Кабаклы Рөстәм

Кабаклы Рөстәм

Болгар радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин Instagramга менә шундый фото элде. Үзе чаклы кабак күтәреп төшкән Рөстәм халыкка аңлашылырлык булсын өчен «Бу кабак. Кабаклар», – дип язып куйган. Мондый гайре табигый «охшашлык»ны инстаграмчылар үзләре дә сизеп алган күрәсең – «сез бер нәселдән ахрысы», «моның кайсысы син соң Рөстәм?» дип язучылар бар. Тик фотога игътибар беләнрәк караучылар моның мунчада төшерелгән булуын да күз уңыннан ычкындырмаган. Гайзуллинны, духовкага гына сыймагач, кабакны мунчага пешерергә керүдә «гаепләүчеләр» дә бар. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Рөстәмгә бу кадәр зур бүләкне коллегасы Рушан Хантимеров биргән.

Әбри Хәмдүнә белән үбешкән

Изображение удалено.Әбри Хәбриев Хәмдүнә Тимергалиеваны үпкән. Шул кадәр хисләнгән күрәсең, фотога төшкәндә дә, иреннәре гадәти хәленә кайта алмыйча, «катып калган» ди-джейның. «Үп мине, үп», – ди. Үптем инде…» – дип аңлаткан ул бу күренешне. Әбринең чамадан тыш батырлыгын хуплаучы гына табылмаган. Менә берәү «Сезгә карап закусить итәсе килә», дип язган. Хәмдүнә апаның үбелгәнгә охшамавын, бик күңелсез булуын искәртеп алучылар да табылган.

Фото астында җырчы Хәния Фәрхи дә үз сүзен әйтеп калдырган: «Класс! Ике яраткан шәхесебез! Хәмдүнә апа, сезгә карап, яшисе килә!» – дигән ул.

Рәхмәтуллинны концертта катнаштырмаганнар

Изображение удалено.Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рәхмәтуллин «Мишәрләрем» проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамаган. Тамашачыны бу хәл аптырашта калдырган. Ни сәбәпле бу хәл килеп чыгуын җырчы менә болай дип аңлата:

Бу турыда миңа 2 ай алдан хәбәр итеп куйдылар. Ләкин миндә интуиция көчле, нидер буласын сизендем. Концертка 4 көн кала, мине концертта катнаштыра алмаулары өчен гафу үтенеп, проект авторы смс хәбәр җибәрде. Шалтыраткач, телефонын алмады, бары тик смс аша гына аралашты. Моны ул заллар тулы булмау сәбәпле, артистлар составын кыскарту белән аңлатты. Җитәкченең хәленә кереп, гонорарны минимумга кадәр төшердем, алай да ризалашмады. Аннан соң афиша, рекламалардан исемемне алуны үтендем. Ник дигәндә, тамашага килүчеләрнең яртысы мине күрергә дип килә. Үземә дә күп кеше: «Нигә килмисез, сез булмагач, бармыйбыз», – дип язды. Икенче яктан, минем исем белән концертка кеше җыю матур күренеш түгел. Мин булмагач, «Ринат Рәхмәтуллин килмәде» дип сөйләүләре бар. Хәзерге вакытта мин гастрольләрдә. Болай буласын белсәм, 22, 23нче октябрьгә концертлар билгеләгән булыр идем, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рәхмәтуллин.

Комментарии