Айдар Хәлим: «Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, аны сакларга кирәк»

Айдар Хәлим: «Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, аны сакларга кирәк»

Чаллыда яшәүче язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең гәҗит»нең якын дусты Айдар ХӘЛИМнең хәлләрен белештек. Ул – төрле темага сөйләшеп була торган күпкырлы, фикерле шәхес. Менә бу юлы да фикерләрен кыскача гына булса да язып алдык. Монысы җим булсын, ә инде Айдар Хәлим белән якыннан күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, аны тыңлап утырасы килгәннәр кармакны 14нче декабрьдә сала алачак. Бу көнне 18:00 сәгатьтә Казандагы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Н.Ершов урамы, 57А) әдип белән иҗади очрашу була. Керү ирекле. Бу – 80 яше тулу уңаеннан җәмәгатьчелек оештырган юбилей кичәсе. Бер елга диярлек соңга калынган булса да (Айдар Хәлимгә 80 яшь бу елның 1нче гыйнварында тулды), уң булсын!

Әдәбиятчы белән, әлбәттә инде, сүз, әдәбият турында сөйләшүдән башладык. Кайда сүз – шунда тел, милләт. Тема үрелә барып, гаилә, үткәннәр һәм киләчәк, тормыш һәм заманга да кагылып уздык. Айдар Хәлимнең фикерләр өземтәсен тәкъдим итәбез.

***

Сүз, бигрәк тә әдәби сүз шул кадәр тирән мәгънәгә ия. Тик бүген, кызганычка, без сүзнең кадерен белмибез. Әгәр дә сүзнең кадере булса, шул кадәр эчтәлекле, кеше белән эшли торган сирәк газеталарның берсе – «Безнең гәҗит»нең тиражы 100 мең, хәтта миллион булыр иде.

Тормышны кирәкмәгәнгә сәясиләштерү, кысу, фикерне тыю, бер-беребез белән дус булмау, бер-беребездән көнләшү һәм дистәләгән шундый начар сыйфатларга кереп батуыбыз аркасында сүзнең кадере бетте. Тукай заманында да сүзнең кадерен белү җитмәгән, Тукай да бу турыда ачынып язган. Әмма безнең заманда бу упкын дистәләрчә тапкыр тирәнрәк. Мин, шушы сүз кадере, сүз ирке дип йөреп, күпме газаплар күргән кеше, менә шундый фикердә. Безнең бөтен мәгънәсезлекләр, бөтен бәхетсезлекләр, бөтен уңышсызлыклар, шушы көнгә калуыбызның төбендә сүз мәгънәсен белмәвебез, очсызлануыбыз ята.

***

Татар әдәбияты – бик көчле әдәбият. Ул көчле телгә нигезләнгән. Төрки дөньяда гына түгел, Җир шары күләмендә шул кадәр бай, иң нечкә хиссиятне аңлата торган сирәк телләрнең берсе ул – татар теле. Татар әдәбиятының киләчәге зур иде. Әмма 1917нче елгы революциядән соң без үзебез телебезнең ямен җибәрдек. Телнең ямен җибәрү аркасында әдәбиятның бәһасе төште. Соңгы вакытта язылган әйберләрне караштырам да, болар моны нигә яза икән, дип уйлыйм. Шигъриять «мин тауларга бардым, мин таулардан төштем»гә генә нигезләнгән. Үзләрен үзләре пропагандалауга корылган нәрсәләр язалар, шул атала әдәбият дип. Әлбәттә, бу кадәр гомумиләштерү бик урынлы да түгелдер, тик һәрхәлдә безнең әдәбиятның роле соңгы вакытта бик нык төште. Бу минем иң төп әрнүләремнең берсе.

Мин татар әдәбиятында нинди генә жанрда эшләсәм дә, Аллаһка шөкер, халыкка хезмәт итәргә тырыштым һәм, дөрес әйтәмдер, халыкка иң кирәк әдәбиятны тудырдым. Әмма ул халыкка барып җитмәде. Минем «Хунвэйбин» дигән өч томнан торган роман-эпопеям бар. Мөмкинлегем булса, кулымнан килсә, мин шушы өчтомлыкны бөтен татар дөньясына укытыр идем! Татар милләте үзенең чирләреннән арыныр һәм савыгыр иде. Чын укыган кешеләр аны шулай дип әйтәләр дә. Роман турында зур язучылар әйбәт кенә фикерләр әйтте. Әмма, кызганычка, ул әле үзенең укучысын тапмады...

***

Хәтерлисезме икән, минем ККМ дигән теориям бар. Моннан бер 20-30 ел элек ачкан идем аны. Конформизм, коллаборационизм һәм меркантилизм. Татар милләте чирләгән иң куркыныч чир бу. Корформизм, ягъни хакимияткә килгән сәяси көчләр, нинди дәүләт булдырасылары килә, шул формага кертеп, халыкны бозалар, үзләренә кирәк рәвешкә кертеп, юкка чыгаралар. Коллаборация –үзен коллыкка төшергән халык белән хезмәттәшлеккә кереп, аңа хезмәт итү. Меркантилизм – вак сәүдәгәрлек рухы. Тукайның җанын ашаган вак сәүдәгәрлек. Мин бу теориягә татарда әзрәк кызыксыну булыр, дип уйлаган идем. Кая ул...

Без Бөек Ватан сугышыннан соң чын милләт булудан туктадык. Кызганыч, әмма факт. Татар – зур милләт, авабыз икән, авырту бик каты булачак.

Милләтне коткару өчен бердәнбер юл ул – мәктәп. Без оятсыз рәвештә мәктәпне бирдек. Телевидениедән, радиодан «татар мәктәбе кирәк!» дигән берәр зур, мәгънәле чыгыш ишеткәнегез бармы сезнең? Татар теле өчен көрәшергә кирәк, диләр. Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, аны Аллаһы Тәгалә көрәшмәсәң дә биргән инде, аны сакларга гына кирәк! «Татар теле өчен көрәш» дигән спекуляцияне туктатырга кирәк. Минем кайчандыр әйткән сүзем бар иде: «этот татарский многострадальный многонациональный «кирәкский» народ». Гел кирәк татарга, ә үзе эшләми...

Икенчесе – безгә исемне кире кайтару мөһим. Исемен югалтып, җисемен югалту – татарның шулай ук үзен-үзе юкка чыгара торган куркыныч чире. Әзрәк кенә уңай якка кузгалыш бар, әмма ул Кәрим, Әмирләр генә бик әз әле.

Исем һәм мәктәп, исем һәм мәктәп. Әгәр якындагы 10 елда татар мәктәбен аякка бастыра алмасак, татар милләте бетәчәк. Әби-чәбиләр үзара җыелышып сөйләшүләр турында сүз бармый, аларның ләчтит сатулары, бәлки, сакланыр да. Әмма тел югалту дигән фаҗига безнең күз алдыбызда тора. Бу – куркыныч нәрсә. Мин боларны тетрәнеп сөйлим.

***

Тел кирәк, дибез. Ә ни өчен кирәк соң ул? Безгә менә шуны нигезләп аңлата белү җитми. Мәктәптә физика да, химия дә, биология дә үтелә. Ләкин аларның берсе дә кешене тәрбияләми. Рухи яктан, иҗтимагый яктан бары тик туган тел һәм әдәбият кына тәрбияли. Ул – милләттән шәхес ясау коралы. Туган телдән башка кеше кеше була алмый.

***

Татар телен гаиләдә саклап була, дигән спекулянтлар белән, гомумән, араны өзәргә кирәк. Тел гаиләдә саклана ул, әмма өлешчә генә. Ә нигә урыс өйдә генә русча сөйләшми, нигә телен мәктәптә укыта, нигә университетлар тота алай булгач? Гади генә бер сорау...

Олы кызым Илсөяр татарча аңлый, сөйләшә ала. Ә менә оныгым сөйләшми, кызганыч. Мин моны йөрәгем әрнеп булса да таныйм, яшермим. Алар минем белән яшәмәде. Кызым 4 яшенә кадәр генә минем янда үсте, бакчага бара башлаганда татарча гына сөйләшә иде.

Мин балаларым белән бәхетле. Өчесе өч анадан тусалар да, балаларым бер-берсенә шул кадәр охшаганнар, бер анадан туган кебек бердәмнәр, Аллаһка шөкер. Моның өчен мин аларның аналарына – Түбән Камада яшәүче Земфирага, Казанда яшәүче Рузиләгә һәм менә хәзер үзем белән бергә Чаллыда гомер итүче Венерага бик рәхмәтле.

***

Заманны каһәрләү дөрес түгел дип уйлыйм мин. Заманны кеше тудыра, ул үзеннән үзе килми. Заманның тегенди яки мондый булуында кешеләр гаепле.

Бер яктан, әлбәттә, яшәү – бәхет. Икенче яктан, булдыра алмаган, кулдан килмәгән, безгә бирелмәгән нәрсәләр бар. Мәсәлән, татар киносы. Татарда кино беркайчан булмаячак. Чөнки кино милләтне үстерә. Татарга аны бирмиләр һәм бирмәячәкләр. Мин үземне татарның беренче киносын тудырган кешеләрдән дип әйтә алам. «Өч аяклы ат» фильмын эшләп чыкканы өчен Нурания Җамалига рәхмәт! Бик авыр шартларда, бер тиенсез эшләнгән фильм ул. Кино белән беррәттән татарга телевидение дә бирмәячәкләр. Безнең телевидение бар, диләр. Безнең телевидение юк...

***

Шул кадәр авыр заманда туып, үскәндә күпме кыенлыклар күреп, ачлыклар, ятимлек аша үтеп, 80 яшькә җитә алганмын икән, бу куаныч инде. Тик мин үземә Аллаһы Тәгаләдән төшерелгән бурычны үти алмадым. Аллаһы Тәгалә мине бу җиргә татарны коткару, милләтле һәм телле итү миссиясе белән җибәргән. Әмма мин аны менә шул «хунвэйбиннар» аркасында үти алмадым...

Ә татарның киләчәге... Бик еракта таң атканы сизелә, нурлар күренгәли. Шул нурлар көчәя барыр кебек миңа.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии