- 03.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ирем белән без коллегалар, бергә эшләдек. Күзгә ташланып торган күңелле егет түгел иде ул. Тыйнак. Аралашучан түгел. Әмма аның ягымлы мөнәсәбәтенә эредем. Мин үзем дә чәчрәп чыга торган кычыткан чыпчыгы түгелмен бит, артык тыйнаклыкка өйрәнгән. Дөрес дус кызларым арасында безнең дуслыкны өнәп бетермәүчеләр дә бар иде. Көнләшәләр, дип әйтә алмыйм. Алар булачак иремне яратмады. Аның холкын, сөйләшүен, һәр тиен өчен чукынырга әзер торуын әйтәләр, аның белән тормыш җиңел булмас, диләр. Мин бар да җайланыр, сакчыллык тормыш итәргә бик кирәк, дип уйладым. Гәрчә, аның миңа бүләк ителгән чәчәкләре дә булмады. Таксиларга утыру юк, автобуста билетны һәркем үзе ала, бу гаҗәп тоелса да, игътибарга алмадым, кешегә сөйләмәдем, сер бирмәдем. Юкса, көләрләр дип курыктым.
Гомумән, гаҗәпләнерлек, кешегә сөйләргә оят нәрсәләр шактый иде. Шунда ук нәтиҗә ясыйсы булгандыр. Ләкин минем гаиләле, балалар үстерәсем килде. Матур гаилә турында хыялландым. Минем кебек тыйнак кызларга егетләр дә артык игътибар бирми бит.
Шулай бер вакыт аның башкалар алдында сөйләгәнен ишетеп алдым. Бу ялда әтисенең туган көне булган. Шул нисбәттән кибетләргә чыкканнар. Шунда егетләр-кызлар, ни алдыгыз, ни бүләк иттегез, дип кызыксынып сорап куйдылар. Беләләр бит инде аның һәр тиенгә табынганын. Шундый кеше әтисенә, бәлкем, юмарттыр. Шунда минем сөйгәнем берни булмагандай әйтеп куйды:
– Обой. Залга обойны алыштырырга булдык...
– Мин күзләремне аска төшердем. Шунда дус кызларымның миңа кызганып караганнарын тойдым. Нишлисең син, ялгышасың, нинди кешегә тормышка чыгарга җыенасың, дия кебек иде аларның күз карашлары. Хәер алар аны гел әйтәләр бит инде.
Шунда егетләрнең берсе аптырап сорап куйды:
– Ничек инде обой? Бәлкем әтиеңнең ниндидер үзенә генә кирәкле берәр бүләк аласы килгәндер. Обой бит ул фатирга. Ул башка...
Янәшәдәгеләрнең күз карашлары да, аңламаулары да аптыратмады минем булачак иремне. Ул бу әйберне аңлый торган яссылыктан, дөньядан түгел шул.
– Ул обойны барыбер аласы бит. Әтинең туган көненә алдык менә. Сөенде ул. Телевизорыбыз иске иде, быел әнинең туган көненә яңа телевизор алдык. Без гел шулай...
Сөенде ди. Мине аптыратты бу әлбәттә. Әмма сер бирмәдем. Үткәреп җибәрергә тырыштым. Ул кесәсендәге акчаның да тиененә кадәр исәпләп, белеп тора торган «бухгалтер» бит. Ә мин исә кесәмдә ничә сум барлыгын да белмим. Чутлаганым юк. Бу начар гадәт, аның белән яшәсәк, бар да исәпле, төгәл булыр, дип үземне юаттым, акладым да әле.
Шулай аралаша торгач, эш туйга барып җитте. Аралашу дип, без күбрәк эштә генә аралаштык инде. Эштән иртәрәк китә алсак, паркка чыга идек. Берничә тапкыр кинога кердек. Аларга билетны алган иде. Һәм икебез ике якка кайтып китәбез. Мине озатып кую булмады. Үз автобусыма утырта да, үз тукталышына китә.
Туйны аракысыз үткәрәбез, диде ул. Бу дини мәҗлес түгел. Ул үзе диннән ерак.
Никах мәҗлесе минем туган авылымда, әти-әнием ярдәме белән зурлап үткәрелде. Ә туйны ирем янындагы мәктәп ашханәсендә үткәрдек. Табында дөрестән дә спиртлы эчемлекләр юк, икешәр литрлы сок һәм сулы шешәләр. Яшелчә, җиләк-җимеш... Ашарга юк, дип әйтеп булмый үзе. Әмма күңелле кешеләр буларак, минем дусларым туй мәҗлесен онытылмаслык итеп үткәрештеләр. Тамада да кирәк булмады, чөнки иремнең тамада-артистларга өстәмә акча түлисе килмәде. Коллегаларым алып барды туйны.
Мин үзем туйның аракысыз булуына сөендем генә, әмма аның дини сәбәбе булмавын яхшы беләм, бу бары саранлыктан гына икәнен аңлап, күңелемдә борчу барлыкка килде.
Инде ике улыбыз үсеп килә. Элеккеге эшебездән күптән киттек. Ләкин ул коллегаларыбыз үзара аралашсалар да, безне аралашырга дәшәргә атлыгып тормыйлар. Моңа ирем, аның карунлыгы сәбәпче икәнен аңлыйм. Үземнең дә бик күренәсем килми, жәлләүләрен теләмим.
Балаларымның әтиләренә мөнәсәбәте ничек, дисәгез, берничек тә түгел. Алар да акча корты булып үсеп киләләр. Бу аларның генетикасыннан килә торгандыр. Теге чакта обой бүләк ителгән әти-әнисен жәлләгән идек, алар өчен бу гадәти хәл икән бит. Әти-әнисе дә, иремнең абыйсы да һәр тиен өчен җаннарын бирергә әзер. Килендәшем белән бу темага күп аралашам, ул да бәргәләнә. Безнең әниләребез риясыз ярдәм итеп тора, ә менә ирем ягындагылар аптырата. Иремнең авылда әбисе яши. Анда да кайткалыйбыз. Әби безгә күчтәнәчкә йомырка бирә, әмма аны сатып алабыз. Күчтәнәч... кибет бәясеннән. Иремнең ай-ваена да карамастан, мин алып кайтырга күчтәнәчләрне сумкага мулдан тутырам үзе, бездән калмасын, дим, акча сорамыйм.
Мәктәптә дә кызарырга туры килгәли бу саранлык аркасында. Балалар яхшы укый. Олимпиадаларда катнашалар. Арада түләүлеләре дә бар. Бервакыт 300 сум өчен олы тавыш чыкты. Ирем укытучыларына барып җәнҗал куптарды. Бирдертмәде улыбызга шул 300 сумны. Улым елады. Аңа яшьтәшләре арасында ничек булгандыр, аңлыйм.
Акча минем кулда түгел, эшләп торсам да, ирем үзенекен генә түгел, минем дә кесәдә ничә тиен барлыгын исәпләп, хисап таләп итеп тора. Гәрчә, мин акчаны аннан ким эшләмәсәм дә. Безнең фатир балконына аяк баса торган түгел. Ирем кибеттән алып кайткан чекларны пачкалап җыеп, төргәккә төреп бара. Нишләтәсең бу кәгазьләрне, дим, кирәге чыга аның, ди.
Бәхетлеме мин шундый кеше белән язмышымны бәйләп?! Юк. Ләкин өйләнешер алдыннан язмыш юлдашыңа игътибарлы, аның гамәлләрен анализларга да, һәм нинди мохитта, кем тәрбиясендә булганын да аңларга кирәк икән. Чукрак һәм сукыр булмаска! Ә мин ялгыштым. Шулай гомеремне зар елатып язмышымны сүтәм. Кая барырга, нишләргә? Белмим.
Ландыш. Чаллы шәһәре
Комментарии