Дуслык авырлыкта сынала

Элек кешеләр игелеклерәк иде сыман. Ә хәзер ничектер үз эчләренә бикләнгән кебек тоела миңа. Шулай очрашып, сөйләшеп утырганда, танышым үзе белән булган бер вакыйганы исенә төшерде. 
2019нчы елда ковид чиренең башланган вакытында ук шушы афәт белән чирли башлый бу ханым. Июль аенда була бу хәл. Җәйнең иң кызу ае. Урамда эссе, өйдә тагын да кызурак. Җитмәсә, температура, бөтен тәне ут булып яна. Өенә берничә тапкыр табиб чакыртырга туры килә аңа. Килгән саен дару яза табиб. Соңгы килүендә тагын бер дару язып калдыра. Авыру кешегә минуты да кадерле, тизрәк даруны алып эчеп, савыгасы килә, түземсезләнеп, сәгатькә күз сала. Әле балаларның эш көне бетәргә дүрт сәгатьләп вакыт бар. Ярдәм итәренә инанып, бу ханым якын итеп йөрешкән дус-танышына шалтыратырга була. Шалтырата һәм үзенең гозерен сөйләп бирә. Аның сүзләрен ишеткәч, шатланып риза да булмый, ләкин кире дә какмый танышы. Үзе башка телефоннан кем беләндер сөйләшүен дәвам итә. Сүзенә мавыгып, бу телефонын сүндерергә оныта. Ә сөйләшкән сүзләре ап-ачык ишетелеп тора:
– Әйе, бер танышым, дару китерергә куша, үзенең балалары кайда йөриләрдер? – дигән сүзләре зыңгылдап колак яфракларына килеп кагыла ханымның. Авыр вакытында үзенә ярдәм кулы сузган ханымнан – якын итеп йөргән танышыннан шундый сүзне ишеткәч, әллә ничек булып китә. 
– Икейөзле булып йөргәнче, вакытым юк иде шул, диеп куйса, бәлки җиңелрәк булыр иде, – ди бу ханым. Бер-ике минут үткәч, кабат телефонны ала да теге танышына шалтырата.
– Хәтирә дускаем, борчылма инде, балалар китерә хәзер даруны, рәхмәт, – диеп трубканы куя. Югыйсә даруханәдән дару алып кайтып бирү күп хезмәт сорамый бит инде. Дуслык авырлыкта сынала дияргә генә кала бу очракта.
Җәүһәрия ШӘРИПОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии