ДУСЛАШКАННАР

ДУСЛАШКАННАР

Моннан берничә ай элек җырчы Радик Юльякшин белән композитор Гүзәлия арасыннан «кара мәче» узган иде. Ызгышның сәбәбен Радик болай аңлатты: «Гүзәлия миңа барлыгы биш җырын бирде, моңа алмашка мин композиторның биш концертында бушка җырларга тиеш идем. Бу шартларны үтәгәннән соң, Гүзәлиягә килешүне законлаштырып, авторлык хокукларын тулысынча күчерү турында өч килешүгә һәм авторлык хокукларын өлешчә куллану турында ике килешүгә кул куярга тәкъдим иттем. Ул исә процессны юри сузып йөри башлады. Рәсми килешүгә кул куелмагач, композитор иҗат иткән җырларны репертуарымнан төшереп калдырырга кирәк, дигән карарга килдем». Бер-берсе турында бик үк уңай булмаган фикерләр әйтешеп, интервьюлар бирсәләр дә, 4 айдан соң кабат дуслашырга булганнар. Радик бу турыда үзе хәбәр итте. «Очраштык, утырдык, сөйләштек һәм бер-беребезгә кирәкбез, дигән карарга килдек. Сезне яңа һәм кызыклы иҗат җимешләребез белән сөендерербез» – дип язды ул. Күпләрне Радик Юльякшинның Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән «Яныңа агылам», «Югалтасым килми», «Ай ли җанашым», «Кабатла», «Бәхетемнең йозагы», «Карашлар арасында», «Кара каш» җырларын репертуарына кайтаруы кызыксындыра. Артистлар белдерүенчә, Elvin Grey әлеге җырларны киләчәктә дә башкарып, тамашачысын сөендерәчәк!

Изображение удалено.ТАИШЕВА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫ

«Яланаяклы кыз» сериалында уйнап танылган Ләйсән Таишева күптән түгел кияүгә чыкты. Саша исемле егет белән алар ике елга якын очрашып йөргән. Танышулары исә, бөтенләй көтмәгәндә, урамда килеп чыккан. «Гомеремдә дә алай танышып буладыр дип уйламадым», – дип сөйләгән иде ул. Кияү егете татарча ярыйсы гына белә икән. Тәкъдимне дә татар телендә ясаган. Туебыз бик күңелле узды. Артистлар чакыру буенча кыенлыклар булмады, чөнки гаиләбездә барысы да җырчы. Әнием дә, абыем да, Ландыш та (Римма Ибраһимова,Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова) безне котлап җыр башкардылар», – дип, тойгылары белән уртаклашкан Ләйсән Intertat.ru сайтына.

Изображение удалено.«КОЛБАСАЛЫ АРКА»

Элек арка сызласа да, өскә таба кул күтәрелми торса да, банка салу дигән әйбер бар иде. Күрәсең, аны хәзер халык медицинасын яратучылар гына түгел, җырчылар да үз итә башлаган. Менә Илназ Гарипов күптән түгел интернетка шундый фотосын куйды. Бу кадәр кызарып беткән арканы күреп, күпләр тел шартлаткан. «Җүнле әйбер микән бу?» – дип шикләнүчеләр дә юк түгел. «Татар радиосы» алып баручысы Айваз Садыйров та үз фикерен белдергән: «Нигә аркаңа «докторский колбаса» башларын куеп чыктың?» – дип шаярткан ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии