Каһировка – 30 тулды

Каһировка – 30 тулды

2нче ноябрь көнне Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка 30 яшь тулды. Казанда уздырган гомер бәйрәменә җырчы иҗатташ дусларын һәм якыннарын чакырган, тик Башкортстанда яшәүче әти-әнисе һәм туганнары гына килә алмаган. Шуны да әйтергә кирәк: март аенда Филүс һәм аның хатыны Эльмира 2 яшь ярымлык уллары Айдарга иптәш алып кайтырга җыена.

Җырлап кына калмаган

Изображение удалено.Җырчы Гөлдания Хәйруллинаның кызы – Лилия дә әнисе сукмагыннан киткәнен беләсездер. Күптән түгел ул «Музыкаль десант» дискотекасында чыгыш ясаган. Без күрергә күнеккәнчә, микрофон тотып кына җырлап төшмәгән ул, берьюлы ун кыршау ярдәмендә чын цирк номеры да башкарган. «Ниһаять, күптәнге хыялымны тормышка ашырдым», – дип, шатлыгын уртаклашкан кыз. Тиздән Лилия адашы Лилия Гыйматдинова белән «Лилияләр» исемле концерт тамашасы тәкъдим итәчәк, анда да ул бу осталыгын күрсәтергә җыена.

Гүзәлнең җыерчыгын кем бетергән?

Изображение удалено.Гүзәл Уразова моннан ун ел элек нинди иде – хәзер дә шул килеш калган кебек. Яшәргәннән яшәрә генә бара диярсең. Күптән түгел, «Артстлар.ру» сайты аның һәрвакыт яшь булып күренү серен чиште. Битенә җыерчыклар чыкмасын өчен, ул даими рәвештә әкәм-төкәмотерапиягә йөри икән. Җырчының бу хәлне төшергән видеосы да бар. Кадр артындагы тавыштан билгеле булганча, әкәм-төкәмнәрне хатынының битенә Илдар Хәкимов салып тора. «Дуслар, сез күп тапкыр сораган идегез, ничек сез һәрвакыт яшь булып күренә аласыз, дип. Менә шул серләрнең берсе минем борын өстендә йөри. Бу чын әкәм-төкәм! Алардан соң, җыерчыкларның берсе дә булмый», – дип аңлата Гүзәл үзе.

Әйтергә кирәк, әкәм-төкәмнәрнең зурлыгы бакадан ким түгел. Күп хатын-кыз мондый процедурадан куркыр, ә бәлки, җирәнер иде. Әмма нишләтәсең! Җыерчыкларны бетерү дигәндә теләсә нинди корбанга да барырга әзербез. Мондый процедуралар вакытында бер әкәм-төкәм яхшы, ә икәү булса, тагын да әйбәтрәк икән. Ярдәме дә бар бугай: видеоның 42нче секундында менә нәрсәне күзәтергә мөмкин: әкәм-төкәмне куйганчы маңгайда җыерчык бар, ә куйгач — бетә. Могҗиза!

Рәхмәтуллинны концертта катнаштырмаганнар

Изображение удалено.Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рәхмәтуллин «Мишәрләрем» проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамаган. Тамашачыны бу хәл аптырашта калдырган. Ни сәбәпле бу хәл килеп чыгуын җырчы менә болай дип аңлата:

Бу турыда миңа 2 ай алдан хәбәр итеп куйдылар. Ләкин миндә интуиция көчле, нидер буласын сизендем. Концертка 4 көн кала, мине концертта катнаштыра алмаулары өчен гафу үтенеп, проект авторы смс хәбәр җибәрде. Шалтыраткач, телефонын алмады, бары тик смс аша гына аралашты. Моны ул заллар тулы булмау сәбәпле, артистлар составын кыскарту белән аңлатты. Җитәкченең хәленә кереп, гонорарны минимумга кадәр төшердем, алай да ризалашмады. Аннан соң афиша, рекламалардан исемемне алуны үтендем. Ник дигәндә, тамашага килүчеләрнең яртысы мине күрергә дип килә. Үземә дә күп кеше: «Нигә килмисез, сез булмагач, бармыйбыз», – дип язды. Икенче яктан, минем исем белән концертка кеше җыю матур күренеш түгел. Мин булмагач, «Ринат Рәхмәтуллин килмәде» дип сөйләүләре бар. Хәзерге вакытта мин гастрольләрдә. Болай буласын белсәм, 22, 23нче октябрьгә концертлар билгеләгән булыр идем, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рәхмәтуллин.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии