17 яшьлек сугышчы

17 яшьлек сугышчы

Бөек Ватан сугышы тарихта иң кыен һәм рәхимсез сугышларның берсе, шул ук вакытта илебез бәйсезлеге өчен иң гаделе булды. Туган илен саклау хакына кылган батырлыкларга тиңнәр юк. 1945нче елның онытылмас май көннәренә юллар сикәлтәле һәм озын булган.

Совет кешеләренең фашист басып алучыларына каршы көрәшнең куркыныч ялкыны 1418 көн буена дөрләгән. Үлем куркынычы янап торганда да совет халкы төшенкелеккә бирелеп, явыз дошман алдында башларын имәгән. Совет халкы һәм Кызыл армия солдатлары Җиңүгә ышанычны югалтмаганнар. Сугышның беренче көннәрендә үк Коммунистлар партиясенең «Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!» дигән лозунгы яңгыраган. Миллионлаган совет кешеләре өчен бу йөрәк кушкан көрәш булган. Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү дошманны юк итәргә мөмкин булын күрсәткән. Сталинград янында фашист үтергеч ярасын алган. Совет сугышчылары күпчелек Европа илләрен коллыктан коткарып, 1945нче елның 30нчы апрелендә Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә 779нчы укчы дивизиянең һөҗүм төркеме сугышчылары: корпус капитаны В. Маков, артиллерист – разведчиклар өлкән сержант А. Лисилянко, милләттәшебез Заһитов, Бобров һәм Минин байрак кадаганнар. Ә 9 май – Совет Халкының фашизмны Бөек Җиңү көне.

Сугыш елларында Татарстан хәрби комиссариатлары 564 414 кешене фронтка җибәрә, шуларның 352 меңе һәлак булган яисә югалган. 200дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була.

Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир-атларның эш урыннарына хатын-кызлар һәм балалар баса.

Республикада сугыш алды елларында төзелгән Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли.

Җиңү көннәрен якынайтуда колхозчылар да үзләренең зур өлешләрен кертә.

Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районы Дөбьяз районы санала. Дөбьяз районыннан фронтка 17 мең якташыбыз китә, 10 меңнән артыгы сугыш кырларыннан кире кайтмый.

Районыбызның данын илкүләм арттыручы – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнарыбыз Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин, Алексей Осипович Ахманов, Георгий Филипович Яшин, Николай Дмитриевич Липатов, Григорий Родионович Павлов – нәкъ менә Биектау районында тәрбияләнгәннәр. Аларның батырлыгы безгә бүген дә үрнәк һәм горурлык булып тора.

16 биектаулы икенче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. Алар арасында Олы Битаман авылында туып-үскән, бүгенге көнгә кадәр матур гомер итеп ятучы Мөлеков Мансур Хидиятулла улы да бар.

Мансур Хидиятулла улы Мөлеков 1925нче елның 25нче ноябрендә Биектау районы Олы Битаман авылында Сәйфелмөлек Хидият гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе һәм әнисе – укымышлы, уртачарак хәлле тормыш кешеләре була. Әтисе тире эшкәртеп, бүрек тегүче булып эшли. Мансур абыйга 13 яшь булганда әнисе Газизә апа якты дөньядан китеп бара. Балаларны карау, ашату, чистарту олы апалары Саҗидәгә кала. Сугыш башланганда Мансур абыйга 15 яшь ярым була. 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Колхозда тайлар караучы булып эшли. Кечкенә сеңелләренә әле 1 генә яшь булу сәбәпле, әтиләрен сугышка алмыйлар. 1943нче елның 8нче гыйнварында Мансур абыйга Совет армиясе сафларына алынырга дигән повестка килә. Егеткә ул вакытта 17 яшь тә 2 ай була. Сугышка кергәнче яшь егет Чувашиядә сугыш һөнәренә өйрәнә. Сугышчан әзерлек буенча дәүләт имтиханы тапшыра һәм июль аенда аны сугыш барган алгы сызыкка – Белгород шәһәренә җибәрәләр. Әлеге көрәшне исенә төшергәндә ветеран:

– Сугыштагы беренче көн – бик куркыныч ул. Сугышка әзерлек белән килсәм дә, чын снарядлар шартлау, автоматтан атулар, әле генә синең яннан йөргән иптәшләреңнең үле гәүдәләрен күрүдән акылдан язарга мөмкин, – дип искә ала.

23нче сентябрьдә Полтава шәһәре азат ителә һәм Днепрга чыгыла. Солдатлар аны бик авырлык белән кичеп «Белая Церковь» юнәлешенә китәләр.

Беренче тирән яраны да Мансур абый шушы сугышта ала. Ул минометчы була. Снайпер ул көнне Мансур абыйны нык күзәтә. «Бик каты баш артыма суккан кебек булды», – дип искә ала ветеран. Аны санитарлар табып ала. Дошман снайперы башка төзәп аткан булгандыр, эләгүен яңагына эләгә. Пуля аскы теш казнасын сулдан уңга үтәли тишеп, телне җәрәхәтләп чыга. Сугышчыны кыр шартларында гына дәвалый алмыйлар. Свердловск шәһәрендәге тирән тылга җибәрәләр. 5 ай дәваланып яңадан сугыш кырына кайта. Үзенең госпитальдә яткан вакытын Мансур абый җылы, якты истәлек итеп сөйли.

– Мин 4 атнага чаклы авызымны ача, селкетә алмадым. Мине чәйнектән ашаттылар, – ди. Шушы госпитальдә яткан вакытта бер медсестра кызга гашыйк та була әле.

1944нче елның май аенда госпитальдән чыга. Аны Камышлова шәһәрендәге минометчылар полкына укырга җибәрәләр. Анда 1 ай укыганнан соң, Мансур абыйны 1нче Прибалтика фронтына эшелон белән озаталар. 3нче удар армия, 33нче дивизиянең 82нче полкына җибәрәләр. Ул анда 82 мм лы минометта наводчик (төзәп атучы) булып килә.

Изображение удалено.1944нче елның башларында илебезнең кораллы көчләре алдына бер бурыч куела: илебездән фашистларны тулысынча куып чыгару. Белоруссия һәм Балтыйк буе шәһәрләрен азат итү өчен «Багратион» операциясе әзерләнә. Бу эш Балтыйк буе, 3нче Белорус фронты, 1нче һәм 2нче Белорус фронтларына билгеләнә. Июль ахырында 33нче дивизия һөҗүмгә күчә. Шәһәр күп югалтулар белән азат ителә. Аннан соң Эстония, Латвия, Литва шәһәрләре дә азатлар исемлегенә күчә. Шушы сугышларда зур батырлыклары өчен, Мансур Мөлеков 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Шул елның август ахырларына Советлар Союзы чикләрен немецлардан чистартып бетерәләр диярлек.

Алда дошманны Польшадан куу бурычы тора. Монда 1нче Балтыйк буе һәм 1нче, 2нче Белорус фронты төп удар көч була. Барысы да Варшаваны азат итүгә юнәлә. Мөлеков Мансур абыйның дивизиясе 1нче Белорус фронтына күчерелә. Висла-Одер операциясе башлана. Бу операция февраль башларына тәмамлана.

«Тыныч тормыштагы кебек, сугыш вакытында да кеше ышанмаслык төрле хәлләр була», – дип искә ала Мансур абый үзенең истәлекләрендә. Кайвакыт солдатлар бөтенләй көтмәгәндә- уйламаганда һәлак булалар, ә кайвакытларда исә пуля һәм снарядлардан Хак Тәгалә үзе саклыйдыр кебек тоела. Берзаман сугыш тынганнан соң, телефон элемтәсенә зыян килү сәбәпле, штаб белән элемтәнең өзелгәнлеге ачыклана. Яшь солдат Мөлеков Мансур Хидиятулла улын элемтәчеләргә ярдәм итү өчен өзеклекне бетерергә җибәрәләр. Ул урынны тиз табалар, чөнки частьтән ерак булмый, заданиене үтиләр.

– «Телефон линиясенең өзелгән җирен ялгаганнан соң, калганнардан аерылып, частькә кыска юл белән кайтырга булдым. Атыш тынган чак, бөтен җирдә тынлык. Кинәт куаклар арасыннан каршыма ике немец килеп чыкты. Берсе шунда ук атып та җибәрде, әмма тидерә алмады. Мин җиргә аудым да, үле кебек, тын да алмый ятам. Немецлар да үлде дип уйлагандыр ахрысы, яныма килеп тормадылар. Тыңлап ятам. Ерак түгел сөйләшкән тавышлары ишетелә. Башымны акрын гына күтәреп карасам, миннән берничә метр арада аркалары белән борылып утырганнар да, ниндидер кәгазьләр өстенә иелгәннәр. Мин автоматымны тартып чыгардым да фашистларга атып җибәрдем. Аннары аларның куаклар арасында нишләп йөрүләрен тикшерергә булдым. Анда радист рациядән мәгълүмат тапшырып утыра икән. Мин: «Хенде хох!» – дип кычкырам. Ул каршылык күрсәтмәде, мин күрсәткән якка китте. Ату тавышлары ишетеп, яныма полкташым Григорий Бойко йөгереп килде. Соңыннан аңлашылганча, радист безнең гаскәрләрнең кайда урнашканлыгы турындагы мәгълүматны тапшырып өлгермәгән булып чыкты», – дип сөйли ветеран. Моның өчен һәм Варшаваны азат итүдә катнашкан батырлыклары өчен Мөлеков Мансур абый Дан орденының 2нче дәрәҗәсе белән бүләкләнә.

Изображение удалено.Польша җирен азат итеп бетергәндә 1нче Белорус фронты Берлиннан 60 км ераклыкта була. 1945нче елның язына 1нче Белорус фронты Берлинны штурмларга җыена. Монда 3нче удар армиянең полковник В.И. Кузнецов җитәкчелегендә Рейхстаг юнәлеше башлана.

Мансур абый истәлекләреннән:

– Һәр урам, һәр подъезд, һәр этаж саен көрәш җәелә. Бер урамның ниндидер йорт подвалыннан бер нокта совет гаскәрләренә алга таба барырга комачаулый. Командир тарафыннан приказ бирелә: «Ноктаны юк итәргә!» Мин, минометчы буларак, расчет ясап, 5-6 тапкыр шушы ноктага атам. Нокта тына. Иптәшләрем «Ураа!!!» кычкырып, Рейхстаг юнәлешендә алга таба баралар. Бранденбург капкасы аша үтеп, Рейхстагка флаг кадала.

Бөтен кеше Җиңүне автоматлардан атып, «Ураа» кычкырып, кочаклашып, җырлап каршыладык. Мин дә җырладым:

«Сандугачлар ояда, оялары пыяла.

Сандугач кебек сайрашып,

Яшик, дуслар, дөньяда».

Командир: «Что ты бормочишь, татарин?» – ди.

– Пою, – дим.

– Переведи! – ди.

Тәржемә иттем. Мине һавага чөйделәр, – дип искә ала ветеран.

Сугыш бетте дип, Мөлеков Мансур абыйга туган якларына кайту насыйп булмый әле. Чөнки солдат хезмәте ул вакытта 7 ел була. Аны Чехословакиягә җибәрәләр. Көрәшләрдә күрсәткән батырлыгы өчен «Берлинны алган өчен» медале белән бүләклиләр. Мансур абый 1950нче елга кадәр Германия чикләрендә хезмәт итә. Яңа килгән яшь солдатларга хәрби хезмәт серләрен өйрәтә. Бары 1950нче елның гыйнвар аенда гына туган якларына кайтырга насыйп була егеткә. Йөргән кызы Мөршидә апа белән хат алышып торган булалар. Матур җәйләр җиткәч, Мансур абый Кече Битаман кызы Мөршидә апа белән өйләнешә. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларны укытып, тәрбияләп, олы тормыш юлына аяк бастыралар.

Мансур абый атлар ярата. Сугышка киткәнче ул колхозда тайлар караучы булып эшли, дигән идек. Сугыштан кайткач та пенсиягә чыкканчы колхозда ат җигеп көн итә. Ни кызганыч, 57 ел бергә яшәгән хатыны Мөршидә апа Мансур абыйны калдырып якты дөньядан китә. Бүгенге көндә Мөлеков Мансур абый улы Наил һәм килене Сәрия апа тәрбиясендә, хөрмәттә, Биектау районы, Олы Битаман авылында яшәп ята. Тормышлары бик матур. Бүгенге көндә дә атлары бар. Инде Мансур абыйга 95 яшь тулса да, ул шат күңелле, тормыштан канәгать. Яшьләр, мәктәп укучылары белән очрашудан беркайчан да баш тартмый. Очрашуда үзенең күргәннәрен, фронтовик дуслары, совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында сөйли.

Изображение удалено.Мөлеков Мансур абыйның батырлыгы турында Җиңүнең 70 еллыгына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан истәлекле, сугыш хатирәләреннән торган китап чыгарылды. Мансур абыйларның өйләрендә дә сугыш истәлекләреннән торган фотолар бик күп. Фотоларның һәрберсе турында ветеран кайда төшкәнен, кем белән төшкәнен ачык хәтерли, матур итеп сөйли. Мансур абыйга саулык-сәламәтлек, матур тормыш телик.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Нурания БАҺАВИЕВА,

Биектау районы, Олы Битаман авылы

Комментарии