НИШЛӘП ЯТАЛАР?

НИШЛӘП ЯТАЛАР?

Ә менә Фирдүс Тямаев диңгез төбендә түгел, …эскәмиядә йоклый! Җырчының Инстаграмдагы битендә шушындый фото пәйда булды. Аны күргәч, «Нишләп ята болар?» дип уйламый мөмкин түгел. Алмаз Хәмзинның улы Адель Хәмзин белән берлектә башын-башка терәгән, әле күзләрен дә йомган бит Фирдүс. «Бәйрәм бетте, тыныч йокылар!» дип язып куйган җырчы. Фирдүснең кулындагы сок тартмасын күз уңында тотып, кайберәүләр: «Эчендә башка әйбер булган, ахрысы», «Согы ачыган бугай моның», – дип төрттергән. «Иртән торуга ыштансыз калалар инде», – дип борчылучылар да бар. Йоклыйлар дияр идең, Адельның кулындагы тәмәкесе әле янып бетәргә дә өлгермәгән, черем итеп кенә алырга булганнар бугай.

ДИҢГЕЗ ТӨБЕНДӘ ТӨН ҮТКӘРГӘННӘР

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә ял итеп кайтты. Яллары бик үзенчәлекле һәм онытылмаслык булган: алар диңгез эчендәге йортта төн үткәргәннәр. Бу йортның йокы бүлмәсе су эчендә урнашкан, ә диварлары – пыяла. Монда үзеңне аквариумда кебек хис итәсең, ә диңгез төбе – андагы бөтен үсемлекләре һәм балыклары белән, һәрвакыт күз алдыңда. Мондый бүлмәдә, мөгаен, күзгә йокы кермидер, чөнки диңгез эчен күзәтәсе килә. Ничек кенә романтик булмасын, диңгез төбендә йокларга батырлык та кирәк: күпләр андый бүлмәдән куркып калырга мөмкин. Әмма, фотолардан күренгәнчә, Гүзәл белән Илдар курыкмый, йөзләрендә шатлык. «Водолазлар килеп күзәтеп торса?» – дип сораучыларга Гүзәл: «Анда пәрдәләр бар», – дип җавап биргән. Шунысын да әйтик, әле яңарак кына Гүзәлнең «Килче, килче» дигән җырына клибы чыкты. Аны Идел елгасы буенда төшергәннәр. Җырчының ирен – Илдар Хәкимовны да клипта күрергә мөмкин. Балыкчы Илдар су буена балык тотарга төшә. Күп тә үтми, янына чибәр кыз – Гүзәл килеп утыра. Менә хикмәт: Илдарның кармагына ертылып беткән ботинка эләксә, Гүзәл берсеннән-берсе зур балыклар тота! Хәкимовның ачуы килә инде, билгеле. Тик нәфрәттән мәхәббәткә бер адым – ахыр чиктә балыкчылар кулга-кул тотынышып кайтып китәләр.

КИНОГА ДА ЧАКЫРГАН, ЧӘЧӘКЛӘР ДӘ ИСНӘТКӘН, КИЯҮГӘ ДӘ АЛГАН…

Чаллы кызы Вероника Кузнецова кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Егет кеше, нәкъ Верониканың җырындагыча, «өлгер» булып чыккан: кинога да чакырган, туңдырма белән дә сыйлаган, чәчәкләр дә иснәткән! Никах һәм туйны август аена билгеләгәннәр. «Сөйгәнем – Казан егете, аның белән бер ел тирәсе очрашып йөрдек. Кияүгә чыгу тәкъдимен әти-әниләр каршында ясады. Туйны Казанда үткәрергә уйлыйбыз, Алла теләсә», – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Вероника. Кияү егете бөтенләй башка өлкәдә эшләсә дә, Верониканың иҗат итүенә, гастрольләргә йөрүенә бер дә каршы түгел, киресенчә, аңлап, ярдәм итеп, киңәш биреп тора икән.

«#ОФИГЕВШИЙХАТЫННАР»

Лилия Муллагалиеваның ире Илсур бик кунакчыл кеше булса кирәк, әле күптән түгел генә 100гә якын дус-иш, туган-тумача белән бәби тәпие юганнар иде. Шул көннән соң да Идел буенда урнашкан Хуҗамәт авылындагы йортта кунак өзелми. Лилия шушы көннәрдә #офигевшийхатыннар дигән хештег белән кызыклы фото бастырды. Зәмирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева һәм Гөлназ Хәлимова рәхәтләнеп мунча керәләр. Фото астында мондый язу: «Хәерле төннәр! Төн җиткәч, безгә дә мунчага чират җитте! Бәбиләр һәм әтиләр йоклый… Ну, йокларга тиеш… Һәрхәлдә шулай, дип уйлыйбыз!» «Бәби чәеннән бирле китмәдемени болар», дип язган бер ханымга да, «Минем дә сезнең белән мунча керәсе килә» дип язган ир-атка да аны-моны җавап биреп тормаган Лилия.

КИБЕТЕ НИК ЯБЫЛГАН?

Изображение удалено.Танылган продюсер Илфак Шиһапов күптән түгел Казанның «Муравейник» сәүдә үзәгендә кибет ачкан иде. Анда милли товарлар – китап, диск, газета, сувенир китерелде. Әлеге кибетнең ачылуы массакүләм мәгълүмат чараларында да, интернетта да бик киң яктыртылды. Әмма… бер ай да узмады, кибет ябылды.

Сәүдә ноктасында Илфак үзе һәм кызы Зәринә эшләр дип планлаштырылган булган. «Татар басмаларын сату – милләт өчен бәлки соңгы талпынышымдыр», – дип «Азатлык»ка интервью да биргән иде Илфак әфәнде. «Артистлар.ру» кибетнең ник шулай тиз ябылуын Илфак Шиһаповның үзеннән белеште.

– Җәй ае. Несезон. Шуңа күрә ябылды, – дигән ул. – Көз көне тагын ачарга исәп. Әмма бу урында түгел, башка җирдә. Бу урында татарлардан бигрәк, көньяк халкы күп йөри булып чыкты.

Комментарии