чыгасы килгәнлеге сизелеп тора иде. Нинди кеше бу, йөз чакрым юл үтеп килгән әтисенә чәй дә эчермәде. Берәр чуваш йортына керсәләр, хуҗа кеше чәй эчерү генә түгел, актык көмешкәсен дә салып бирер иде, дип уйлады Әхмәт.
Юлчылар белән бергә рәис кеше дә боларның машинасына чыгып утырды, ындыр табагына юлны күрсәтеп барды. Машинада барганда Әхмәт, әйтми калмыйм әле дип, рәискә:
– Авылдагы кизләүнең башын алыштырасы бар, мөмкинчелек юкмы соң калай белән булышырга? – диде.
Дәшмәде теге, әтисе дә авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Бу хәлләрдән соң ничә еллар үткәч тә үз-үзен сүгеп йөрде Әхмәт. Үзен генә түгел, әтисен дә кешегә санамаган бу тере мумиягә ник дәштем, диде.
Ике чиләк чистартылмаган люцерна орлыгы өчен килгән булган карт. Орлык салынган капчыкны култык астына кыстырып, машинага алып килеп куйды да карт Әхмәткә:
– Әйдә, кайтыйк! – диде. Юл буе бер сүз дә дәшмичә кайтты ул.
«Нәрсә турында уйланды икән? Бу бәндәне үстергәнче бала чакта ук мендәр басып үтерәсе калган диде микән? Әллә үзе дә шундыймы? Аллам сакласын, болар минем авылдашларыммы?» – дип уйланды Әхмәт. Шунда ул үзенең әнисенең бер көтү исерек авыл ирләрен соңгы ризыклары белән ашатып чыгарганын исенә төшерде.
Бер көнне алар уналты кеше иде. Балаларга дип калдырган соңгы таба куян итен ашап чыгып китте бит оятсызлар! Ирен яраткан, акылга сыймаслык дәрәҗәдә хөрмәт иткән тугры һәм сабыр хатын бер генә каршы сүз дә әйтә алмады. Әнисен уйлап тагын күзләре дымланды Әхмәтнең...
Колеялы дамбадан асфальт юлга чыккач җиңел сулап куйдылар. Шәйхетдин карт бер сүз дә дәшми, әледән-әле иренен ялап куя, эчәсе килә мескеннең. Юлда очраган кибетләргә дә туктамады Әхмәт, тизрәк кайтып җитәргә дип машинасын куды. Кайтып җиткәч, Шәйхетдин карт рәхмәтен әйтте дә, капчыгын кыстырып, башын иеп капкадан кереп китте. Чәй эчәргә дәштеме, юкмы, хәтерләми Әхмәт.
Берничә көннән Шәйхетдин карт Әхмәтне, теләмәсә дә, көчләп диярлек өенә алып керде. Үзе дә, хатыны да үзләрен гаепле кеше кебек тоталар. Уллары өчен оялалар, соң булса да Әхмәтнең күңелен күрик дип уйлашканнармы? Картның хатыны табын әзерләгән. Бераз ашап-эчеп, сөйләшеп утырдылар. Йөз чакрым җиргә ике чиләк чәчүлек орлык өчен машина куып, үзен генә түгел, Әхмәтне дә кимсетүгә юл куйганын аңлаган булгандыр хуҗа кеше. Берничә көннән Әхмәтне тагын чәй эчәргә чакырып карады карт, тик егет башка кермәде.
Берничә елдан рәислектән чыгаргач, телогрейкасын киеп, бөкрәеп, борынын җыерып авылга кайткан теге бәндә. Тик, ата йорты да, авыл да аны сыендырмаган.
Рәис ВАҺАПОВ
Апас районы

Комментарии