Татар ни өчен үз телен сакларга тиеш?

Татар ни өчен үз телен сакларга тиеш?

Татар халкы исән чакта һич бетмәс тәҗел теманы Айдар Хәлим Фәнзилә Мостафина ярдәмендә «Безнең гәҗит»тә («Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, аны сакларга кирәк» 7 декабрь, 2022) яңабаштан кузгатты. «Тел кирәк дибез. Ә ни өчен кирәк соң ул? Безгә менә шуны нигезләп аңлата белү җитми», – дигән ул. Фәүзия Бәйрәмова, мәрхүмнәр Марат Мөлеков һәм Фәндәс Сафиуллин белән рәттән торучы милли каһарманыбыз хак әйтә.

Шәхсән үзем дә моннан биш ел чамасы элек әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым. Тапканымны үзем аңлаганча язып, күчермәләрен бу эшкә җаваплы дип санаган шәхесләргә тараттым. Бер килүендә «Өлкәннәр клубы» исеменнән ул вакыттагы Татар конгрессы рәисе Ринат Закировка да бирдем бер нөсхәсен. Саба районы башкарма комитетының элекке рәисе Таһир Шәрәфиев моңа шаһит.

Шул язмамны бераз яңартып, газета укучыларга тәкъдим итмәкче булам. Сүз дә юк, замана кешесе, әгәр теләсә, интернетка кереп тел турында биниһая мәгълүмат таба ала. Ә мин аны, гадилектә даһилык дигән әйтемгә таянып, үз каланчамнан карап шәрехләп карыйм.

Тел – кешеләрдә, күмәк яшәүне ныгытучы ихтыяҗ буларак, аваз, хәрәкәтләр аша аңлашу канәгатьләндерми башлагач, акыл үсешенең бөек казанышы буларак барлыкка килгәндер диясем килә. Телдән башка сүз дә, язу да, хәбәр алышу да, берләшү дә, кешелек җәмгыяте дә була алмый, минемчә.

Үз телебез, кимендә мең ярым еллар буена даими үзгәрештә булуга карамастан, бүген дә халкыбызны берләштерүче «цемент» ролен үтәп килә. Аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, язма тарихын, әдәбиятын, иҗтимагый фикерен формалаштыруда мөһим роль уйный. Милләтебез азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булган батырларыбызның исемнәрен, риваятьләр һәм әдәби тел ярдәмендә тарихи фактларга бәйләп, шуны буыннан буынга җиткереп, милли аңыбыз калыплануга ярдәм итә.

Телебез милли үзенчәлегебезнең төп билгесе буларак, безгә бердәм булып яшәргә ярдәм итә, башка халыкларга мәдәниятебезне танытып, үзара хезмәттәшлеккә чакыра. Икенче сортлы булудан туктап, үз ихтыяҗларын кайгырткан максатлар белән яшәүче, киләчәктә азат халык булуыбызга өметләндерә. Тамырыннан аерылган, хәтерсез, башкалар кулында курчакка әверелгән маңкорт милләт булмасын өчен кирәк безгә туган телебез. Шулай ук татар баласы үзен тудырган ата-анасыннан, бабай-әбисеннән, туганнарыннан һәм милләтеннән йөз чөермәсен өчен дә кирәк. Әгәр гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә ныклап өйрәтелмәсә, ул татар теленнән бөтенләйгә бизеп, тарихыбыз, әдәбиятыбыз белән кызыксынмый башларга мөмкин. Чөнки китап укый белми яки укыса да, аңламый. Милләте өчен горурлык хисләре тәрбияләнмәгәч, аның милли аңы да формалашмый. Аерым очраклар – тел белмичә дә, үзләрен татар итеп хис иткән нәни азчылык турында сүз бармый, әлбәттә. Андыйлар, татар гореф -гадәтләрен белмәгәч, динебезне дә санга сукмый башлый. Тора-бара үз милләте даирәсендә үзен чит итеп тоя, татар булуыннан ояла, көчле дип санап, дәүләт тотучы күп санлы урыс милләтенә тылкыша, аңа яраклашып, үз кеше булырга омтыла. Үзе өчен рухи комфорт та, үсү мөмкинлекләре дә фәкать шунда гына дигән ялгыш фикергә килә. Кимендә ике телне яхшы белеп үскән кеше зиһенлерәк булганын һәркем белә югыйсә. Шулай итеп, телен санга сукмаган яшь татар башта туганнарыннан, аннары ата-анасыннан читләшә. Нигездә урыс, алдынгырак дип исәпләсә башка милләт кешесе белән гаилә корырга омтыла, чөнки үз халкын икенче сортлы санап, зур милләт канат астында яшәү отышлырак дип уйлый. Нәтиҗәдә, татар кешесе булудан туктый.

Татар гаиләсендә үсеп тә, милли аңы формалашмау сәбәпле үз мохитендә яшәмәгәнлектән, телне белсә дә, тора-бара оныта. Кыскасы, татар да булмый, урыс даирәсендә милли тәрбия алмаганлыктан, чын урыска да әйләнми. Чиле-пешле калып, төрле чит йогынтыларга тиз бирешә торган аумакай кешегә әверелә. Бик сирәге әдәбиятка катнашы булмаган фәннәр буенча татар фамилиясен йөрткән галим булыр, зур эшләрдә эшләр. Әлбәттә, Чыңгыз Айтматов шикелле, Рөстәм Кутуй, Диас Вәлиев, Гүзәл Яхина кебек татар халкын урыс теле ярдәмендә башка милләтләргә танытучылар булмый калмас. Әгәр саны чамадан узып китмәсә, тәрҗемәчеләр кебек үк, андый зыялылар да кирәк. Безне башка кавемгә күченеп киткән татарларыбызның кире кайтуларына, үз тирәбездәгеләренең тоткарлануына өметләндереп яшәтү өчен. Әмма ләкин андый шәхесләрдән татарга файда азрак шул. Әбрар Кәримуллинча образлы итеп әйткәнчә, алар урыс арбасындагы «дегет чиләкләре» генә. Адлер Тимергалинча, үз милләтенең үсешенә өлеш кертүче генә чын татар була. Ассызыклап әйтим: сүз үсеш турында бара, таныту турында түгел.

Катнаш никахка килгәндә. Үз милләтенә зыяны татар баласы калдырмауда булса, төп зыяны шунда – бу адымы киләчәктә үз тормышында тискәре чагылыш табарга мөмкин. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» әсәрендәге татар егетенең фаҗигале язмышы моңа мисал.

Маңкорт бервакытта да үз халкының, туган җиренең патриоты булмый. Нигездә туган телен яхшы белгән, милли аңлы, башка телләрне өйрәнгән шәхес кенә белемлерәк тә, көндәшлеккә сәләтлерәк тә була. Глобаль масштабтагы шәхес дәрәҗәсенә үсеп җитү ихтималы да зур. Милләтеннән аерылган татар үз халкы тарафыннан рухи яклау тоеп яшәми. Шуңа күрә психик тайпылышларга тиз дучар була. Аны чын татар кешесе үз итми, урыс та кочагына алмый. Үз халкы алдында җаваплылык, рухи бергәлек тоймый ул. Кечкенәдән телебезнең аһәңен тоеп, татарча әкиятләр тыңлап, әдәби китаплар укып үсмәү нәтиҗәсендә эшләп-ашап яшәүчегә – обывательгә әверелә. Аннан милләтенә хезмәт итүче шагыйрь дә, язучы да, татар журналисты да, композиторы да, тәрбияче дә, укытучы да чыкмый. Иң куркынычы – үз баласының татар мохитеннән тиз аерылуына җирлек тудыра.

Үзеңне 200 миллионлы төрки халыкның бер өлеше итеп тоеп, алар белән җиңел аралашу өчен дөньяда киң таралган 14 телнең берсе – татар телен, мәдәниятен, тарихын, ислам динен белергә кирәк. Төрки илләрдән: Төркиядә, Казахстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Төрекмәнстанда Азербайҗанда, күп санлы уйгурлар, Кавказда яшәүче карачайлар, балкарлар һәм башка төрки туганнарыбыз белән аралашу, кирәксә телләрен тиз өйрәнү мөмкинлеге бирә туган телебез. Алар белән рухи яктан якынаюга, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итүгә юл ача.

Татар халкын эчтән таркату өчен махсус уйлап чыгарылган әйтемнәрнең ялган икәнлеген аңлап, иң яхшысы – дәүләтебез булмаган килеш тә Русияне башка алдынгы өлкәләр белән бергә тартып баручы республикабыз белән горурланыйк! «Татар-монгол иго»сының да уйдырма икәнлеген һәр татар, баласыннан алып олысына кадәр, белеп торсын иде. Моның чи ялган икәнен хәтта урыс галимнәре, шул исәптән Лев Гумилев инде күптән раслады. Татар тарихын укып, яла ягучыларга каршы торырлык белем туплау кирәк безгә. Үзен саклау, үстерү өчен 2 мең елдан соң дәүләтен, телен торгызган яһүдләр һәм Испан эргәсендә яшәп тә телен, мәдәниятен үстерүче каталоннар безнең өчен үрнәк була ала.

Бу раслауларга каршы чыкканчы, үз якыннары, таныш-белешләре, укыганнары, ишеткәннәре турында уйлансын иде милләттәшем. Әмма нәфрәткә бирелмичә! Цивилизацияле көрәш юлын сайлау мәслихәт безгә.

Патша Русиясе чорында татар фамилияле 500 тирәсе дворян булган, дип горурланучылар бик еш очрый. Бу хакта язылган китап та бар. «Гади урыслар канында 37-40 процент төрки компонент бар», – ди Н.Мириханов. Болардан гыйбрәт алып, безгә урыс халкы өчен «ашлама» булудан ничек туктау турында уйланырга кирәк.

Гаяз Исхакый XX гасыр башында, наданлыгын дәвам итсә, милләтебезгә 200 елдан инкыйраз, дип фаразлаган иде. Шөкер, белемле халыкка әверелгәч, бу куркыныч беткән кебек иде. Әмма куркынычның икенче төрлесе инде күптән ишек шакый – глобальләшү, урыслашу нәтиҗәсендә бетү.

Телебезне саклауда үрнәк итеп куярлык Урта Әләзән, Шыгырдан, Тукай, Гали кебек бик зур авыллар да бар. Тик шунысы сәер, алар никтер башка төбәкләрдә. Бу турыда уйлап караган җитәкчеләр бармы икән? Татарстаныбызда авылларны гына түгел, хәтта татарлар күп яшәгән кайбер районнарны алар дәрәҗәсенә җиткереп үстерү мөмкинлеге бар, теләк кенә кирәк.

Хөрмәтле академигыбыз Индус Таһировның, кайчан да булса дәүләтле булачагыбызга ышанам, әмма ул вакытка татар милләте сакланып калырмы, дигәне истә калган. Бөтен өмет милләтне үз артыннан ияртү вазыйфасын үз җилкәсенә алган җитәкчеләребездә һәм татар зыялыларында. Нәкъ менә алар, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, халкыбызның үзенә дә таянып, телебез ярдәмендә аның рухын саклау, санын үстерү өчен тырышлык куярга тиеш. Әлбәттә, туган телебезгә, әдәбиятка халкыбызда мәхәббәт уятып, аларга моңарчы күрелмәгән ихтыяҗ тудыру нәтиҗәсендә генә ирешеп булачак. Кызганыч, аларның бу максатларга тулысынча әзер түгеллеге сизелеп тора. Оешмалар, сүзләр, төрле чаралар – әвен чаклы, эшләгән эшебез кочакка гына сыешлы. Хәтер көненең мескен шартларда узуы, инде тыелуы моңа ишарә. Әлеге чараны, бөтен нечкәлекләрен уйлап, хокук кысаларыннан чыкмыйча үткәргәндә бик күп нәрсәгә ирешеп булыр иде югыйсә. Бигрәк тә татар телен яклап, саклап калу юнәлешендә.

Инде күптән, Фәүзия Бәйрәмова кебек үк, Тукай премиясенә лаек мөхтәрәм язучыбыз Айдар Хәлим әнә шулар турында уйланып хафалана. Хафаланып кына калмый, «әгәр якындагы 10 елда татар мәктәбен аякка бастыра алмасак, татар милләте бетәчәк», дип чаң кага. Йә әйтегез, моннан да куркынычрак фараз милләт өчен була аламы?

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии