- 05.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Республикабызның өлкән ветеринарлары Яңа Чишмә һәм Әтнә районында бруцеллез авыруы чыгу хәбәрен ничек кабул иткәндер? Яшермим, без – Саба җирлегендә яшәүчеләре шок хәлендә калдык. Газеталар һәм интернет бәян иткән мәгълүматлар дә канәгатьләндермәде. Аңарчы, 2021нче елда Арча районында бик күп сыерларда туберкулез авыруы табылу ушны алган иде. Аның элеккерәк елларда Чирмешән районында киң таралуы хәтергә сеңеп калган. Хроник рәвештә үтүче бу авыруларның капылт кына йөзләгән баш сыерны һәм яшь терлекләрне колачлап алуы бер кагыйдәгә дә сыймый. Елына ике тапкыр тикшерелә торган авырулар бит икесе дә. Табылса да, берән-сәрән генә булып, чарасы бик тиз күрелә. Тиз тарала торган вируслар түгел, бактерияләр кузгата бит аларны. Шуңа күрә бу вакыйга шәхсән үземдә дә күп сораулар тууга сәбәпче булды.
Кан алу ничек башкарылган, тикшерү сыйфаты нинди, абортлар лаборатория аша үткәнме, сперма кайдан кайтарыла... Анда эшләүче белгечләрнең квалификациясе, җаваплылыгы ни дәрәҗәдә? Әгәр саткан булсалар, үгез бозаулар кайларга киткән, иткә дигән терлекләр һәм сөт кая җибәрелгән? Сөтне кабул иткән комбинатларда пастеризация дөрес үтәме икән? Санэпидстанция нинди эшләр майтара, йогу ихтималын күздә тотып, контактта булырга мөмкин кешеләр барланганмы, тикшереләме һ.б. «L» рәвешендәге бактерияләр булу ихтималын да истә тотып, әлеге һәм башка сорауларга җавап табып, кискен чаралар күрелмәсә, бу «провалның» ахыры бик начар бетәргә мөмкин. Ачыкларга кирәк: бруцеллез учагы пыскып яткан төбәкләр белән багланышлар булмаганмы? Белгечләр фикерен санламыйча, чүпне читкә чыгармыйк дип, аларга басым ясаулар булу-булмавын да ачыкларга! Авторитар идарә ысулы булган урыннарда андый хәлләр еш күзәтелә. Сер түгел, бүгенге вәзгыятьтә «мин хуҗа, «мин беләм» сыйфатларына ия җитәкчеләр булуы бик мөмкин.
Соңгы ун елда бюджет чыгымнары күп тотылуга, шул исәптән автотранспортлар шактый бирелүгә карамастан, мондый нәтиҗә ветеринария тармагын бизәми, әлбәттә. Без, 1970-2006нчы елларда эшләгән өлкән буынның төшенә дә кермәде хәзерге уңай шартлар. Бу хакта язган шигырем дә бар.
Гомумиләштереп әйтәм: нинди генә матур биналар төзелеп, күп хезмәт хаклары, яхшы машиналар бирелсә дә, үз эшен яратып башкарган намуслы белгечләр булмаса, беркайда да уңышка ирешеп булмый. Моңа өстәп, коллектив башында шул сыйфатларга ия җитәкче торырга тиеш, диясе килә. Узган гасырның җитмешенче елларында Саба ветлабораториясен нәкъ әнә шундый шәхес – Валерий Михаилович Лобанов җитәкләде. Аның игелекле гамәлләренең шифасы күп елларга җитәрлек булды. Ул елларда лаборатория бинасы зур шалаштан аз гына арурак иде. Авыр шартларда, җәй буе алты мичлек утын хәзерләп, үземә дә унбиш ел мөдир-бактериолог булып шунда эшләргә туры килде. Аңа карамастан, коллектив белән иҗади рухта кайнап, килеп чыккан авыруларга тиз диагноз куеп, яратып эшләгән чорым буларак, күңелне җылытып тора ул еллар. Болар хакында китабымда бик тәфсилләп яздым. Язганнарымны ошатмыйча, бүген модага кергән «предатель» тамгасы сугучылар булса, чирен яшергән үлгән, дип кисәтеп куям. Битарафлык бервакытта да дустым булмады, бу очракта да үз фикеремне белдермичә кала алмадым, гафу итегез!
Горбачев чорында тантана иткән «гласность» тормышка кире кайтарылмаса, оешмалар үз эченә йомылып «круговая порука» ысулы белән эшләүне дәвам итәчәкләр. Бу дәүләт өчен файдалы булырмы, уйлап карагыз! Аңлашыладыр, әйткәнем медицина, хокук, административ органнарга һәм башка оешмаларга да кагыла. Бу күренешләргә каршы тору өчен гражданнар җәмгыяте, оппозиция һәм бәйсез СМИләр кирәклеге турында күп язуым сәбәпле искәртеп кенә узам.
«Бизнес онлайн» газетасында бруцеллез турындагы мәкаләгә Ф. Кәрим дигән кеше: «Пока не наведут порядок в ветеринарии, такое будет повторятся. Система прогнила», – дип комментарий язган. Артыграк «җиффәргән», әлбәттә. Үзем җиң сызганып реформа үткәрү кирәк дип саныйм. Моннан ун ел чамасы элек республиканың Баш ветеринария идарәсендә үткәрелгән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясарга туры килде миңа. Анда идарәнең элекке һәм яңа җитәкчеләре, ветакадемиянең фән эшлеклеләре, берничә районнан баш ветврачлар катнашты. «Нәселле дуңгызлар алырга баргач, Польшада ветеринария хезмәтенең ничек оештырылуын өйрәндем, безгә дә шул юнәлешне алу кирәк», – дигән идем ул вакытта. Чыннан да, яхшы юллар, машиналар белән тәэмин ителгән, элемтә чаралары көчәйгән, компьютерлашу тулысынча кергән заманда ветеринария тармагының элеккечә калуы сәер бит. Әйтелгән тәкъдимнәремнең берничәсен генә санап үтәм.
Польша институтларында ветврачлар гына хәзерләнә, кирәксез саналып, техникумнар ябылган. Бездәге кебек вак ветлабораторияләр бетерелеп, утызар белгече булган, заманча җиһазландырылган эре 16 лаборатория оештырылган. Алар ветстанцияләргә бер-яктан да бәйле түгел. Аларга ярдәм итүче һәм тикшеренүләрен контрольдә тотучы махсуслашкан институт бар.
Кыскасы, белгечләрне югары квалификацияле итүгә ныклы юнәлеш алынган бу илдә. Башка, алардан үрнәк алырлык әйберләр турында язып тормыйм, китабымда бәян ителгән алар. Турысын әйтим, ошамады дәү абзыйларга тәкъдимнәрем. Реформа зур тәвәккәллек һәм җаваплылык сорый торган әйбер, әлбәттә. Мәшәкате дә бихисап, билеңне дә сындырырга мөмкин, көчең җитмәсә. Иске юлдан атлау җиңелрәк шул. Баш идарә җитәкчесе Алмаз Габдерәуповичның 2016нчы елда Әтнә ветлабораториясен ачканда, әлегә 4 районда лабораторияләр юк дигәненә таянып фикерләсәк, реформа көтелми дип нәтиҗә ясарга була. Республикада сан артыннан куыпмы, бик күп ветеринария белгечләре хәзерләнсә дә, алар һаман да никтер җитми. Сыйфаты да, күргәнебезчә, шаккатарлык түгел. Мин философиягә ышыкланып, сан тора-бара яхшы сыйфатка әверелә дип йөри идем, начарга да үзгәрә икән дигән фикергә килдем.
Бер уңайдан, «Чал ветеринар кыйссалары» дип аталган китабыма бәйле маҗарага юлыгуым турында әйтим инде. Чөнки ветеринария белгечләренең минем эш тәҗрибәм ярдәмендә профессиональлек дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә юнәлтелгән ул. Тиражы 500 булып, идарә шуның 100 данәсен миннән алып районнарга икешәр итеп тараткан иде. Үзлегемнән тикшеренеп ачыкладым: киң даирә мал табибларына барып ирешмәгәннәр икән. Татар телендә язылуы да моңа сәбәпче булды, әлбәттә. Шуны истә тотып, шәхси файдага өметләнмичә, рус теленә тәрҗемә иттерүне үтенеп Марат Готович комиссиясенә мөрәҗәгать иткән идем узган ел. Ярты елдан соң гына түбәндәге җавапны ала алдым. «Баш ветеринария идарәсе белән берлектә каралды. Идарә мәгълүматлары буенча, әлеге китапның эчтәлеге кызыклы, укучының дөньяга карашын киңәйтә, әмма ветеринария буенча югары һәм урта белем бирү уку йортлары өчен уку материалы буларак кабул ителми, шул сәбәпле китапны тәрҗемә итү һәм тиражлау чыгымнары үзен акламый», диелгән җавапта. Студентларны укыту турында сүз кузгатмаган идем югыйсә. Әлбәттә, мондый җавап канәгатьләндермәгәч, Республика Рәисе Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Җавабы нинди булыр, күрербез. Профессиональлек түбән булуы ачыкланган мәлдә, миллиардлаган сумлык зыян килү фонында, утыз еллык тәҗрибә тупланган китапка, үзен акламый, дип нәтиҗә чыгару – парадокс ул. Мондый мөнәсәбәт, бюрократия әһелләренең ил файдасын күздә тоткан иҗади хезмәтләргә битарафлыгына, тар фикерлелегенә бер мисал. Ил үсешен әнә шундыйлар тоткарлый да инде. Бәлки, язганнарым пар чыгару гына булып калмас, тиешле кешеләргә һәм коллегаларыма барып ирешер дигән өметтә калам. Һәм кайтаваз көтәм...
P.S. Әгәр редакция, мондый мәкаләләрне газета укымауларын исәпкә алып, тәнкыйтькә дучар булган оешмаларга җибәрсә, ә хакимият партиясе – Бердәм Русия, КПСС кебек үз контроленә алса, бәлки, ил үсешенә аз булса да этәргеч ясалыр иде...
Татарстанның атказанган ветеринария табибы
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии