- 15.10.2024
- Автор: Хәмидә ГАРИПОВА
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ел саен, кышка кергәч, «Шифалы су – Ижминводы» санаториенда ял итеп, саф һава сулап, сихәтле минераль сулар эчеп, комплекслы дәвалау курсы үтеп кайтырга гадәтләнгәнмен. Кинәнеп дусларым белән аралашам, әкияти табигать гүзәллеге белән хозурланып, илһамлы иҗат чишмәләремне челтерәтерлек мая туплыйм, кызыклы кешеләр белән танышам. Ничаклы кеше ял итсә, шулчаклы гыйбрәтле язмыш. Сораштыра калсаң, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Башкортстаннан килгән каратут түгәрәк йөзле, башкорт бичәләренә хас кысыграк елтыр кара күзле, килешле генә тулы гәүдәле, уртача буйлы, карап торышка илле яшьләр тирәсендәге, ачык йөзле, чая, сөйкемле сөякле, шаян холыклы Зәлифә (исемнәр үзгәртелде. Авт. Х.Г.) үзен «ирешкән уңышларыннан башы әйләнмәгән, бүгенге көндә йөрәге берәүнең дә тышавына бәйләнмәгән, ирекле бизнесвумен» дип таныштырды. Үзе егәрләп килгән бик кәттә чит ил машинасы җиде миллион сумлык икән. «Уфаның Агыйдел елгасы буендагы урман эченә сыенган байлар бистәсендә өч катлы коттеджымда яшим. Ике ел элек Абхазиянең бик матур яр буендагы гөлбакча уртасында бик шәп вилла булдырдым. Елына берничә мәртәбә шунда барып, Кара диңгездә коенып, дусларым белән кинәнеп күңел ачып кайтам. Шифаханәдә дәвалану срогым тәмамлангач, ахирәткәем Роза белән бер ярын Атлантик океан, икенче ягын Урта диңгез юа торган гаҗәеп матур илгә – Испаниягә очабыз. Җылы диңгез эчендә без яратып ял итә торган әкияти гүзәл утрау бар. Туган көнемне шунда үткәрергә ниятләп торам. Сәяхәт итәргә яратам, Италиядә, Мисырда, Мароккода, Гарәп әмирлекләрендә, Тайландта, Вьетнамда, Кытайда булдым», – дип сөйләгәч, мин аны берәр нефть магнаты яки череп баеган банкир хатыныдыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Зәлифә гап-гади башкорт авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып-үскән икән. «Ун яшемнән сыер савып, көтү кудым, унбер яшемдә камыр басып, ипи пешердем. Олылар кайтышка аш пешереп, өйне җыештырып, ихатадагы күп санлы мал-туарны карап куя идем. Механизатор атай белән умартачы әсәй таңнан төнгәчә колхоз эшеннән кайтып кермәгәнгә күрә, энекәш-сеңелкәшләремне карау минем җилкәгә төште. Безнең тату гаиләдә эшне ирләрнеке, хатын-кызларныкына бүлү юк иде. Беләкләрем ныгыганчы ук, олылар белән бер рәткә басып печән чаптым, энекәшләр белән бергәләп машина-машина утын кисеп ярдык, язын бакча казыдык, җәен бәрәңге төбенә өйдек, чүп утадык, мал азыгы әзерләдек, көзен бәрәңге, чөгендер капчыкларын күтәреп ташыдым. Җәй көне унбишәр көянтә су китерү, мунча ягу, бармак тиреләрем суелып, чи иткә чыкканчы тау чаклы кер уу турында әйтмим дә инде. Олы балага эшнең авыры эләгә. «Эшләп кеше үлми, эшләмәсә, көн күрми», – дип әйтә иде мәрхүм атай. Үзе эшкә батыр булды, әсәй дә кимен куймады. Безне җигелеп тартып көн итәргә, кыю булырга, авырлыклардан куркып калмаска өйрәтеп үстерделәр. Әсәй эшләгән колхоз умарталыгы авылдан шактый еракта куе урман эчендә иде. Эше күп булганда, аеруча бал аерткан чакларда чүнниктә кунып калгалады. Берсендә аю килеп умарталарны аудара, вата, күчләрен тузгыта, кортларын сыта башлаган. Әсәй күп уйлап тормаган, ау мылтыгын алып чыгып, һавага атарга керешкән. «Аюны минем мылтыктагы ядрәләр генә үтерә алмаячагын төгәл беләм. Аны яралый калсам, гомеремә куркыныч янаячагы көн кебек ачык. Бу явыз киек мине ботарлап атса, ятим калган сабыйларым ни күрер, дип курыктым», – дип сөйләде. Чем кара чәчле чибәр әсәебез үзенә үлем куркынычы янаган санаулы сәгатьләр эчендә чал чәчле карчык кыяфәтенә кергән иде. Кайтып кергәч, сәерсенеп, танымыйча тордык. Кече энекәшем Камил ятсынып елап җибәрде.
Сигезенчене тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәр училищесына укырга кердем. Сатучы һөнәрен үзләштердем, намус белән эшләргә, сатып алучыларга ярарга тырыштым. Читтән торып техникумда укып чыккач, товаровед итеп күтәрделәр. Яңа гына эшли башлаган чагым иде. Башкала торагының зур складыннан КамАЗ кузовын тутырып чи чүпрә төяп, кайтырга чыктык. Язгы ташу суы юлыбызны бүлгәнгә күрә, әйләнечтән 200 чакрымны урап узарга туры килде. Төн уртасында гына кайтып кердек. Тауарны иртәгә иртән бушатырга килешеп, тулай торактагы бүлмәмә кайтып аудым. Иртән торышыма мине зур бәла көтә иде. Бер машина чүпрәм озын юлда эреп агып беткәнлеген сизмәгәнмен. Райторг җитәкчесе ОБХССтан белгеч, ревизор, прокуратурадан тикшерүче чакыртты, чыгымнарны исәпләп акт төзеделәр, миңа карата җинаять эше ачтылар. Бу хакта сөйләгәндә Зәлифәнең күзләре яшьләнде. Гасабиланып:
– Алай-болай, растрата өчен төрмәгә утыртып куймадылармы соң үзеңне? – дип сорадым.
– Адвокатым олы яшьтәге мәрхәмәтле кеше булып чыкты. Судта шул яклады. «Матди зыян зур булса да, явызлык белән эшләнмәгән. Кыз малны урлап сатып, акчасын кесәсенә салмаган. Егермесе дә тулмаган туташның язмышын челпәрәмә китермик. Эшләп түләр, атай-әсәйләре беркадәр ярдәм итми калмас», – дип хөкемдарны күндерә белде. Шулай да бер елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм итәргә карар чыгардылар. Хурлыгымнан үкерепләр еладым, әсәй суд залында аңын югалтып егылды. Атай, иске йортыбызны яңартырга хыялланып, төз нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы бура бураткан иде. Шуны сатып җибәрде, тана белән атыбыз минем бурычны капларга, суд чыгымнарын күтәрергә кереп китте.
– Бу хәлләрдән соң сәүдә эшеннән баш тартмадыңмы соң?
– Киресенчә, отыры үҗәтләнеп эшли башладым. Мәскәү сәүдә институтының филиалында укып чыгып, югары белем алдым. Заманалар үзгәргәч, төрле курсларда укып, менеджерлык серләренә төшендем. Үз эшемне ачарга, үзем баш, үзем түш булырга хыялландым.
– Эш дип, гаиләле булу турында онытып җибәрмәдеңме соң? Хатын-кызның төп вазыйфасы – ана булу, балалар тәрбияләп үстерү бит аның.
– 28 яшемдә юллама белән Сочига баргач, шунда ял итәргә килгән зифа буйлы, киң җилкәле, бик чибәр бер диңгезчегә үлеп гашыйк булдым. Сәяхәтләргә һәвәслегем дә шуңа бәйледер әле. Ул ерак илләргә йөк ташучы сәүдә судносында штурман булып хезмәт итә иде. Акчаны мулдан таба, тик тота белми. Әле бер портка төшеп путаналар белән кәеф-сафа коралар, әле икенчесендә рәхәт чигәләр икән, шул хакта рухланып сөйли иде. Ул яшәү ямен мырык булганчы эчеп бәйрәм итүдә, әти-әнисенә, бертуганнарына гына түгел, ботак очы туган-тумачаларына кыйммәтле бүләк-күчтәнәчләр төяп кайтуда күрә иде. Командировкалары кайвакытта ярты елга, хәтта 7-8 айга сузыла, аннан кайткач берничә ай кәеф-сафа корып, тугарылып ял итә. Дөресрәге, эчеп ята. Аның яшәү рәвеше күңелемә һич кенә дә хуш килми. Тик үгетләп кенә үзгәртерлек түгел. Биш-алты ел изалангач, аннан аерылырга булдым, тик өлгерә алмадым. Суднолары һәлакәткә очрап, экипажлары белән харап булдылар. Иремне югалтканнан соң, Сахалин суднолар идарәсе түләгән шактый саллы компенсация һәм иминият компаниясе акчасына үз бизнесымны ачтым. Спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнәм. Эшем шәп бара, керемем зарланырлык түгел. Улым Галәүгә әтисе үлгәндә нибары биш кенә яшь иде. Унберенчене тәмамлагач, әтисе юлыннан Санкт- Петербургка диңгезчелеккә укырга китмәкче иде, тешем-тырнагым белән каршы тордым. Аны төрек-татар лицеенда укытып чыгарган идем, министрлыктагы дусларым ярдәмендә студентлар алмашу программасына эләгеп, Лондон университетына укырга җибәрә алдым. Телләрне шәп белүе, математика, физиканы су урынына эчүе аркасында университетта җиңел укыды, тырышлыгы, үҗәтлеге – үземә, чибәрлеге мәрхүм ирем Киньябулатка охшаган. Хәзер ул аягында нык басып тора. ВУЗда укыта. Өйләнде, ике баласы бар. Елга бер мәртәбә кунакка кайталар. Сагынганда үзем дә барам. Сабыйлар инглиз телле булып үсә инде, шунысы кызганыч. Хатыны инглиз милләтеннән, ә аларда ана теле изге санала. Улыма ачуым чыга, гаиләдә булса да безнеңчә сөйләшергә ярамыймы, дип орышам. Оныкларым янымда булса, татарчага өйрәтер идем лә, андый мөмкинлегем юк шул. Алар белән аралашу өчен, инглиз теле курсларында укыдым. Хәер, бу телне белүем чит илләргә сәяхәтләрем вакытында бик тә ярап куя.
– Чәчәк кебек чагыңда, нибары 34 яшеңдә тол калгансың икән. Уңышлы эшле, иркен тормышлы сөйкемле ханымның кулын сораучы, йөрәген яулаучылар булмадымы соң?
– Булмаган кая! Тик миңа ул хәчтерүшләрнең кирәге бер тиен! Болай мин үз-үземә хуҗа. Ни телим – шуны киям, нәрсә телим – шуны алып ашыйм, кая телим – шунда барам, акчамны ничек телим – шулай туздырам. Уңышлы карьера ясадым, эш хакым әйбәт, торыр җирем җәннәткә тиң, кеше алдында абруем зурдан, иң мөһиме – шәхси ирегем бар. Ирле булам дип берәр пешмәгән әрәмтамакны ашатып, аңа кол булып ятыйммы? Бөтенләй үк ялгыз димәс идем үземне. Якын күреп аралашкан дустым, сердәшем бар. Айга бер мәртәбә очрашып, шуның янында ял итеп кайтсам да күңелем була. Климакс чорына кергән хатын-кызга гормоннар кытлыгын тулыландырып тору өчен кирәк ул очрашулар. Кем булса да мине азгынлыкта гаепләр. Кеше гаиләсен бозмыйм, теләсә кем белән теләсә кайчан җенси бәйләнешкә кермим. Үзем кебек ялгыз кеше белән әллә нигә бер мәртәбә очрашам. Көнкүреш проблемаларын хәл итү өчен, «Бер сәгатькә ир» дигән хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәм. Ватыгын төзәтеп, ямыйсын ямап, казыйсын казып, ялгыйсын ялгап китәләр. Хезмәт хакын бирәсең дә, җаның тыныч. Әнә дустым Рәмзия ничәмә-ничә елдан бирле исерек ире белән җәфа чигә. Аерылса, бизнесын урталай бүләргә, унбиш ел буенча җан тырмашып булдырган байлыгының яртысын күрәләтә юкка чыгарырга туры киләчәк. «Ул исерек дуңгызның саллы гына малы барлыгын белеп алуга, аңа хуҗа булучы бик тиз табылачак. Берәр ушлы чая аферистка аның белән язылышып, Рәмиснең башына җитәчәк. Болай, ичмаса, исерек аталары дөмексә, малы балаларыма калыр», – дип, тешен кысып түзә бичара. Шул да булдымы яшәү? Үзенең имгәк импотент икәнен белми, бер гаепсез хатыныннан көнләшеп, канына тоз сала. Пычрак сүзләрне хатынына яңгыр урынына яудыра, пешергән ризыгын яратмаган булып кылана. Токмачлы аш пешерсә, миңа борщ кирәк, дип дау куптара. Рәмзиянең сәламәтлеген шул хәсис кенә какшатты. Соңгы вакытта кан басымы уйный, йөрәге чәнчеп авырта. Исерек иренең яшь чакта кул күтәрүләре эзсез калмаган, дустымның башы сызлый. Балаларына да көн юк, кунакка килгән кызлары гарьләнеп, елап кайтып китә. Ә минем ирем дә, чирем дә юк. Дүрт ягым – кыйбла. Авырлык килсә, Аллаһтан ярдәм сорап ялварам. Авыр хәлле бәндәләргә, бәлагә таручыларга, ятимнәргә, өйләре янган кешеләргә булышам, мәчеткә сәдака бирәм, елга бер мәртәбә туган нигеземә кайтып, мәрхүм әти-әниләрем, әби-бабаларым рухына багышлап корбан чалдырам, Коръән ашы уздырып, җанымны тынычландырып кайтам, – дип сөйләде ул.
Сүз дә юк, һәркемнең үз язмышы. Зәлифәне тыңлаган көнне күземнән йокы качты. Кызгандым мин аны. «Илаһым, җан тынычлыгымнан, тигезлегемнән, саулык-сәламәтлегемнән аерма, бала хәсрәтләре бирмә!» – дип дога кылгач кына, беркадәр адәм рәтенә килдем.
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан – Ижевка
Комментарии