Урысмы син, татармы?

Бакча күршеләрем татарлар. Шактый олы яшьтә инде алар. Бер кызлары бар. Кияүдә. Аның да ире татар егете. Аларның да 5-6 яшьләрендәге бер кызлары бар. Картлар үзара гел татарча гына сөйләшә. Безнең белән дә татарча гына аралашалар. 
Кыз белән кияү килгәч башлана хәлләр. Картлар татарча сөйләшә, ә яшьләр урысча. Ара-тирә генә кызның «әти-әни» дигәне ишетелеп китә. Кияү дә «әби-бабай» дип кыстыргалый. Ә оныкта бер авыз татар сүзе юк. «Әби-бабай» да дими, «бабушка», «дедушка» гына. Кайбер гаиләләрдә оныклар һич югында «әбика», «бабайка» ди. Монда анысы да юк. Ник татарча сөйләшмисез дип үгет-нәсыйхәт бирүнең дә файдасы юк. Кысылмыйбыз инде. Ни эшегез бар, дип әйтерләр. Менә бу – татарның фаҗигасе инде. Шунда шагыйрь Наҗар Нәҗми искә төшә: 
Ике урыстан урыс туа. Урыс белән татардан да урыс туа, урыс үсә. Менә ике татардан урыс туып, урыс үсүе гаҗәп хәл, дигән иде. 
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии