«Халык фикере», диләр түгелме?

Һәр көнне иртән йокыдан торганда шушы яшькә кадәр (87 яшь) сау-сәламәт булып яши алганыбыз өчен Хак Тәгаләбезгә рәхмәтле булып, хәерле хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булса иде, дигән теләкләр теләсәк тә, хәерле хәбәрләргә караганда хәерсез булганнарын һәр көнне диярлек ишетеп торабыз. Җир тетрәү фаҗигаләре – беркемне дә гаепләп булмый торган табигый хәл. Һәр ел саен, яз җитү белән Себердәге урман байлыклары һәм авылларның янып көлгә әйләнүендә төрле сәбәпләр, шул исәптән кеше факторы да булырга мөмкин. Дөньяда булган иксез-чиксез фаҗигале сугышларда да табигатьне гаепләп булмый. Дөньядагы иң акыллы җан иясе булып саналган кешеләр төрле сәбәпләр белән башкаларның байлыкларын юкка чыгарып, үзара үтерешүләр алып баруы аркасында килеп чыккан фаҗигале хәлләрне дә акыллылык дип әйтеп булмыйдыр.

Читкә тайпыла башлаганмын, төп сүзем Казанда салыначак Җәмигъ мәчетенә багышланган. Узган 2022нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап уздырылган чараларга Казанга төрле җирләрдән күп санлы кунаклар килгән иде. Казанда Җәмигъ мәчете салынасы урында, Казансу елгасы буенда Русия хөкүмәте җитәкчесенең урынбасары – якташыбыз Марат Хөснуллин һәм килгән кунаклар катнашында уздырылган җыелышта мәчет нигезенең беренче ташын салу белән билгеләп үтелгән иде. Мәчетнең төзелеш эшләре көз көне башланачак, дигән сүз әйтелде. Бер ел вакыт узып китсә дә, төзелеш эшләре башланмаганлыгын күреп торабыз.

Гадәттәгечә, безнең милләтебезгә файдалы берәр нәрсә эшлисе булса, төрле мәкерлекләр белән каршылык күрсәтүләр башланып китә. Казанның Җәмигъ мәчетен төзү өчен үзәктән читтәрәк булган урыннар тәкъдим ителә икән, янәсе. Ул Казанның иң зур данлыклы мәчете булгач, аның урыны да шәһәр читендә була алмый бит инде. Казан үзәгендәге «Акчарлак» ресторанын сүткән урын 15 елдан бирле койма белән әйләндереп алынган көйгә тик тора. Мисал өчен, бу урында яки Октябрь шәһәрчегендә бушаган урында мәчет салырга рөхсәт бирелсә, монда да шул ук кешеләрнең имзалар җыеп, каршылык күрсәтә башлаячаклары билгеле. Аларның эшләре шул, алар шуның өчен куелган кешеләр, аларның кемнәр икәнлеге дә билгеле бит инде, югыйсә. Казанда чиркәүләр салганда андый ызгыш чыгарып йөрүчеләр булганын хәтерләмим.

Русия хөкүмәте җитәкчелеге бергәләшеп кабул ителгән карарларны алар ише кешеләр генә үзгәртә алмаслар дип өметләнергә кирәктер. Һәр эшнең үз остасы булган кебек, нәрсә, аларның бу эштә белгечлек буенча белемнәре бармы әллә? «Халык фикере», дигән сүзнең бездә кемнәрнеңдер үзләренә кирәк булган проблемаларны чишү өчен генә кулланылуын аңларга кирәктер. Милләтара ызгыш чыгарырга тырышкан берничә кешенең фикере халык фикере була алмый. Менә без, татар халкы, 2017нче елдан бирле мәктәпләрдә балаларга ана телендә укуларны тыю белән килешә алмыйча, үзебезнең фикерләребезне әйтеп, төрле югарылыклардагы җитәкчеләргә кабат-кабат мөрәҗәгать итүләрдәге, бу турыда язылган исәбе-хисабы булмаган мәкаләләрдәге халык фикерен нишләп үтәмиләр икән алай булгач? Безнең референдумда күпчелек тавыш белән җиңү яулаган һәм Конституциядә язылган миллилек хокукларыбызның үтәлүе ни өчен тыелды икән? Бу үзенә күрә җинаять кебек күренә түгелме? Конституция ул – Төп закон, уенчык әйбер түгел. Анда язылган законнарның үтәлеше һәркем өчен мәҗбүри.

Гадел булмаган, «халык фикере» дигән мәкерлекләр белән башкарылган гамәлләрсез яшәүләр насыйп булсын иде, дип телик әле.

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии