Ул безнең остазыбыз иде

Газетада Галиәхмәт Гәрәй улы Галимов турында мәкаләне («Эш күрсәткән ирне ил онытмас» 11 гыйнвар 2023) укыгач, мин дә күңелемдә йөрткән хатирәләр белән уртаклашырга булдым. 1962-77нче елларда Иске Рәҗәп авылында колхоз рәисе буларак вакытын гына түгел, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән чорында гына да түгел, Казанга күчеп төрле җаваплы вазыйфалар башкарган елларында да миңа аның белән еш очрашып яшәргә туры килде. Ачыктан-ачык әйткәндә, Иске Рәҗәп кешеләре аның өчен гел үз туганнары кебек иде. Аның хәер-фатихасын алып, ярдәм-киңәшләре белән тормышта зур үрләр яулаган рәҗәплеләрне санап та бетерерлек түгел. Һәркайсыбыз бүген дә аңа рәхмәтле.

Галиәхмәт абый безнең авылга колхоз рәисе булып килгәндә миңа әле 6 гына яшь иде. Яхшы хәтерлим, 7 ноябрь – Бөек Октябрь бәйрәме алдыннан әни безне өстәл артына җыеп сыйлады да, шыпырт кына «Бүген Галиәхмәт абыегыз гаиләсе белән безгә кунакка килә» дигән сөенечле хәбәрне ирештерде. Бу инде безнең өчен икеләтә бәйрәм. Яңа председательне ерактан гына күргән бар иде барын. Өй тулы бала-чага караңгы төшү белән мич башындагы чаршау артына менеп кунакладык. Җылы итеп ягылган мич эретеп җибәрсә дә, беребез дә йокламый. Һич арттырусыз түгел, ул вакытларда безнең өчен колхоз рәисе патша сыман бит инде.

Галиәхмәт абый хатыны Энҗе апа белән өйгә килеп кергәч, борынны кытыклап торган бәлеш исе дә онытылды. Онытылмаслыкмыни? Галиәхмәт абыйның ап-ак фитр итекләре, затлы туны, папахасы – боларны моңарчы телевизордан гына күргән бар. Иң истә калганы – артистлар кебек чибәр, гел елмаеп сөйләшүче Энҗе апа булгандыр. Аларның табын артында тыйнак кына сөйләшеп утырулары әле дә күз алдымда.

Аннары Галиәхмәт абыйның мине үзе белән Казанга алып баруы күңелдә калган. Кыш. Каникуллар вакытында әтинең апасы кунакка чакырды. Эш-мәшәкатьләре белән Казанга җыенган Галиәхмәт абый мине үзе белән алды. Авылдан кырык чакрым ераклыкта урнашкан Мәләкәс шәһәренең тимер юл станциясенә кадәр тынымны алырга да куркып бардым. Галиәхмәт абый Казанга кадәр билетны аерым купега алган. Андагы рәхәтлекне сөйләп-аңлатып булмый. Юл буе әле бер, әле икенче әйбер белән сыйланып бардык. Галиәхмәт абый гади авыл кешеләре белән генә түгел, бала-чага белән дә уртак тел таба белә торган изге күңелле кеше иде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: эшли башлавының беренче көннәреннән үк Галиәхмәт абый мәктәп укучыларын үз күрде, яратты. Колхоз ярдәме белән урта мәктәп бинасы, спорт залы һәм башка корылмалар төзелде. Хуҗалык мәктәпкә бүләк иткән төрле техника ярдәмендә һәр укучыга аттестат белән берлектә, механизатор таныклыгы да биреп чыгара иделәр. Шул егет-кызлар арасында иң булдыклылары колхоз юлламасы белән югары уку йортларына керде. Аның хәер-фатихасын алган авылыбызның утызга якын егет-кызлары тормышта зур уңышларга иреште.

Галиәхмәт абый безнең колхозда 17 елдан артык эшләде. Булдыклы, кыю җитәкче иде. Авылыбызның булдыклы кешеләре белән нинди генә эшкә тотынмасын – ахыргача башкарып чыга алырлык оештыручы да булды. Бу еллар эчендә аның тырышлыгы белән башкарылган эшләрне санап кына да бетерерлек түгел. Терлекчелек тармагында уңышлар аеруча зур булды. Меңнәрчә баш мөгезле эре терлек, дуңгызчылык комплексы, сарыкчылык тармагы – барысы да гөрләп эшләп торды. Көнбагыш мае җитештерү, яшелчәчелек, колбаса ясау цехы, йон тетү участогы, бөтен тирә-якка хезмәт күрсәтүче ак он тегермәне, йөзләгән мең кирпеч җитештерүче завод һәм башка күп кенә ярдәмче хуҗалыклар һәркайсы табышлы эшләде.

Бик күп эш-гамәлләр район һәм республика күләмендә генә түгел, ил буенча үрнәк итеп күрсәтелде. Татарстанның беренче Президенты, ул вакытта республика сугару министры Минтимер Шәймиев башлангычы белән Куйбышев районы Тельман исемендәге колхозның эш тәҗрибәсе буенча семинар-киңәшмәләр уздырылды.

Ул чагындагы Нурлат районы җитәкчесе Габбас Гиматдинов, хуҗалык тәҗрибәсен өйрәнер өчен, районның барлык җитәкчеләрен җыеп килүен хәтерлим. Игенчелек, терлекчелектә генә түгел, яшелчәчелек, кыскасы, авыл хуҗалыгының барлык тармакларындагы уңай эш тәҗрибәсен тирә-як өлкә һәм республикалардан килеп өйрәнделәр.

Әйткәнемчә, ул безнең якын киңәшчебез, остазыбыз иде. Иске Рәҗәп авылы өчен генә түгел, Спас районы һәм республика күләмендә зур эшләр башкарган шәхес. Андыйларның хәтере мәңгелек. Шуңа да, Галиәхмәт абый Галимов турында китап нәшер итүгә алынган якташларыбызның башлангычын чын күңелдән хуплыйм. Бу эштән аны якыннан белгән кешеләрнең берсе дә читтә калмас дип ышанам.

Камил НУГАЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии