- 18.02.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №02 (февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Мин аның белән кайчан ничек, кайда танышканымны хәтерләмим. Һөнәри үзенчәлек нәтиҗәсе: танышулар, аралашу даирәсе зур. Әмма сирәкләр белән дуслашып, якынаеп китәсең һәм дуслык дәвамлыга әйләнә. Бу инде үзе үк әлеге шәхеснең яхшы кеше булуын шәрехли. Хәер, бүгенге сүзем таныштырасы шәхеснең кешелек сыйфатлары турында түгел: ул үрнәк – туганнарына, якыннарына бер терәк булып яши. Сүз аның иҗаты турында. Аның белән таныштырып та торасы түгел кебек. Виртуоз баянчы, популярлашып килүче композитор, инде менә җырчы да. Бу Нияз Сафиуллин. Әлеге уникаль шәхеснең Казанда концертлары булырга тора. Форсаттан файдаланып аның белән газетабызда сөйләшеп алырга ниятләдек.
– Нияз син бик оста баянчы, композитор. Бүген инде җырчы да. Кайсысы сиңа якынрак, кайсысында уңышлырак эшлисең, монысы әңгәмә ахырында аңлашылыр. Бүгенге Нияз Сафиуллин ничек формалашкан икән? Ничек сәхнәгә менде, әти-әни мәҗбүр иттеме?
– Мәҗбүрилек булмагандыр, мин инде 4 яшьтә гармунда уйнап авыл сәхнәсендә җырлаганмын. Әтиемнең ат чабышында җиңеп алган гармуны бар иде, баштан Саратовский, аннан хромка. Шуны сүтеп, ватып бетергәнмен. Барыбер өйрәнгәнмен.
– Сүз әйтмәгәннәрме, ватканыңны карап торганнармы?
– Ул универсаль уенчык булгандыр инде: көй дә уйнаганмын, аннан болай да уйнаганмын. Машина итеп тартып йөргәнмендер... (көлә). Шул гармунда авыл сәхнәсенә чыкканмын инде.
– Әтиләрең ял иткәндә, аның танышлары сорыйлар идеме, улым әйдә уйна әле, дип...
– Булды андый хәлләр. Хәтта авыл яшьләре дә чишмә буйларына җыелышалар, әти-әнидән рөхсәт сорап, мине алып китәләр иде, кол кебек (көлә), үземнән сорап та тормыйлар иде... 10 яшьтән шулай зурлар арасында йөрдем, кышын суык. Тегеләргә рәхәт, аларның мәхәббәт... ә мин кайчан кайтам инде, дип туңып утырам. Шул егет-кызларга, нишләп йөриләр инде бу суыкта, дип аптырый идем (көлә). Шулай өйрәндем гармунда уйнарга. Элек туйлар күбрәк кыш көне була торган иде бит.
Алтынчы класстан бездән 55 км ераклыктагы Баулы сәнгать мәктәбенә берүзем йөреп 5 ел укыдым. 6нчысы хәзерлек курслары.
Элек автобус көн саен йөрде. Аннан атнага өч кенә калды. Дәресләрнең атна арасына туры килгәнендә әти илтә алмаганда, «абый утырт әле»гә утырып йөрдем. Дөрес, мине башта мәҗбүр иттеләр. Музыкаль сәләтне күргәннәрдер. Аннан үзем аңлап йөрдем. Җиңел булмады анда уку. Хәзер булса бармас та идем.
– Мәсәлән балаңны шулай йөртер идеңме?
– Белмим... телефон да юк. Уйлап кара... Мин авыл малае. Автовокзалдан төшкәч тә 6нчы мәктәп малайлары синнән акча кыса. Мин шуларны кичеп, исән калдым (көлә).
9нчы класстан соң мине Әлмәт музыка көллиятенә җибәрәбез, диләр. Бөтенесе Казанга җыена бит. Әтиләрне үгетли-үгетли авылда калдым. 11не тәмамлаганнан соң, якташыбыз Вил Усманов ярдәме белән Казанга киттем. Казан педагогика университетының музыка факультетына укырга кердем.
– Балачакта ук кыенлыкларны җиңәргә булышкан чирканчык, үҗәтлек, бүгенге сәхнәдәге авырлыкларны җиңәргә булышамы? Кул селтисе дә, китәсе, дип уйлаганың юкмы?
– Мин бик тырыш, нык кеше. Конкуренция көчле. Гаделсезлекләр җитәрлек, ләкин бу тормыш минеке. Җиңел булмаса да.
– Бүген артистлар тирәсендә гайбәт тә күбәйде. Кайда ял иткән, нинди машинада йөри... бернинди хезмәт куймый балда-майда гына йөзә, кебек килеп чыга.
– Белмим... ул балда-майда йөзәр өчен җиде кат тирең чыкканчы эшләргә кирәк бит әле. Мәсәлән бер җырны репертуарга кертү 80–100 мең сум. Тамашачы уйлый, менә килдем дә, концерт куйдым да, акча эшләп киттем... Ул концерттан җыелган акчадан 15–20 процент үзеңә калса, мин бәхетле. Арендага, артистларга, юлына түләргә... Җиңел акча түгел ул. Сиңа калган ун мең сум белән әллә кая китеп булмый.
– Сиңа кайчан шалтыратма – һәрвакыт юлда, концертта... Болай барса, өйдәгеләр куып чыгармасмы икән?
– (Көлә). Пока кумыйлар. Чөнки эшем шул. Бар эшләгәнем, керемем концертлар, банкетлардан. Артист булырга теләүчеләр белеп торсын, сәхнәдә җиңел акча көтеп тормый...
– Мин сәхнәгә күчмәкче идем, булмады инде...
– Син эшләгәнне эшләгәнсең инде, Илфат абый (көлә).
– Бүгенге сәхнә белән минем чордагы сәхнә аерыла. Элек профессионаллар һәм үзешчән сәнгать бар иде. Ә бүген бар да профессиональ... Шулай да бүген күпме кирәк соң популяр йолдыз булыр өчен. Кайберәүләрнең үз-үзләрен йолдыз дип атаулары – йолдыз түгел. Тамашачының концертларыңа ташкын булып агылуы, сине йолдызга аларның санаулары кирәк бит. Ә кайберәүләр, җырлый беләмме, дип уйламый, үзен куя. Аның өчен махсус шартлар, таләпләр... Бу үз бәяңне белүдер, үзеңне куя белүдер инде. Син бәяңне беләсеңме?
– Халык артисты исемен йөртеп кенә, халыкныкы булып булмый ул. Артист гади халык өчен эшләргә тиеш. Эреләнү, әллә кемлек... Карточкага төшәргә дә, минем вакытым юк, дип кенә җибәрәләр.
– Кайберәүләрнең сак хезмәте дә бар бит...
– Белмим инде, кемнән сакланалар икән ул йолдызлар... Халыктан саклыйлар булып чыга түгелме?
– Сиңа да сак хезмәте кирәк түгелме?
– Юк, мин үземне үзем саклый алам (көлә).
– Син бүген күпкырлы артист итеп күрсәттең үзеңне. Кем әйткәндәй, «Үзем чәчәм, үзем урам, үзем җилгәрәм, үзем төяп тә җибәрәм»... Сиңа рәхәт бит инде. Җыр сатып аласың юк, әле көен генә түгел, сүзләрен дә үзең иҗат итәсең...
– Әйттем бит, бер җыр 80 – 100 мең сум дип. Аранжировка, веб вокаль, тавыш яздырасы...
– Бер концертта ничә җыр башкарасың... репертуарың ничә сумлык, дип кызыксынам...
– Бер концертта бишәрдән 3 тапкыр чыгам, 15 җыр башкарам. 80 мең сумнан алсаң миллион 200 мең сумнан арта инде бер концерт репертуары. Аны гел яңартып торасы... Хәзер инде минем репертуарымда 3 миллион сумлык җыр бар...
– Әгәр шул җырларны композиторлардан сатып алсаң...
– Сатып алсаң, аңа тагын 20 – 100 мең сум өстәргә. Хәзер композиторлардан шундый бәягә алалар җырларны.
– Син ничә сумга сатасың?
– Мин бушлай сатам. Чөнки кешегә җыр сата алмыйм әле. Бәлкем кирәктер ул. Менә бу шимбәгә туган көнгә барам. Мин аңа ничек 50 – 100 мең дип бәя куыйм инде. Әле яшиселәр бар бит. Бәлкем аның миңа кирәге чыгар. Бүген мин кирәк булдым.
– Мин бүгенге сәхнәне карыйм да, спонсорларың булса, җырлый белмәсәң дә ярый төсле тоела.
– Ул спонсорлылар ни егет түгел, ни кыз түгел бит инде. Матур булу гына йолдыз булдың, дигән сүз түгел ич.
– Син сәхнәгә баян белән чыктың, инде җырчы-композитор. Баяннарыңны барлыйк әле. Хәзер алар да бит машина бәясе тора.
– Минем 4 гармуным бар. Яңасының бәясе 1 млн 700 мең сум. Тагын берсенең бәясе 800 мең сум тирәсе. Аннан ике рәтле гармун. Әтиемнең ат чабышында алган Саратов гармунын бик яхшылап төзәттердем. Ул зур истәлек инде һәм иң кыйбаты.
– Тамашачының күңелен яулап алу өчен артист нинди булырга тиеш дип саныйсың? Телевидение экраны, шул ук сәхнә рентген кебек үк ул. Залны гашыйк итәр өчен нишләргә?
– Гади булырга кирәктер. Гади итеп аралашырга. Шул чагында гына сине үз итәләр. Үз авылыңда чыгыш ясаган кебек хис итәргә. Син бит авылдашларыңны таныйсың, беләсең. Менә башка залларда да шундый хис булырга тиеш.
– Ничә еллар дус булып йөрсәк тә, концертыңны бер генә тапкыр күрдем.
– 13нче февраль 2025 ел. Казан. Ленин исемендәге мәдәният йорты.
– Әйе. Синең чынлап та зал белән бергә булуыңны күрдем. Халыкны кыздыра аласың, дип уйладым. Кире әйләнеп кайтканың бармы авылларга, халык артамы?
– Үзем дә аптырыйм. Элек 30 кеше генә булса залларда, яңадан килгәндә 80 – 100 кеше көтеп тора. Хәзер тулы залларга 7шәр кеше йөрибез.
– Бүген баян җитми. Сәхнәдә генә түгел. Мәҗлесләрдә дә.
– Мәҗлесләр дә концертка әйләнде. Артистлар чакыру бер ярышка әверелде. Кемгә кем килгән? Тамада үзенең эшен җиңеләйтә. Артистларны тәкъдим итә дә. Тамаданың эше конферансьедан да җиңелрәк. Концерт алып баручы вазыйфасы җаваплы ул. Ә монда тамада башлап җибәрә дә, тәмамлый. Аннан сөйлиләр инде, вәт шәп тамада булды, диләр.
– Ә элек мәҗлесләрдә бер өстәл белән икенчесе җыр ирештерә иде. Төрттерә, көлә, җырлый... бармы ул хәзер? Оештыручыларның да теләге юк бугай... Ләкин ихтыяҗ булуын мин синең концертыңда күрдем. Син баян күтәреп чыккач, нинди җыр җырлыйбыз, дип залга эндәшүгә, китте заказ... зал җырлады. Әле куркып та куйдым, без җырладык бит, дип зал синнән акча сорамагае, дим... Программада юк иде мондый чыгыш, дип беләм.
– (Көлә) Әйе, анда мин хат алдым залдан. Кайчан баян белән чыгасың, диделәр. Шуннан шаккаттым. Хәзер концертларымда ул бар. Баян белән халыкны кузгалтып алам. Син дөрес әйтәсең, халык сусаган. Анда бит ул ретро җырлар җырлый. Хәзер авылларда да баянчылар калмады. Халык үзе дә, тыкы-тыкыдан туйдык, ди. Ә үзләре машинада да шуны кычкырталар. Аның баянчылары да калмады бит. Районнарда җитми. Йөргән урыннарда мине эшкә чакыралар. Калмыйсыңмы, диләр...
– Ник, калмаска. Сыер-сарык, тавык-чебеш асрап...
– (көлә). Асрадык инде без аларны...
– Сине баянчы буларак күрдем. Шаккаттым. Син теләсә кемгә кушылып уйнап җибәрәсең... Ничек була ул? Уйный белмәгән көең бармы?
– Мин элек урысча көйләрне уйный белми идем (көлә). Хәзер урысча да уйныйм. Каннан бирелмәсә, укып кына барып чыкмас иде. Музыка мәктәбен, музыка факультетын тәмамладым. Казанга баянчы булып килдем инде мин.
– Син нота белән өйрәнмәдең бит.
– Әйе. Минем абсолют ишетү сәләте. Университетта укыган чакта 90 яшьлек Гисман дигән укытучы, син нигә музфакта укып йөрисең, бу колагың белән диде. Консерваториягә барырга кирәк иде, ди. Консерватория тәмамлаучылар да ишетеп кенә уйный алмыйлар. Консерватория тәмамлаучылар арасыннан да ничә гармунчы алып карадым. Иң беренче ишетү сәләте булырга тиеш.
– Мин дә артист булган кеше. Гастрольләрдә озаграк йөргән чакта, көн дә берүк төрле чыгыш, артистларга күңелсезрәк була башлый иде. Һәм сәхнә артында кызык таба башлыйлар. Бу элек, безнең чорда шулай иде. Хәзер дә бармы ул хәл?
– 10 ел элек бер артистның группасында гармунчы булып эшлим. Күлмәкне алыштырырга дип кергән идем, җиңен чалбар балагына төйнәп куйганнар.
– Бездә аны «Каз боты» дип атыйлар иде. Кимергәнсең икән...
– Кимереп бетерә алмадым (көлә), сәхнәгә шул ук киемнәр белән кабат чыгарга мәҗбүр булдым. Чыктым да, җырлый башладым. Артка карасам, минем артта «подтансовка». Гомердә булмаганны. Аптырадым. Бу «Яшел концерт» булган икән, соңгысы ягъни. Минем артта шау... гитаралар, кыланалар, тулы балет. Җырлап чыктым. Көләсе килә. Ярамый...
– Син җырчы булам дигәч, аптырабрак калган идем. Ләкин узган ел Ленин исемендәге мәдәният сараенда концертыңны күргәч, җырчы да икәнлегеңә инандым.
– Әйе, шикләнүчеләр булды. Сәхнәне ныклап торып сайлагач, җырлый да башлагач, әниләр дә шикләнде. «Улым, кирәк микән соң бу сиңа?! Бәлкем энекәшең янына акчалы эшкә керерсең» – диделәр.
Ләкин җырларым бик күп язылды. Аларны җырларга кыенсына идем. Аннан соң икенче әйбер, син бригада төзеп чыккансың икән инде, калганнарга да, музыкантларга да хөрмәт белән карарга кирәк. Ләкин артистлар үз артында торган музыкантларны оныта. Авторлар турында сүз дә юк инде.
Кайберәүләр турында бик начар сүзләр йөри. Хәтта үзләре кунакханәгә урнашканда, музыкантларын автобуста калдыралар. Исемнәрен әйтеп тормыйм.
– Ник, музыкантның да горурлыгы булырга тиештер бит инде. Ник эшлиләр андыйлар белән?
– Алар белән вакытлыча эшлиләр, әйтик студентлар гына. Миңа вакытлыча кирәк түгел, даими эшләүчеләр кирәк.
– Син инде популярлашып килүче композитор. Ләкин үз җырыңны рөхсәт алып кына җырлыйсыңдыр кеше төркемендә?
– Әйе, менә шунысы авыр иде. Бүген син берне генә җырлыйсың, киенеп өлгерәм... Икенче көнне киенеп, тәмәке дә тартып керәсем, бүген икене җырлыйсың... Бу бит түбәнсетү. Сине алкышласалар, тагын читен. Бер артист белән эшләдем. Ике генә җыр җырлыйм. Компакт диск чыгарган идем. Ләкин минекен күбрәк ала башладылар да, сатуны тыйды. Минем үз төркемемдә мондый хөсетлек юк.
– Бүген кемгә кыенрак: җырчыгамы, баянчыгамы, композиторгамы?
– Мин бүген җырчы булып чыгам икән, бу җаваплырак. Хәтта кеше килмәсә дә калганнарга хезмәт хакы түләргә кирәк.
Бүген артистлар арасында корпоративлык, ярдәмләшеп эшләү җитми, көнчелек күп.
Безне яратып кабул итәләр. Миндә чәй кайнатырга чәйнекләр йөри. Әмма кулланырга туры килгәне юк. Табын корып көтеп торалар. Рәхмәт. Менә шулай ашап йөри-йөри хәйран авырлык җыям бугай...
– Артист кешегә килешми инде бу. Димәк, Нияз Сафиуллинны каршы алсагыз, аны диетага утыртырга кирәк...
– Юк, алай түгел, сыйласыннар (көлә).
– Инде Казандагы концертларың турында да сөйләшик...
– 25, 26нчы февральдә Чулпан мәдәният сараенда гади генә халыкчан концерт булачак, халык белән аралашып, бүләкләр өләшеп. Артистлар инде календарь бүләк итә. 2025нче елгы календарьны өләшеп бетердек, быелгысы, яңасы булачак (көлә). Мине күпләр әлегә җырчы буларак белми. Ләкин өметләрегезне аклармын. Көтәбез.
Без гел юлда, халык янында. Буран дип тә тормыйбыз. Беркөнне Маридан Арча районына кистереп чыгабыз дип 1 сәгать экономия өчен сәгать ярым азапландык. Буранда батып яттык. Мин инде шуңа шаяртам, безгә чәчәк алып килмәгез, ашарга берәр нәрсә кыстырып килегез. Юкса, кайтып та җитәсе бар ич әле... Бу минем райдер (көлә). Халык көтә икән, безне бураны да куркытмый.
– Син үзеңне популяр дип саныйсыңмы?
– Мин популяр түгел, танылып килүче. Концертыма килгән кеше белеп китә... Аптырыйлар, ник 20 ел элек язган җырыңны бүген генә ишеттердең, диләр.
– Сүзебезнең ахырында шуны әйтим. Безнең журналистларыбыз кайбер җырчыларга (алай дип әйтергә яраса, чөнки мин аларны белмим), интервью алырга тәкъдим иткәч, редакциядән акча сорыйлар, диләр. Ләкин акча түләп интервью алганыбыз юк. Рәхмәт инде сиңа, син бездән акча сорамадың.
– Үзеңә рәхмәт Илфат абый. Син дә акча сорамадың... (көлә).
Рәхмәт әти-әниләремә, туганнарыма, дусларыма. Мине аңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Минем аларның горурлыклары буласым килә. Казандагы концертларымда көтеп калам.
Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВТАМГАЛАР

Комментарии