Эш күрсәткән ирне ил онытмас

Эш күрсәткән ирне ил онытмас

(Индус Мәрданшинның якты рухына багышлыйм)

Сарман районы, Җәлил бистәсендә 1981нче елның май аенда юл башын башлап җибәргән «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсенә быел 35 ел булды. Индус Мәрданшин 33 ел буе бу берләшмәнең җитәкчесе иде. Ул «СССР Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәре» исемен алган отставкадагы подполковник, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы иде. Берләшмә оешуның беренче көннәре турында ул болай дип искә алган:

– Башлангыч чорыбызда Әлмәт Язучылары берлеге әгъзалары Әдип Маликов, Клара Булатова безгә бик зур ярдәм иттеләр, киңәш-табышлары белән уртаклаштылар.

Кешеләрне яратучы оптимист рухлы, шигъри җанлы бу җитәкче 33 ел буена күпме талантларны үз янына җыйган.

Җаның әдәбиятка мәхәббәттән, күңелең шигъри хисләрдән тулып ташыса, кешеләргә әйтер сүзең булса – боларның барысын да бер йөрәктә «йозакта» тотып буламы? Менә шундый кешеләр өчен бу берләшмәне оештырып җибәргән җитәкчегә бүгенге көндә күпләр рәхмәтледер. Шушы еллар эчендә иҗатташ дусларыбызның күпме китаплары нәшер ителде. Җитәкчебез үзе дә унга якын китап авторы, күп шигырьләре көйгә салынган. Әдәби-иҗат берләшмәсе иҗатчыларының шигырьләре, язмалары аерым җыентыклар булып дөнья күргән «Җәлил чаткылары», «Чаткылардан кабынган ялкын», «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Җилләр җилкәне» һәм башка китаплар. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан «Рухият» нәшрияты чыгарган «Илһам чишмәләре» китабында да «Җәлил чаткылары» әгъзаларының иҗат җимешләре урын алган. Китаплар чыгаруда «Җәлилнефть» идарәсе һәрдаим үзенең ярдәмен күрсәтә.

Оста оештыручы, ялкынланып, янып яшәүче Индус Мәрданшин 2014нче елның июль аенда безне мәңгелеккә калдырып китте. Аның юклыгына һаман күңел ышанмый. Ләкин чынбарлык… ачы хакыйкать, югалтулар… үкенечләр, вакытында әйтелми калган сүзләр…

Яшәвенең соңгы елына чыккач, Индус Мәрданшинның сәламәтлеге какшап китте, больницада ятарга туры килде. Янына килгән саен, хәле хәл булса да, һаман безне шаярта, үзебезне күбрәк сөйләтә иде. Көннәрдән бер көнне газета битләрендә аның «Йөрмә янымда» шигырен укып сискәнеп киттем. Әллә үлем ачысы үзен шулай алдан сиздереп куярга уйладымы икән? Менә бит ул ничек язган:

Әҗәлем йөри тирәмдә,

Алырга теләп өнне.

Соңгы сәгате җитте, дип,

Котырта миңа җенне.

Шул җене сырхау иткәндер,

Хастаханәдә яттым.

Сөенмәсен әле Әҗәл,

Кулыма каләм тоттым!

Ашыкмачы, и Газраил,

Ирек бир хисләремә.

Ябынырга иртәрәктер

Кәфенне өсләремә.

Һәрбер чир дә соңгы түгел,

Йөрмә янымда, Әҗәл!

Котыртма шайтаннарыңны,

Яшәргә тап бер әмәл!

Әле оныкчыкларымның

Үскәнен күрәсе бар.

Кертми тор мине табутка,

Анда миңа дөнья тар…

Кызганыч, «Һәркемнең дә була үз көзе» дип аталган соңгы китабын кулларына алып, сөенү шатлыгын татый алмады… вафатыннан соң чыкты.

«Җәлил чаткылары»нда хәзер яңа җитәкче – Рәис Кәлимуллин – Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре. «Халыкка хезмәт күрсәтү» ҖЧҖдә идарәче булып эшли. «Яшендәй яшьнәп яшик» дигән шигырьләр китабы авторы.

Язмамны үземнең шигырьдән өзек белән тәмамлыйм:

…Яшәвеңә мәгънә салып,

Яшәсәң икән дөньяда…

Яшәргә кирәк дөньяда.

Остазыбыз нәкъ шулай яшәвенә мәгънә салып яшәде, иҗат итте. Шагыйрь үзе үлсә дә, шигырьләре калды. Ә шигырьләр яши, алар һәрчак халык күңелендә.

Әлфия НОГМАНОВА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии