- 19.06.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №6 (июнь)
- Рубрика: Аулак өй
КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ
2025нче елның көзендә безгә ирем Илкам белән Казанның Идел буена урнашкан, «Газовик» шифаханә-тернәкләндерү үзәгендә ял итәргә насыйп булды. Балалар, ул кадәр еракка үзебез илтеп куярбыз, барып алырбыз, дисәләр дә ирем риза булмады, машина белән үзе барасы итте. Үзенә күрә аның сәбәбе дә юк түгел иде.
1986-1988нче елларда ул Чистай совхоз-техникумында читтән торып белем алды. Шул чорда алар дүрт ир-егет бер бүлмәдә яшәгәннәр: Зариф Хәкимов (Ютазы районы, Бәйрәкә авылы), Марс Тимбиков (авылдашыбыз, Урманай авылы), Фиргать Гыйсмәтуллин (Апас районы, Каратун бистәсе – тимер юл тукталышы), һәм минем ирем Илкам. Шактый озак еллар үтсә дә бергә укыган дуслар барыбер якын шул, алар белән күрешү теләге беркайчан да сүнмәс. Якын-тирәдәгеләр белән очрашкалап торсалар да, ерактан булган дустын күрәсе килү теләге гел яши, һәм ул аны еш кына кабатлый иде. Казанга бару бик яхшы форсат булды. Барып урнашуның беренче атна ялында ук, без тәвәккәлләп Апас районы Каратун бистәсенә юл тоттык. Барасы юлны алдан ук Татарстан картасыннан телефонга төшереп куйдым, дөрес барганлыкны шул картадан гына карап барам, миңа шулай бик уңайлы булды. Менә Каратун бистәсенә да килеп җиттек. Без, Фиргатьнең кайда, ни хәлдә икәнен дә белмибез бит әле... Ник дисәң, 36 ел гомер узган, ә ул вакытта кесә телефоннары юк заман. Авыл башына килеп керүгә беренче очраган кибеткә кереп ирем белешеп чыкты, анда уңай җавап алгач, күңелдә ышаныч туды. Бераз баргач, тагын бер кибеткә кереп сорауга, без инде төгәл бу кешенең кайсы тирәдә яшәвен тәгаенләдек. Менә ниһаять, зур тимер капкалы, олы гына кирпеч йорт янына килеп туктадык һәм ихатага уздык. Килүне алдан белеп көтеп торган кебек Фиргать безне каршы алды, ә аның йөзендә зур шатлык. Мин, бу очрашуга бөтенләй ышана алмыйм, дигән сүзләрне еш кабатлады. Йортка узуга безне якты йөз белән хуҗабикә Рәмзия каршылады, әйтерсең лә без күптәнге танышлар, каян да булса кунактан гына кайтып кергәнбез. Шул арада мул табын да әзер булды. Уңганлыкны яшереп булмый, бу йортта тырыш кешеләр яшәве капка төбеннән үк күренеп тора. Фиргатьнең кулы алтын икән.
Рәмзия белән тормыш коргач Фиргать әтисенең ярдәме белән, күрше авылда – Каратун бистәсенә агачтан йорт җиткерә, һәм алар төп нигездән башка чыгып, шунда яши башлыйлар. Еллар узгач бу йортны зурайтып һәм нигезеннән үк күтәртеп, аны кирпеч белән тышлап, түбәсен төсле калай белән ябып, бөтенләй яңа йортка әверелдергәннәр. Тимер капкадан башлап, бөтен эшләрне үз куллары белән ясаганнар. Йортта да, ихатада да бар нәрсә тәртиптә.
Фиргать белән Рәмзия ике ул үстереп, зур тормышка аяк бастырганнар. Өлкән уллары үз авылларында төп нигездән ерак түгел зур йорт җиткереп, шунда төпләнеп калганнар. Кече уллары гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Уллары да үзләре кебек төпле акыллы, тормышчан кешеләр. Күпме генә аралашсак та сөйләшер сүзләр бетәсе түгел. Юлчының юлда булуы яхшы дигәндәй, без, кичке якта үзебез яши торган шифаханәгә юл тоттык. Очрашу мизгелләре төштә күргән кебек калса да, ул безнең күңелләрдә әле озак сакланыр. Ә бу, үз чиратында безне узган яшьлек елларына да кайтармый калмады. Ул вакытта барыбызның да балалар үстергән вакыт. Мин, ирем соңгы курста укыганда өченче кызымны таптым. Бу, гыйнвар аеның күз-ачкысыз карлы-буранлы салкын көннәре, иремнең диплом якларга киткән вакытына туры килү сәбәпле, бала тудыру йортына да бала белән кайтуга да ул туры килә алмады. Барганда ярты юлны ЗИЛ машинасы, яртысын ашыгыч ярдәм машинасы белән барсам, кайтканда безне Илкамның бертуган абыйсы Ринат абый Запорожец машинасы белән килеп алды, «икенче әтиең» ул синең, дип көлешеп, сагынып искә алабыз хәзер.
ШИФАХАНӘДӘГЕ ЯЛ
Казан юлларының тигезлегенә, төзеклегенә сокланып бара торгач, без исән-имин, урман эченә урнашкан, үзебез ял итәчәк шифаханәгә килеп җиттек. Урнашуга ук безгә ашханәгә барырга куштылар, ул үзе бер аерым бинада. Ашау-эчү урыны шактый зур, ризыклар бик мулдан. Барлык төр ризыкларны да берничә төрдә әзерлиләр, үзең теләгәнен, үзеңә кирәк кадәр бүлеп алып, билгеләнгән өстәл артына утырып ашыйсың.
Шифаханәдә күп төрле дәвалану мөмкинлекләре бар. Хезмәткәрләр: идән юучымы, аш әзерләүчеме, шәфкать туташы, яки табибмы, барысы да һәркем белән яхшы мөгамәләдә. Заманасы шул дигәндәй: шактый төр дәвалануны, теләгең булса һәм табиб рөхсәте булганда, түләп алырга була. Бөтен җирдә чисталык, тәртип. Миңа иң ошаганы, бар урында тигез җылылык, бернинди үтәли җил (сквозняк ) юк. Йөзә белүчеләр өчен бик зур һәм тирән бассейны бар. Йөзәргә яратучы кеше буларак иремнең күңеленә бигрәк хуш килде.
Еш кына артистлар килеп концерт куеп китәләр. Шунда ял итүчеләр белән дә концерт оештырыла. Алар арасында да шулкадәр талантлы кешеләр булуына сокланып утырасың. Теләге булганнарга Казанга, Зөягә бер тапкыр экскурсия оештырыла.
Ике бина арасындагы урында бильярд бүлмәсе ясалган. Анда бик теләп ир-атлар бильярд уйный. Үзара ярышлар да оештыралар. Теләгең булса китап алып укырга китапханәсе бар.
Кыскасы, күңелле ял итәргә һәм дәваланырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Һәр тукланганнан соң, беренче эш итеп, Иделнең яр буена төшеп китәбез. Анда бөтен төр дәвадан да яхшырак: күңелеңә тынычлык, рухи азык аласың. Чал Идел елгасы бернидә гаме булмагандай, талгын гына үз юлыннан ага да ага. Ара-тирә елга уртасыннан йөзеп узган су өсте транспортын исәпкә алмаганда елга өслеге тыныч, бары йөгерек дулкыннар гына тирбәлеп, сизелер-сизелмәс ярга килеп кагылалар. Яр буенда, яки үз көймәләре белән су өстендә балыкчылар үз эшләре белән мәшгуль. Табигатьтә әле әбиләр чуагы дәвам итә. Көннәр җылы. Коелган агач яфраклары җирдә төсле келәм хасил иткән. Кичке якта су буенда тагын да күңеллерәк. Уң якта Идел аша салынган зур күпер, лампочкалар яктысында ул күпкә матуррак күренә. Аңа шәһәр утлары тоташып китә. Күктә тулган ай балкый. Аның нурлары су өстенә төшеп, йөгерек дулкыннар аша сихри гүзәллек тудыра. Туган як табигатенә сокланып туя торган түгел!
Шифаханә биналары алдында көзге беренче кыраулардан сакланып калган зур куак булып утырган гортензия, роза чәчәкләре үзенә җәлеп итә. Роза чәчәкләренең нинди генә төрләре һәм төсләре юк.
Санаулы көннәр бик тиз узып китте. Тормыш дигәнең бик үзенчәлекле. Яшәү дәверендә кемнәр белән һәм кайларда гына очраштырмый.
Сүз уңаеннан, без Фиргать белән 1989нчы елның ноябрь аенда һич уйламаганда Ташкент шәһәре аэропортында очрашкан идек. Минем, бу турыда язмам «Безнең гәҗит»нең 2024нче елгы февраль санында «Миһербанлы карак» дигән исемдә басылып чыкты.
Гомер еллары әкренләп уза тора. Хәзер аның көзенә дә аяк бастык. Алдагы көннәребезне сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән балаларыбызга, оныкларыбызга куанып уздырырга насыйп булсын. Илләребез арасында тынычлык урнашсын. Җир йөзендә яшәгән беркемгә дә ачы хәсрәт килмәсен.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы
Комментарии