- 26.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
– Синме бу, Хәдичә? Ничә еллар күргән юк. Син дә ял итәргә килгәнсең икән. Ничек яшәп ятасың? Әйдә, утырып ял итеп ал. Яшь чактагы кебек серләшеп алыйк әле бер. Кемнедер көтәсең ахыры, вакыт сөйләшкәндә тиз үтә ул.
– Нихәл, Мәдинә, шөкер генә әле. Бер күрешү үзе бер гомер диләр шул, әйеме? Авылның ике башында гына яшәсәк тә, шифаханәгә килеп күрешмәсәк, башка вакытта хәл белешеп сөйләшергә вакыт табып булмый. Әллә вакыт тиз чаба, әллә үзебез җитешмибез. Хәлләр шушы көйдән начар булмаса, бик шөкер дип яши торган чакка җиттек бит, Мәдинә. Хәзер картым белән бар җиргә дә парлап йөрибез. Яшь чактагы кебек аеры-чөере йөргән юк. Рәхәткә чыктык. Әле үзе ванналар бүлмәсенә тозлы диңгез суында ятып чыгам дип, кереп киткән иде...
– Шушы Азнакай шифаханәсенә килеп, сәламәтлеккә кинәнеп китәргә дип килдем әле. Монда бит бар нәрсә дә бар, әллә ничә дәва алып була икән. Сызлаган аяк-кулларга парафины, ләме бик көчле диләр. Пелоид дип атыйлар икән аны, истә калдырырлык та түгел. Сукыр тавыкка бар да бодай диләрме әле... Безгә ләм – ләм инде. Шуны сылап ятканнан соң, торып душта юынганда үзе белән бар сызлауларны алып төшеп китә икән шул ләм дигәннәре. Кул-аяк сызлауны онытып кайтып китәсең, ди монда дәвалаучы кызлар. Уннан артык чирдән дәваланып була торган төрле процедуралар язды табиб, йөреп кенә бетер.
– Без дә килеп дәваланып китәргә булдык әле. Моңарчы өч елга бер, биш елга бер генә бара идек, вакытын да, юлламасын да тиз генә юнәтеп булмый бит әле аның. Синең кебек, үз өебез белән яшибез бит, беләсең. Мал-туар да тоткан булабыз әле, асрарга көч барында.
– Бик теләсәң табып булыр иде ул юллама дигәннәрен дә. Бирмәсәләр, сатып та алыр идең. Бар нәрсә сатыла-алына торган замана хәзер. Аның пенсия акчасы гына санаулы. Чыгып китим дисәң, абзарында кош-корты, кәҗәсен калдырып китәр кешесе кирәк. Күршеләр дә бик алып калабыз дип тормыйлар. Заманы безнең яшь чактагы кебек түгел хәзер. Әллә ялкауланды авыл халкы, әллә җаваплылыктан курка.
– Моңа кадәр без Чалпы авылындагы шифаханәгә барган идек. Ошады, бик тыныч урында. Аннан алда Лениногорск шифаханәсендә булдык. Анысы күл буенда, бик матур урында. Оҗмах инде менә. Моннан соң Баулыга барырбыз дип торабыз. Аны да бик мактыйлар...
– Сез гел йөреп кенә торасыз икән. Акчагыз күптер шул. Эшләгәндә зур акчалар алып эшләгәч, пенсиягә чыккач, иркен тотарга дип, банкка акча салып баргансыздыр.
– Җыйган ди сиңа... Картым шофер булып колхозда эшләде, беләсең, фермада үзем бозаулар карадым. Мин бозаулар караганда син сыер сава идең. Хәтерләмисеңмени?
– Шулаен шулай да, каян елына берничә ял йортына барырлык акча табасыз соң? Балаларыгыз булышадыр, Казанда зур урында эшлиләр кебек.
– Әйе, булышкан ди сиңа, сөйләп тә куйдың сүз, хәзерге балаларның үзләреннән артмый. Зур урындагыларның акча чыгымы да зур була икән аның. Йә Дубайга, йә Тайландка, йә төрекләр иленә ял итеп кайтабыз, диләр дә очалар, ял итеп кайтабыз, диләр дә очлар. Нинди авыр эштер инде аларның шул кадәр тиз арырлык? Кайтып үзебездән сорап алып китәләр әле. Сезнең «заначкагыз» булмый калмас, икәүләп пенсия алып ятасыз, диләр.
– Башваткыч сүзләр сөйләп, кыз чагында да баш катыра идең... Акча сугу машинагыз юктыр бит? Синең картың бар яктан булган кеше диләр, ясар да... Ничек акча җиткермәк кирәк барысына да. Бар әйбер көн дә кыйммәтләнеп барганда?
– Нәрсәсе «башваткыч» булсын инде? Картның үз мәшәкате... Барысы да гап-гади. Иртән күзне ачу белән Мәскәүдә югарыда утырганнарга рәхмәт әйтәм. Шулай без пенсионерларны рәхәткә чыгарганыгыз өчен, мәңге рәхәт яшәгез, дим. «Сез шулай кайгыртмасагыз, ничек елына икешәр тапкыр шифаханәгә картым белән бергәләшеп барып, сырхаулардан арыныр идек», – дим. Ышанасыңмы, файдасы бик тия. Гел вакытында пенсия акчасы җибәреп торалар.
– Ул мәрхәмәтле кешеләр Мәскәүдән үк торып сезне генә ничек акча белән кинәндерә башладылар соң?
– Сине кинәндермәделәрмени? Телевизордан бөтен Русия пенсионерларының күңеленә хуш килерлек итеп әйтте лә берсе зур трибунага чыгып, тыңламадыңмыни? Силуанов фамилияле кеше ул. Менә шул матур итеп: «Сезгә картлык көнегездә рәхәтләнеп дөньяның төрле кыйтгаларына барырга мөмкинлек булсын өчен, пенсиягезгә бер мең сум өстим, акчага интекмәгез, санаторийларга барыгыз, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, кинәнегез дөнья рәхәтенә, кадерле ветераннарыбыз, без сезгә бурычлы. Менә шушы сезгә бурычыбызны кайтару булыр!» – диде, рәхмәт төшкере. Шуннан бирле без картым белән елына ике тапкыр санаторийларда йөреп, сәламәтлегебезне ныгыта башладык. Сәламәтлегебез шул кадәр ныгыды, тәнебез яшьләрнеке кебек булды. Авыртулар бетте. Аяк-куллар гел хәрәкәттә. Бию көе куйсалар, биеп китәргә генә торалар. Әле үзем куркып та куям. Картым гел яшәреп китеп, яшьрәкләргә күз ташлый башламаса ярар иде дим. Шуңа да гел күз уңында тотарга тырышам үзен. Дәвалану бүлмәләренә кереп киткәндә күз белән озатып калам, чыкканда елмаеп, ачык йөзем белән каршы алам. Белмәссең... анда да чибәр кызлар эшли. Әнә үзе дә кабинеттан чыгып килә, озын гомерле булыр...
– Шулай шул, югары кәнәфидә яхшы кешеләр утырганда пенсионерларга да яшәү җиңел, Хәдичә. Ә мин, җүләр, белми йөргәнмен. Болай булгач, боерган булса, мин дә иртән иртүк, намазлык өстендә үк рәхмәтләр әйтеп, кешене сайлап кына түгел, барыбызга да тигез итеп, акчага кинәндерегез югарыда утыручы башлыкларыбыз, дип, теләк теләргә тотынам. Бәлки, минем гозерем, ялваруларым барып җитәр дә, сезнең кебек мин дә елына ике үк булмаса да, өч елга бер шушы шифаханәгә килеп, гомер буе фермада сыер сауганда каткан кул-аяк буыннарын кайнар ләм эчендә дәваларга йөри башларга насыйп булыр. Бик нык теләгәндә теләк юш килә ди бит ул. Кем белә? Рәхмәт инде, Хәдичә, сиңа, кешегә ярдәмле икәнеңне белә идем. Гел үзгәрмисең, шул килеш! Яхшылык югалмас, җир өстендә ятмас, диләр. Иткән яхшылыгың меңе белән үзеңә кайтсын! Шулай санаторийларда, очрашып торырга язсын!
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре
Комментарии