ВАКЛАНЫП ТОРМЫЙ

ВАКЛАНЫП ТОРМЫЙ

Булат Нигъмәтуллин, ашау дигәндә, вакланып тормый икән. Күптән түгел ул интернетка шактый өлеше кашык белән чокып алынган карбыз рәсеме куйды. «Мин карбызны кашык белән ашыйм. М-м-м, баллы», – дип язган ул. Җырчының җанатарлары фото астына, үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашып, карбыз ашау «серләрен ачкан». Берсе хәтта: «Ә без башта өстенә тоз сибәбез. Ашап карагыз, бик тәмле!» – дигән. Карбызны тозлап ашамыйлардыр инде?!

КОРЫМГА БАТКАН

Изображение удалено.Курчак кебек нәфис булса да, Ландыш Нигъмәтҗанова эштән куркып тормый икән. Күптән түгел ул… мич сүткән! «Менә шулай эшлиләр аны, эшләсәң – батып, чумып!» – дип шаярткан үзе. Бите генә чиста калган җырчының, ә аяк-куллары гел корымда. Бу фотоны күреп, Ландышның җанатарлары аның ак чәчләрен кызганган: «Әрәм булмасыннар!» – дип борчыла алар.

АЛИНӘНЕ НИК ӘРЛИЛӘР?

Изображение удалено.Бу фотосын интернетка куйганда, Алинә Сафиуллина тамашачысы тарафыннан нинди тәнкыйть ишетәчәген күз алдына да китермәгәндер! «Балаларыбыз безне балачакка алып кайта. Кайчан шулай йөрер идем әле!» – дип шәрехләмә язганда, үзенең торба эчендә йөргәнен күрсәтергә теләгән булгандыр ул. «Әстәгъфирулла, Алинә! Күкрәкләрегез коелып чыга бит инде, кулыгызда ниндидер күгәргән эз бар! Бу фотоны алып атыгыз инде, Алладан куркыгыз әзрәк!» – дип, әрләп ташлаган аны берәү. Тик Алинә провокацияләргә бирешмәгән: «Фикерләрегез өчен зур рәхмәт!» – дип кенә җавап язган ул.

ҖИЛЛӘТКЕЧ АЛЫП БАРГАН

Изображение удалено.Җәйге эсселектән кем ничек булдыра ала – шулай котыла. Тик шансон башкаручы Зөлфәт Зиннуров кебек үзенчәлекле чыгу юлы тапкан кеше булмагандыр әле. Ул чәчтарашханәгә үзе белән… җилләткеч алып барган! «Монда барысы да әйбәт, тик кондиционерлары гына юк, – дип яза ул, чәчтарашханәне күз уңында тотып, – хуҗасыннан да сорадым, кондиционер куйдырырга бина рөхсәт итми ди, мөмкинлек юк икән. Безне алай гына куркытып булмый бит, өйдән җилләткеч алып килдем. Чәчтараш кыз көлде рәхәтләнеп!»

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии