Юллардагы бизнес

Юллардагы бизнес

Эльвира Фатыйхованың ««Рентген күзле» инспекторлар Сабада эшли« (№47, 27 ноябрь, 2013), Искәндәр Сираҗиның «АТНЫ КАЯ БӘЙЛӘРГӘ?« (№49, 11 декабрь, 2013 ел)язмаларын укыгач, мин дә бу темага язмый кала алмадым. Әйбәт язгансыз! Мин әйтергә теләгән сүзләрнең барысын да ярып салгансыз!

Татарстанда бер кайчан да тәртип булмаячак! Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары бигрәк тә узындылар. Үзләрен патшалар кебек тоталар. Гәҗиттә басылган Алмаз Хәбибрахманов турында язма беркемне дә битараф калдырмагандыр. Моңа охшаш вакыйгалар башка районнарда да күзәтелә.

Язмада, машинасы яңа гына «штрафстоянка»дан чыккан Алмаз хакында сүз бара. Кулында 4 протоколы була торып, аны яңадан туктатып, тагын ничәдер протокол язалар. Бу бит вәхшилек! Автоинспекторлар Габделбарый белән Марат үз вазыйфаларын белеп бетермиләр бугай, бәлки, белергә теләмиләрдер. Минемчә, мондый кешеләргә ЮХИДИда урын булырга тиеш түгел. Саба районы ЮХИДИ җитәкчесе Вәлиевның да белеме шуның кадәр генә, күрәсең.

Почмак саен куелган камералар, ДАИда эвакуаторлар кемнеке? Бу бизнес түгелме? Аның хуҗасы кем? Хәзер кем генә эшмәкәрлек белән шөгыльләнми, диярсез. Әйе, шөгыльләнә. Тик боларныкы башкачарак шул. Саба районының күп оешмаларында эшләүчеләргә навигатор куйдыртканнар. Янәсе, кешенең нишләп, кайда йөргәнен тикшереп торалар. Мәҗбүриләп куйдырталар бит!

Руль артында йөрүчеләр! Әйдәгез, бердәм булыйк! Без башкалардан киммени?

Р. ХӨСӘЕН.

Юллардагы бизнес, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии