Гөлзадә Сафиуллина юбилейга чакыра

Гөлзадә Сафиуллина юбилейга чакыра

Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, газетабызның якын дусты Гөлзадә САФИУЛЛИНА быел 70 яшен тутыра. 70 еллык гомере эчендә милләт өчен бик күп эш башкарган шәхес ул Гөлзадә апа: 1990нчы елларда Ирек мәйданында халыкның милли рухын күтәрүдә катнашу, мөнәҗәтләрне халыкка кайтару дисеңме, «Сөембикә варислары» балалар фестивален оештыруны әйтәсеңме… Бүген дә Гөлзадә апа милләткә хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Без аны чын күңелдән зур юбилее белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлыгы, илһам чишмәсенең беркайчан да саекмавын телибез. Сез дә яраткан артистыбызны гомер бәйрәме белән котлый аласыз. 5нче декабрь көнне Тинчурин театрында Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе узачак. Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-56-17. Ул 18 сәгать 30 минутта башлана.

Комментарии