Ирне кадерли белергә кирәк

Гаилә иминлеген саклауда күп нәрсәнең хатын-кыздан торганлыгын аңладым. Бу хатымны, кемнәргәдер уйланырга җирлек тудырыр, кемдер өчен үрнәк булыр дип язарга булдым.

Ирем белән яратышып өйләнештек. 2 ел очрашып йөргәч, бик матур туй үтте, менә 2 улыбыз үсеп килә. Тормыш мәшәкатьләре шул кадәр басып алды, мин инде ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне, мәхәббәтне өйләнешкәнче була һәм уза торган хисләр дип уйлый башлаган идем. Ләкин эгоизм, якыныңны да өйдәге мебель кебек кенә итеп күрү галәмәте икән бу. Өстеңдә бөгәрләнеп беткән халат, чәчең тузгыган, бизәнү әйберләре урамга чыкканда гына кирәк була… Мондый хатынга кемнең күзе иркәләнсен?! Бүгенге хатын-кыз ире өчен түгел, урамга, эшкә барганда гына матурлана, бизәнү әйберләренә үрелә, матур киемнәрен кия… Кем өчен? Чит ирләр өченме? Мин бүген шуны аңладым.

Ирем минем салкынлыгымны тойды, билгеле. Төрлечә сөйләшеп карарга омтылды. Әмма минем үз туксаным туксан булды. Көннәрдән беркөнне, ирем уйламаганда бер сорау бирмәсенме:

– Син мине башкалар янына китәр дип курыкмыйсыңмы, – ди бу.

Мин көлдем генә:

– Китеп кара, балаларыңны күрмәссең…

Ирем сүзне йомды, дәвам итмәде. Әмма минем күңелемә корт керде. Тик әле һаман үзгәрергә кирәклеген аңламыйм, хәзер иремне хыянәттә шикләнә башладым. Шулай яши торгач, үзем сүз башладым:

– Әйт дөресен, гафу итәм, син хыянәт итәсеңме?

– Ә син? – дип сорауга сорау белән җавап кайтарды бу.

– Син дөресен әйтсәң, мин дә әйтермен… – дип хәйләләдем. Әмма үз башыма булып чыкты бу сөйләшү.

– Әйе, хыянәт иткәләдем. Озак түздем, безнең гаилә салкын, синең һәрвакыт вакытың юк, гел нидер җитми, тормыш мәшәкатьтән генә, аны хәл итүдән генә тормый. Яшәргә дә кирәк бит. Син безнең тормышны төссез, тоныкка әйләндердең. Белеп тор, болай барса, безнең киләчәгебез юк… – диде дә ул ишекне ябып чыгып китте.

Озак айный алмыйча катып тордым. Кечкенә улымның, әни, ашыйсы килә, дигән гозере генә айнытып җибәрде. Күз яшьләремне көчкә тыеп, табын кордым. Иремне көтә башладым. Нишләргә, дип баш ватам. Башта мине аның хыянәте чыгырымнан чыгарды. Ничек инде, мин алар өчен барын да эшлим, ә ул…

Бик соң кайтып керде ул. Эчә торган кеше түгел, кызмача иде. Шуңа сүз башлауны урынсыз дип таптым. Берни дәшми, ашарга да чакырмый, барып яттым. Ул кухняда нидер эшләп утырды да, соң гына килеп ятты. Иртән үзем сүз башладым.

– Нишлибез, – димен. – Мин хыянәт белән яши алмыйм. Сиңа гафу юк…

– Ихтыярың. Гаебем булса да, мин үземне гаепле санамыйм, – ди ирем. – Иртәме-соңмы, бу сөйләшү буласы иде. Мин аңа әзерләндем. Ярый үзең башладың. Мин сине яраттым, әле дә яратам, балаларымны да бик яратам. Әмма минем дә кирәкле кеше буласым килә. Синең өчен мин өйдә җансыз предмет кына хәзер. Инде күптән салкын бу гаилә, бу өй. Мин сиңа акча табучы, сиңа кирәкле йомышларны үтәүче хезмәткәр генә. Ә мәхәббәт, ә наз? Кеше кадере генә түгел, ир кадере дә мөһим минем өчен. Сүнеп барган учакны дөрләтү өчен ниләр генә эшләмәдем. Ял итәргә дә барып кайткалыйбыз, гаилә бәйрәмнәре үткәрмәкче булам. Мин романтик, тик минем сюрпризларым гадәти бер көндәлек эш булып кала. Минем хәзер сиңа бүләк тә аласым килми. Кызык түгел. Озаклап эзләп, сиңа кирәкле бүләкне тапкач, шатланып, хыялланып кайтып керәм, уйлыйм, сиңа бүләкне тапшырам да, син куанычыңнан бала-чага кебек үрле-кырлы сикерәсең, минем муеныма асылынасың… Тик бу минем хыял-фантазиям генә булып кала… Кайчагында ир белән хатын спектакль дә уйнарга тиештер. Хәтерлисеңме, бервакыт көтелмәгән акча алып кайттым: зур премия биргәннәр иде. Мин аны кайтып керүгә синең күкрәгеңә кыстырдым. Шунда син ул акчаларны туздырып ташлап, без шул акчалар өстендә бер-беребезне иркәләрбез, дип уйлаган идем. Әмма, кая ул, мин гаепле дә булып чыктым әле. Баксаң, сине фахишә белән чагыштырганмын… Гомер үтеп бара, сөеклем. Уйла… Ә мин син нинди карар кабул итсәң дә риза. Китәргә булса, чыгып китәм. Барын да сезгә калдырам…

Ирем шул сүзләрен әйтеп бетерүгә, миннән җавап та көтми, чыгып китте. Соңарып кайтулар ешайды. Тулай торактан бер бүлмә алганлыгын да белдем. Кайтмый калган көннәре күбәйде. Кайтса да, балалар белән аралаша да, чыгып китә. Мин юкка чыктым. Шунда гына аңладым: мин аны югалтам бит. Тик ул миңа бик кирәк. Мин бит аны, аны гына яратам икән. Ләкин, ул да кеше, аның да хисләре бар, аның белән хисаплашырга, хөрмәт итәргә кирәк. Юкса, шәхси милкемә әйләндермәкче булганмын бит үзен. Үземдә үзгәрергә, аны гафу итәргә көч таптым. Ачылып сөйләшергә тырыштым. Балаларның уңышлары турында тәмләп сөйли идем, гаепләре булса, зарлана башладым… Тәмле сыйлар белән өстәлгә чакырам. Җитди сөйләшү өчен вакыт чамалый башладым. Җаен таптым. Тиздән туган көнем җитә бит. Алдан ук кисәтеп куйдым: туган көнемдә беркая да китмә, дидем.

Балалар белән каршы алдык без аны ул көнне. Ул елмаеп килеп керде. Балалар белән аралашканнан соң, аларның миңа ни бүләк иткәннәре белән кызыксынды. Олы улым аппликация-рәсем ясаган иде, ә кечкенәсе чигеп өлгермәгән яулыгын бирде. Аларның серләрен ирем белә иде инде. Яшерә беләләрмени соң балалар?! Шунда ул да үз бүләген балаларыма тоттырды: «Мәгез, әниегезгә бирегез әле», – диде.

Мин шатланып нәни тартманы ачтым. Ә анда ялтырап торган калын алтын муенса иде. Мин сабыйларча шатланып, көзге каршына йөгереп барып, аны тагып та куйдым.

Елмаеп, аяк астында чәбәләнүче балаларга, бер миңа карап утырган ирем янына килдем дә, бар кыюлыгымны эшкә җигеп, иңенә кулларымны салып, аңа дәштем:

– Рәхмәт, бик матур, зур бүләк. Тик, ачуланма, мин синнән башка бүләк көткән идем…

Ул аптырап калды.

– Ә ниндине?

– Безгә син кирәк. Кайт, бөтенләйгә, тулаемың белән балаларныкы, минеке генә бул. Мин сине яратам. Бер-беребезне гафу итешик…

Ул мине күтәреп алды. Балаларның ничек сөенешкәннәрен белсәгез иде… Яраталар алар әтиләрен. Бу минем гомеремдә иң күңелле туган көнем, иң олы бәйрәм булды. Бүген һәр яңа көнгә сөенеп яшим. Эшкә озатам, балаларны мәктәпкә илтәм. Эшемне алыштырдым, хәзер вакыт күбрәк. Интернеттан эзләп табып нинди генә ризыклар пешермим… Гаиләмне тәмле табын белән, төс-кыяфәтемне карап каршы алам. Белеп торам, ирем бүген ашкынып кайта өенә. Ирексездән мин үзем мәҗбүр иткәнмен бит аны хыянәт итәргә. Әле ярый, аек акыл җиңде. Бер-беребезне аңладык. Тормышыбызны саклап калдык. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт укыйм. Миңа яраткан иремне, балаларымны, матур мәхәббәт бүләк иткәне өчен.

Гөлшат. Казан.

Комментарии