«6 айга ярты литрлы банка күләмендә чүп ташлыйм»

«6 айга ярты литрлы банка күләмендә чүп ташлыйм»

Казанда чүп яндыру заводына каршы көрәш активистлары протесты көч структуралары белән низагка ук барып җитте. Завод корылышына каршы чыгучылар, аның атмосферага зыян салу ихтималыннан курка. Ләкин бүген чүпләрне юкка чыгару проблемасы да гаять катлаулы, бөтен планетабызның киләчәгенә куркыныч тудыра торган проблемага әверелде. Бүген нидер эшләмәсәк, иртәгә соң булырга мөмкин. Әмма бу хакимиятләрнең һәм экоактивстларның гына баш авыртуы булмаска тиеш. Әгәр планетабызны чистарту өчен һәркем үзеннән өлеш кертсә, без чиста, саф һава сулар, чиста су эчәр идек. Һәм бу өлкәдә үрнәк алырлык кешеләр, эшләр бар. Бүгенге сүзебез шул хакта.

Узган елны Швециядә яшәүче 16 яшьлек Грета Тунбергның «климат өчен» дигән ялгыз пикетлары дөнья күләмендә шау-шу куптарган иде. Әйләнә-тирәлектә чисталык тәэмин итү проблемасына игътибар юнәлтергә теләп, ул мәктәпкә бармавын белдерде, шул рәвешле протест йөзеннән «забастовка» игълан итте. Шушы мәктәп баласының табигатьтәге үзгәрешләргә борчылуы, аның торышы һәм киләчәге өчен кайгыруы күпләрне сокланырга мәҗбүр итә. Уйлап карасак, мондый «табигать» җанлы кешеләр бер Швециядә генә түгел, Казанда да бар.

Казанда яшәүче экоблогер Кира Камалова соңгы тапкыр полиэтилен пакетны кайчан кулланганын тәгаен хәтерләми, чөнки кибеткә үзенең чүпрәк сумкасы белән йөри. Өстәвенә, пластик шешәләр кулланмас өчен, үзе янында гел термоска тутырылган чәй яки кәһвә йөртә. Моның барысын да табигатькә зыян салмас өчен эшли ул.

Кираның чын-чынлап эко өлкәсе белән кызыксынуы һәм чүпне аерым җыюы моннан ике ел элек башланган. Ә пластик шешәне ул кечкенәдән үк аерып җыйган. Әңгәмәдәшем – күп сәяхәт итәргә яратучы да, шуңа күрә ул чүп «эволюциясен» башка илләрнеке белән чагыштырырга ярата. Әйтик, Һиндстанда пластик һәм органик калдыкларны аерып җыю бөтенләй дә юк икән. Ә Татарстанда чүпне аерым җыю өчен төрле чүп савытлары урнаштыруны, соңгы арада пластик шешәне генә булса да аерым чиләккә җыючыларның артуын да табигатьне саклауга бер адым ясауга тиңли ул.

– Фатирымда чүпне аерым җыю өчен өч чиләк тора. Берсе органик калдыклар өчен, икенчесенә йомшак пластик җыям, өченчесенә – кәгазь. Пластик шешәләр һәм консервларны сатып алганым юк, ләкин елга бер-ике пластик-контейнер яки хушбуй флаконы чүпкә чыгарга мөмкин. Балконда – пыяла савытлар җыела. Алар да бик аз күләмдә. Барыннан да бигрәк йомшак пластик: ипи, сыр, шоколад кәгазе күп җыела. Мондый төр чүпнең дә күләмен киметү өчен, яшелчә, гөмбә, чикләвек һәм җиләк-җимеш сатып алганда үземнең экосумкамны алып йөрим, ягъни бер кулланылышка яраклы пакетларны алмыйм. Уйлап карасаң, мин табигатьне бер айга берничә дистә пакеттан коткарам. Аннары, төргәген икенчел чимал буларак кулланып булган продуктларны гына сатып алам. Аларны эшкәртүгә тапшыргач, фатирымда җыелган чүпләрне берләштереп, бер савытка яхшылап изеп тутырсак, минем гаиләдә алты айга ярты литрлы банка күләмендә чүп чыга. Аптырарга кирәкми, чөнки аек акыл белән эш иткән һәр кеше дә моңа ирешә ала, – дип уртаклашты Кира.

Азык-төлек калдыкларын, ягъни органик калдыкларны да чүпкә чыгарып ташламый Кира. «Кызганыч, аларны икенчел чимал буларак кулланып булмый. Аннары, органик калдыкларны Русиянең бер почмагында да эшкәртмиләр», ди әңгәмәдәшем. Аңа да карамастан, Кира юлын тапкан – яшелчә һәм җиләк-җимеш калдыкларын киптерә ул. Әйтик, бәрәңге, әфлисун һәм мандарин кабыгын батарея өстенә куеп, кухня гарнитурының өске киштәләрендә һәм җылытылган балконда киптерә. Ә кипкәч, калдыкларның күләме кими һәм Кира аны компост чокырына күмә.

– Калдыкларны киптерү авыр хезмәт таләп итми. Иң мөһим шарт – җылы тирәлек булу. Бу шарт үтәлсә, органик калдыклар череми дә, исе дә чыкмый. Фатирда торган кешенең компост чокыры булмый инде, диярсез. Ләкин дачада, яки үз йорты белән торган кешеләргә черемә өчен менә дигән чимал ул, шуңа күрә мин калдыкларны сөйләшенгән кешегә алып барып бирәм, – ди Кира.

Бүген, әңгәмәдәшем – экоблогер һәм табигать «тормышында» актив катнашучы. Социаль челтәрләрдә дә эко-консультацияләр үткәрә, лекцияләр укый, инстаграм битендә экологияне саклау проблемаларына багышланган постлар элеп бара. Грета кебек пикетлар үткәрмәсә дә, Казанда оештырылган өмәләргә чыгарга, табигатьне чистарту эшләрендә актив катнашырга тырыша. «Мин беркемне дә фәкать минем кебек эшләргә, шундый яшәү рәвеше алып барырга чакырмыйм. Гади мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барам. Халыкка зарарсыз яшәү рәвешен күрсәтәсем килә», ди ул.

Хәзер Казанның үзендә генә түгел, Татарстанның кайбер районнарында да чүпне аерым җыю эшчәнлеге алып барыла. Дөрес, ул бөтен җирдә дә 100 процент башкарылмый, әмма ахыргы берничә ел белән чагыштырганда, халык пластик шешәләрне генә булса да аерым җыюга күнегә башлады. Ләкин пластик чүп-чар һәм полиэтилен пакетлар чүплектә черегәндә яки яндырылганда да туфракка, суга һәм атмосферага зарарлы матдәләрне – А бисфенолыннан башлап, стирол һәм фталатларга кадәр чыгара икән. Әйтик, балыкларны тикшерү вакытында микропластикның аутоиммун һәм онкологик авырулар үсешенә ярдәм итә алуы ачыкланган.

Бер ел эчендә Русиядә генә 26 миллиардка якын пакет җитештерелә. Исәпләп карасаң, бер кешегә елына 181 пакет туры килә. Шул ук вакыт эчендә дүрт кешедән торган бер Русия гаиләсе 150 килограмм пластиктан эшләнелгән продукцияне ташлый. Планетаның 40 илендә пластикны кулланудан баш тартсалар да, русиялеләр өчен андый тыюлар күренми.

– Табигатьне саклау өчен бөтен нәрсәдән баш тартып, табигатькә яшәргә чыгарга кирәкми. Барысы да кечкенәдән башлана, – ди Кира. – Әйтик, минем ике ай буе кибеттән ашамлыктан башка берни алганым юк. Алсам да, аның төргәген икенчел чимал буларак кулланып булган очракта гына. Дөрес, кибеткә кергәч, әллә нинди матур нәрсәләр күренә, ташламалы киемнәр күзгә чалына, ләкин үзеңне тыя да белергә кирәк. «Бу әйбер миңа чыннан да кирәкме? Бәлки, мин аннан башка да тора аламдыр» дигән фикер белән үз-үземне җиңәргә өйрәндем. Кием-салым алмаганга да елдан артык. Сатып алсам да, органик материалдан тегелгән киемне, яки секонд-хенд кибетендәгеләрне алам, чөнки бер футболка җитештерү өчен 2 мең литрдан артык су китә.

Табигатьне саклауны чүпне аерып җыюга гына кайтарып калдырырга кирәкми. Җиңел машиналарда йөрү, тырнакны буяу, артык су сарыф итү, утны сүндермичә фатирдан чыгып китү – болар барысы да әйләнә-тирә мохиткә зыян сала. Әйтик, Кира машина алу-алмау соравы алдында калганда, аннан баш тарткан. Хәзер ул күбрәк җәмәгать транспортында, йә җәяү йөри.

Мондый кешеләрнең эшчәнлеге турында ишеткәч, күз алдына борынгы заман кешесе килеп баса. Шуңа да аларны «маугли» белән чагыштыручылар да юк түгел. Ләкин һәр кеше мондый адымга барса, дөньядагы күпме авырулар юкка чыгар иде, бәлки. Әмма хәзерге заман кешесен үзгәртергә кыен. Ул үз карашларыннан читкә тайпылырга ашыкмый. Аннары, җәмгыять үзе дә моңа әзер түгел. Әйтик, хәзер барлык машина йөртүчесен дә җәмәгать транспортына күчерсәк яки экокиемнәр алырга гына күндерсәк, дөньяда ниләр булачагын күз алдына китерәсездер. Хәер, кешелекне моңа күндереп тә булмаячак.

Аңа да карамастан, табигатьнең пычрануы – кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе. Кем эшләгән, шул төзәтә дә ала. Чүп-чар өеменнән котылу, чиста һава сулау өчен тормышны һәм яшәү рәвешен үзгәртә башларга кирәк. Шуңа күрә экоактивист «Безнең гәҗит» укучыларына тирә-юньне саклау өчен берничә киңәшен дә бирде:

  1. Полиэтилен пакетлардан баш тартыгыз. Кирәксә-кирәкмәсә һәрбер кибеттән пакет алмагыз. Үзегез белән бер пакет йөртегез, гел шуны кулланыгыз.
  2. Үзең белән гел су тутырылган шешә йөрт. Сусасаң, кибеткә кереп, шешәле су алырга ашыкма, ул – синең сумкаңда.
  3. Өйдә чүпне аерым җыярга тырышыгыз. Башта пластикны гына аерып җыеп кара, аннары башка төр чүпләрне дә аерасыгыз килер.
  4. Һәрвакытта да су кранын ябып йөрегез.
  5. Кер һәм савыт-саба юу өчен хуҗалык сабынын һәм аш содасы куллан.
  6. Мөмкинлегегез булган саен җәмәгать транспортына күчегез, үз машинагызны бик кирәк вакытта гына кулланыгыз.
  7. Төрле өмәләргә чыгарга тырышыгыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Әлеге мәкалә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте заказы буенча «Безнең гәҗит» редакциясе тарафыннан әзерләнде

Комментарии