Мәче кебек тук булсам...

Мәче кебек тук булсам...

«Безнең гәҗит»нең 2020нче елның февраль санында кызыклы, бай эчтәлекле язмасы чыккач, Зәки ага Кадиковтан үзенең тормыш юлына багышлаган китабыннан өзекләрне татарчага тәрҗемә итеп бирүен үтенгән идем. Ә ул өр-яңа «Ил тарихына карашым» дигән язма әзерләп җибәрде. Зәки ага – гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, тормышның үзәгендә кайнаган ветеран, Башкортстанда билгеле шәхес. Тугызынчы дистә белән барса да аның фикерләре эзлекле һәм тарихи фактлар, документлар белән ныгытыла. 
Мин үзем бер көн дә коммунистлар партиясендә тормадым. Әмма заманында обком, горкомның бай буфетыннан тукланып, «вакыты җиткәч» билетларын мәйдан уртасында ертып ташлап, костюмнарын әйләндереп киючеләргә хөрмәтем юк. Алар – партиянең әгъзалары булган. Ә менә КПССның һәм илебезнең бүгенге тарихына тәнкыйть күзлегеннән карый белүче Зәки Нурихан улы кебек коммунистларга сокланам (гәрчә кайбер фикерләре белән бик килешеп бетмәсәм дә). 
Җаваплы вазыйфаларда эшләгән кеше буларак, Хрущев, Брежнев, Косыгин, Горбачев, Ельциннар чоры турында, БАССРны З.Н. Нуриев, М.З. Шакиров җитәкләгән вакытлар турында тере шаһит авызыннан ишетү минем өчен генә түгел, «Безнең гәҗит» укучылары өчен дә кызыклы булыр. 
Мин даһи җырчыбыз Илһам Шакировның әтисе Сталин репрессиясе корбаны икәнен белә идем. Ә менә «Нинди сылтау?» дигән сорауга җавап ишеткән юк иде. Язма авторына 1980нче елда җырчыбыз күз яшьләрен тыя алмыйча үзе сөйләгән. Сугыш чорының ач-ялангач баласы Зәки ага кайсы чор турында гына язмасын, аның каләме авыл халкы һәм авыл хуҗалыгына таба борыла.
Башкортстан татарлары диалектындагы сүзләрне әз генә үзгәртеп, беренче язманы тәкъдим итәм.
                                                                                                                                                                                                                                                                          Наилә ВИЛДАНОВА
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы төрле шартларда үзенең 27 миллионнан артык гражданын югалтты. Мондый санга Икенче дөнья сугышында катнашкан барлык илләрнең һәлак булган кешеләренең саны да җитә алмый. Әйтик, АКШ җирлегендә бер кеше дә немец фашистлары, япон милитаристлары бомбасыннан үлемгә дучар булмады.
Ул чорда булган вакыйгалар минем 5-8 яшьлек сабый чорымда үтте һәм гомерем буенча сакланып калалар. Әтием Нурихан Миңнегали улы Кадиковны 1942нче елның гыйнвар аенда фронтка озату өчен, гадәттәгечә, бөтен авыл халкы җыелды. Күпчелек хатын-кызлар, шул исәптән, әнием Фатиха Галләмшә кызы, ниндидер сүзләр әйтеп, күз яшьләрен түгеп елыйлар. Ир-егетләрнең күзләрендә дә яшь тамчылары күренә. Чөнки ул вакытта күп кенә гаиләләр үзләренең иң якын кешеләренең сугышта үлеп калу хәбәрен алган иде инде. Әти мине җиде баланың иң кечесе буларак кулына күтәреп алды һәм мин аңардан: «Әти, син кайчан кайтасың?» – дип сорадым. Ул җавап бирде: «Улым, явыз Гитлерны бетергәч тә өйгә әйләнеп кайтам». Мин, бала фикеремчә, әтиебез ниндидер эш башкарырга гына китә дип уйладым. Ә «явыз Гитлерның» кеше икәнлеге башыма да килмәде. Сугыш барган елларда мин үзебезнең гаиләдә: «Әтиебез кайтачак, ул миңа вәгъдә бирде», – дип, еш кабатлый идем. Ул өметемне хат аша, бәлки, әтиемә җиткергәннәрдер. Чынлап та, әти каты яраланып, 1нче группа инвалид булса да, сугыштан тере кайтты. Авылдашларына сугышта күргән вакыйгаларны искә алганда, ислам диненә бөтен күңеле белән ышанган кеше буларак, әйтә иде: «Сугыштан тере кайтуыма сәбәп – мине Аллаһ саклады, бәләкәй улым Зәкинең зур ышанычы да булгандыр». Ә сугыш башланган 1941нче елның август айларында ук фронтка алынган иң өлкән абыебыз Нурлыгаян Кадиков 1942нче елның ноябрь аенда Сталинград сугышында һәлак булды. Аның үлем хәбәрен алгач, әниебезнең: «Нигә минем газиз баламны үтерделәр? Кемгә аның зыяны тиде? Ул бер дөнья рәхәте дә күрәлмәде бит. Каһәр генә суксын явыз дошманнарны», – дип үксеп елаганы әле булса да күз алдымда тора. Бу күренешне балаларыма, оныкларыма сөйләгәндә күз яшьләремне тыя алмыйм. Ачы кайгылы сугыш елларын һәм аңардан соңгы барлык тормыш, хезмәт юлымны авыл шартларында үткәргән шәхес буларак, мин үземнең уй-фикерләремне күпчелек авыл хуҗалыгында булган күренешләргә багышлыйм һәм алар белән хәзерге, киләчәк буыннарның хәтеренә төшерәсем килә. 
Колхоз, теләсә, теләмәсә дә, үзе җитештергән продукцияне тулысынча диярлек фронт өчен, сугыш чорында җимерелгән халык хуҗалыгы тармакларын яңадан тергезү өчен дәүләт амбарларына тапшырып барды. Шуңа күрә безгә, сугыш чоры балаларына, авылда яшәсәк тә, туйганчы икмәк ашарга насыйп булмады. Бөек Җиңүгә элгәшү өчен тылда булган кешеләрнең фидакарь хезмәтен санап бетерерлек түгел – хәрби хезмәткә ярамаган гарип яки өлкән яшьтәге кешеләр белән, ниндидер файда китерерлек сабый балалар да үз өлешен кертте. Мәсәлән, миңа 6 яшь (1943 ел) булганда ат белән идарә итәргә туры килде. Моның өчен өлкәнрәк яшьтәге абый-апалар мине күтәреп ат ияренә утырталар. Аннары мин йөгән тезгене ярдәмендә атны кая кирәк шул якка юнәлтәм – бәрәңге төпләрен күмгәндә буразнадан, печән әзерләгәндә чүмәләләрне кибән янына этеп куям. Иген басуларында чүп үләннәрен утау, колхозның сыер, сарык фермаларында көтүче булып эшләгән абыйларыма ярдәмче булып йөрергә туры килде. Бала чак булгач, урамга чыгып уйнарга да теләк була иде. Ләкин аның өчен вакыт калмады. Адәм баласының сабый чакта аң кергәч кичергән хисләре күңелендә үз гомеренә сакланадыр. Мин үзем 86 яшькә җитсәм дә, 6-7 яшемдә очраган бер күренеш әле булса исемдә тора. Көлкеле кебек тоелса да, аның турында әйтәсем килә. Ниндидер эш башкарып, арып-талып өйгә керсәм – йомшак мендәр өстендә тычкан ашап симергән ата мәчебез тыныч кына йоклап ята. Шул вакытта башыма уй керде: «Әгәр мәче кебек туйсам, мин дә шулай рәхәт гомер кичерер идем». Минем үз гомеремдә онытмаслык күренеш – ачлыктан интеккән вакытлар. Елның апрель, май айларында бәрәңге запасы бетә. Аның да бер өлешен, токмач кебек турап, мичтә киптереп, фронтка җибәрү эше бара иде. Бер көнне 15-16 яшьләрдә булган Шәкүр абыебыз үгез белән сабан сөреп кайтып, ачлыктан аңын югалтып, идәнгә егылды. Әниебез тиз арада икәү генә яшәгән Миңлеәхмәт бабай белән Мәликә әбиләрдән ярты каравай икмәк алып чыкты. Өч малайлары да сугышта булгач, аларның сугышка чаклы җыелган оннары булгандыр, ахры. Шул икмәкне ашагач, ярты сәгать эчендә Шәкүр абыебыз аякка да басты. Шәхси хуҗалыкта бер баш савым сыеры асраган, 4-5 баш кәҗә-сарык, дистәләгән тавыгы булганнарга мәҗбүри налог салынды. Аның таләбе нигезендә һәрбер йорт хуҗалыгы дәүләткә ел саен 350 литр сөт, 300 данә йомырка, 40 кг ит, 9 кг сарык йоны тапшырырга тиеш иде. Әгәр ул налогларны вакытында үтәмәсәң, штраф төсендә өстәмә налог салалар, йә булмаса шәхси мөлкәтеңнең бер өлешен хөкүмәт файдасына тартып алалар иде. Шул вакытларда булган бер вакыйга турында язам. Безнең сельсовет җирлегендә шәхси хуҗалыкларга налог салу агенты булып, ике күзе дә зәгыйфьрәк булган, шуңа күрә фронтка алынмаган Хаматнур абый эшләде. Бер көнне минем әни һәм Хаматнур абый арасында кызу бәхәс килеп чыкты. Әни айлык сөт тапшыру күләмен үтәве турында кулындагы язулар аша исбатларга тырыша, ә Хаматнур абый киресен сөйли. Бар очракта да дөреслекне алга куйган әниебез, ачуы кабарып, налог агентына: «Син квитанцияләргә төзегрәк күзең белән кара», – дигәч, Хаматнур абый, гарьлеге килеп, сөт «недоимкасы» өчен безнең савым сыерыбыз «Любаны» колхоз фермасына алу турында протокол язды. Икенче көнне үк агентның ярдәмчеләре сыерны алырга килделәр. Алдан ике кеше мөгезенә бәйләнгән бау белән тартуга, арттан бер кеше чыбыркы белән тукмауга карамастан, сыер дүрт аягына терәлеп, ихатадан чыгасы килми. Ә без, биш бала, сыер тирәсендә: «Любаны алып китмәгез, ул безгә катык бирә бит», – дип такмаклап елыйбыз. Ялваруларыбызны исәпкә дә алмыйча, сыерыбызны колхоз фермасына алып киттеләр. Ул көн саен колхоз көтүеннән үз өенә кайта, ә аның артыннан килеп, аны тагын да көчләп, ферма көтүчеләре кабат алып китә. Мондый күренеш әниебез авыл советы идарәсенә барып, сөт тапшыру буенча «недоимка» булмаганын исбат иткәнче, бер ай чамасы дәвам итте. Бу чорда мин өч литрлы савыт белән колхоз фермасыннан сөт алып кайта идем. Ул сөтне колхоз фермасында сыер савучы булып эшләгән изге күңелле күршебез Зөһрә апа яшерен рәвештә үз чиләгеннән салып бирә иде. Авыл халкы үзе җитештергән иген, мал продукцияләрен туйганчы ашый алмыйча, күреп кенә калып, тулысынча дәүләт әзерләү пунктларына озатырга мәҗбүр булды. Ит өчен суелган терлекләрнең йорт хуҗаларына ризык өчен тик эч-карыннары, бавыр, үпкә, йөрәк, бөер, эчәк һ.б.лары гына калды. Ә сөтнең сепарат аша үткән өлешен (сыек сөт ) сыер хуҗаларына кире кайтарып, аңардан катык ясыйлар иде. Шундый авыр шартларда тылда эшләгән фашист илбасарларын җиңү өчен авыл хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте турында алга таба тәгаен мисаллар китерермен әле.
Зәки КАДИКОВ, 
Башкортстан АССР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, Башкорт Республикасы Иҗтимагый палатасында оештырылган аксакаллар Советы әгъзасы

Комментарии