Эчкәндә әйбәт иде...

Эчкәндә әйбәт иде...

Минем ирем дуслары белән еш кына җыелышып утырырга, бәйрәм итәргә ашкынып тора иде. Аннан салмыш кайта. Дуслары да безгә еш килә. Мин каршы килмәдем. Ләкин бу кунак уйнаулар артык ешаеп китә башлады. Мин инде иремнең аракыга тартылуын сизәм. Борчылам – алкоголизмга бирелеп китмәгәе, дим. Аларның нәселендә эчәргә яратучылар бар. Әтисе айнымый эчә, абыйсы да шундый. Хатыннары интегә. Әнисе минем ирем өчен дә борчыла. Ул да бозылып китмәгәе, ди. 
Иремнең холкы начар түгел. Салгач, тагын да юмартланып, күңеле киңәеп китә, кәефе күтәрелә аның. Ике улыбыз бар. Алар белән дә уйный. Балалар да көтеп ала, яраталар әтиләрен. Эчә, бозыла, дип борчылырлык дәрәҗәдә түгел иде әле ул. Ләкин мин аның эчүенә борчыла идем. Бу хакта аның белән күп сөйләштем. Ташла, әтиең, абыең күз алдында: ни үзләренә – ни якыннарына тормышлары юк. Әниең, абыеңның хатыны зар елый. Балалары рәхәт күрми. Ташла бу гадәтеңне, дия торгач, уйлана башлады ул. Тора-бара эчә торган дусларыннан да аерылды. Өйдә аракыга урын калмады. Ләкин шуның белән бергә аның характеры да үзгәрде. Юкка барга борынын җыеручы бәйләнчеккә әйләнде ул. Балаларга да эләгә, миңа да. Акча корты ул хәзер. Кибеттән берәр яңа әйбер аласы булса, нигә ул, ансыз да яшәп була, дигән бәхәс. Кием-салым, балаларга кирәк-яраклар сатып алу өчен олы тавыш чыга. Малайлар бит, әле кечкенәләр, уенчыкларга да кызыгалар. Кая ул, бу хакта әйтергә дә ярамый. Телефон сорыйлар. Яшьтәшләрендә бар бит. Үз әнием дә бу хәлгә борчыла. Телефонны балаларыбызның туган көннәренә ул бүләк итте. 
Балалар әтиләреннән читләшеп бара. Бу хакта әйтеп карыйм, әмма ирем белән сөйләшү бик авыр хәзер. Ничек кеше шулай үзгәрә ала икән, дип аптырыйм. Бөтенләй икенче кеше ул хәзер. Аның өчен теге ярамый, бу ярамый. Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйли, укый, аннан безнең башыбызны катыра. Балаларның да, минем дә үзебез теләгәнне ашыйсы килә, ә ул бу зыянлы, монысы ярамый, дип тыя. Мәсәлән, балаларыбыз геркулесны бөтенләй ашамый. Яратмагач, нишләтәсең. Ә ул орыша-орыша ашарга мәҗбүр итә. Шул чакта балаларның күзләрендәге яшьне күреп, йөрәгем өзгәләнә. Балалар үсәр, буйга җитәр, әтиләренә хөрмәт, дигән нәрсә калырмы икән?! Сәламәт яшәү рәвеше дип лаф кына ора ул. Балалар белән шөгыльләнү бөтенләй юк. Бар да минем өстә. Спортзалларга, спорт түгәрәкләренә йөртсә... Урамга, паркларга алып чыкса, аларны уйнатса, чаңгыда, велосипедта йөрсәләр... Үзе диваннан, телевизордан аерылмый бит.
Иремә шул хакта әйтеп карыйм... Ул бит өйләнешкәндә дә андый түгел иде, салгалап йөргәндә дә башка булды. Ни үзгәрде? Ник болай? Психикасы дөрес түгел, димәк. Әйткәнне бөтенләй кабул итә алмый. Әллә мәчеткә барып карыйсыңмы, дим. Бәлкем дин белән танышса, аңлар иде...
Мин инде элеккеге аракылы тормышны сагынам. Ул егылып эчми иде бит. Гәрчә аның да, упкынга илтә торган юл икәнен аңлыйм. Миңа нишләргә соң? Кырыйдан караганда без бик бәхетле кебек күренәбездер. Мине рәхәтенә чыдый алмый, диючеләр дә булыр. Ирең, эчми, тартмый, вакытында өйдә була, диярләр. Шулай, әмма аның характеры бернинди кысаларга да туры килми. Ул эгоист. Үзе турында гына уйлый. Башкаларның да фикере булырга мөмкин, дип уйлау юк. Аныкы гына дөрес. Мөгаен үз вакытында эчелгән алкоголь аның психикасында эз калдыргандыр. 
Мин инде балаларыбызның да психикасы бозылмасын өчен аерылу турында да уйлыйм. Киләчәк тормышымны аның белән бергә күз алдына китерә алмыйм. Аңа психологларга мөрәҗәгать итеп карыйк, дигән идем дә, сүгеп ташлады. «Мин псих түгел, үзең бар, сиңа кирәк психолог», – дип кенә җаваплады. 
Аның нәселеннәндер инде бу. Түзгән кайнанама рәхмәт. Ул бик әйбәт кеше. Мине бик аңлый, бик кызгана. Әмма аның үз тормышы чын тәмуг. Ире эчкәндә бер төрле җүләр, айныса икенче төрле – тагын да җүләррәк. Бик аз вакытка гына айнып тора, әмма шул чакта аннан да бөек, акыллы, булган кеше юк. Бар да чүп. Кайнанага кул да күтәрә. Моны белеп, аптырап калганымны күргәч, «Нишли алам соң? Кая барыйм? Картлыкка җиттек, бу фатирны бүлеп буламы? Ул моңа ирек бирерме? Ире эчүче, кыерсытылып яшәүче мин генә түгел. Кемгә кем ярдәм итә? Яшьлегем дә, картлыгым да бәхетсез үтте. Улларым күреп үсәләр, гыйбрәт алырлар, дип өметләнгән идем. Юк, алар да әтиләренә охшап туган булып чыкты. Кызым, сине бик аңлыйм. Түз инде. Хатын-кызның бу тормышта вазыйфасы түзем, сабыр булу. Минем кайнанам да шулай яшәгән. Бик килешеп яшәдек үзе белән. Сагынам. Ул бер таяныч иде. Шул кайнанамнардан калган фатирда яшибез бит һаман. Әтиләренә – кайнатама да берни кирәк булмады. Аракы колы булды», – диде ул. 
Кайнанамны кызганам, әмма мин түзеп яшәргә теләмим. Балаларыбызның да, үземнең дә бәхетле булуыбызны телим. Ул ирем белән бергә булса бик яхшы, әгәр аңламый, шушы тиранлык холкын үзгәртми икән, мин түзеп тора алмам. Әнием район үзәгендә үз йорты белән яши. Йорты иркен. Үзем укытучы. Эш табылыр. Мөгаен шунда кайтып китәрбез. 
Мин «Безнең гәҗит»не көтеп алам. Бәлкем ирем дә укыр, үзен таныр, уйланыр. Үзе белән сөйләшә алмагач, бәлкем гәҗит аша барып чыгар аңлашу. Аңа да бәхетле тормыш кадерледер. Ә инде тормышым үзгәрсә, уртак тормышыбыз барып чыкмаса, тагын язармын. Газетага язуым, күңелемне бушату булса, киңәшләргә дә өметем бар. Нишләргә? Миңа берәр киңәш бирә алучы юкмы? 
Әлфия. Казан
 

Комментарии