«Биш яшемдә әнигә наркотик кадарга өйрәндем»

«Биш яшемдә әнигә наркотик кадарга өйрәндем»

«Син Аллага ышанасыңмы?» – Украинаның Киев шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Ярослава Осипенко шушы сорауны бирде дә, җавап та көтмичә, дәвам итте: «Мин ышанам. Биш мәртәбә кулымдагы кан тамырларын кистем, бер мәртәбә муеныма пычак тыктым, егерменче каттан сикердем – үлмәдем. Аллаһы мине коткарды, һәм мин аңа рәхмәтлемен. Үлгән булсам, тормышта күп нәрсәне белмәс тә идем, чөнки сигез ел буе томан эчендә яшәгән булганмын…»

Мин әлеге кызны интернет аша үзем эзләп таптым. Ул Украинада чыга торган бер телетапшыруда катнашкан иде. Ярослава наркоман булган. Наркотикларны күп куллану аркасында аның аскы яңак сөяге дә череп төшкән. Хәер, болар турында тулырак сөйләргә кирәктер.

«ӘБИНЕ ӘНИ ҮТЕРДЕ»

Ярославаның язмышы туганда ук башкаларныкыннан аерылып торган. Наркоман әнисе аны «ломка», ягъни наркотик кулланмый тору аркасында барлыкка килгән сызланулар вакытында сигез айлык килеш дөньяга китергән. Кыз әтисенең кем булуы турында да, үзенең теләп алынган баламы, әллә наркоманнар кәефләнгәндә килеп чыккан ялгышлыкмы икәнлеген дә әйтә алмый.

– Без өчәү яшәдек: мин, әни, әби. Әни мине тәрбияләү белән шөгыльләнмәде: йә ул урлашканы өчен төрмәдә утыра, йә үзе кебек дуслары белән урамда селкенеп йөри. Мине әби карады. Ул параличланган һәм урын өстендә ята, бер бармагыннан башка бер җире дә хәрәкәтләнми иде. Ләкин теле, акылы сәламәт – серләремне аның белән уртаклаштым, ул миңа чын әни булды. Җиде яшь тулгач, әбине мин үзем юындыра һәм ашата башладым: ул миңа аш, боткаларны ничек пешерергә кирәклеген өйрәтте, – дип сөйли Ярослава.

Өч кешедән торган бу гаилә әбигә килгән пенсия акчасына гына яшәгән. Әнисе эшкә урнашса да, озак тоткарланмаган: кайсы җитәкчегә наркоман хезмәткәр кирәк булсын?! Хатынның шәхси тормышы да нәкъ менә шул сәбәп аркасында барып чыкмаган. «Җитди һәм акыллы ир-атның әни белән очрашмаячагы көн кебек ачык иде. Аның ир-егетләре күп булды, аларны өйгә алып кайта иде, тик бу кешеләр үзе кебек үк наркоман яки эчкече булды», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Кызның тормышы бала чагында ук әнә шулай тоташ кара төсләргә генә буялган булган шул.

– Без ярлы яшәдек. Чүплектән шешә җыю дәрәҗәсенә үк төшмәсәк тә, хәлле гаилә идек дип әйтеп булмый. Наркоманнан туган бала булуга карамастан, мин бик ачык, яхшы күңелле булып үстем: чәчәкләр белән сөйләшә, урамдагы этләр белән уйный идем. Әнине дә ярата идем: аны гел кочаклыйсым килде. Кулларымны сузып килгән чакларымда, кызганыч, ул мине этеп кенә җибәрә иде шул, ә кайвакыт әле кыйнап ук ташларга мөмкин. Акрын гына аннан күңелем кайта башлады. Мин әни белән ниндидер сәер хәл майтарылуын аңлый идем. Башта ул шат күңел белән йөри, соңрак кәефсезләнеп, урын өстенә егыла. Әгәр дә үзенә укол ясамаса, калтырый һәм юләрләнә башлый. Әле хәзер дә хәтерлим, минем 5 яшьлек чагым. Яткан җиреннән әни тора да алмый – тәне бөгәрләнә, күзләре артка таба киткән, ә йөзе селәгәйгә, маңкага һәм күз яшьләренә буялган. Моны күрүгә, үзем дә сизмәстән, наркотик тутырылган шприцны алдым да әнинең аягындагы кан тамырына кададым. Бернинди курку хисе дә булмады. Якын арада организмына наркотик кермәсә, аның үләргә мөмкин булуын аңладым чөнки…

Әле шушылай яшәгән очракта да, кыз үзен «мин бәхетле идем» дип сөйли, чөнки аның янында яклаучысы, саклаучысы – әбисе булган. 9 яшьлек чагында кыз аны югалткан: баланың күңеленә гомерлек яра салып, әби кеше дөнья куйган. Бу хәлнең ничек булуы турында Ярослава Осипенко зур авырлык белән генә сөйли алды.

– Әнигә чираттагы доза кирәк булды. Ул әби янына кереп акча сорады. «Тукта инде, болай да очын-очка гына ялгап яшибез бит. Ипигә дигән акчаны биримме?!» – дигән җавапны ишеткәч, әни әбине яткан урыныннан күтәреп алды да идәнгә атып бәрде. Әби өнсез калды, еламады да, башка сөйләшмәде дә. Урынына кабат алып салгач, йокыга китте һәм башка уянмады инде. 34 ел буе хәрәкәтсез яткан кешене урыныннан шулай саксыз кузгату аның инде тәмам зәгыйфьләнгән сөякләренең сынуына, сеңерләренең өзелүенә китергән. Мин әле «үлем» дигән төшенчәнең нәрсә икәнен аңларга артык бәләкәй идем, шуңа күрә бу хәлнең нәрсәгә китерәчәген дә белмәдем. Күмү чыгымнарын әбинең дуслары каплады, ә тормыш алга таба дәвам итте. Инде хәзер әни кыйнаганда барып сыеныр кешем калмаган иде. Шуңа, наркотикка акчасы булмаганны сизеп алуга, тизрәк өйдән чыгып качам. Атналар буе урамда, йорт түбәләрендә йә танышларымда кунам. Ашыйсы килүгә түзә алмый башлагач, кире кайтам. Минем югалып торганымны әни сизми дә иде, без аның белән бер түбә астында яшәсәк тә, сөйләшмәдек. Ул бары тик кыйный гына белде.

Шулай булса да, кыз үзенең наркоман ана белән яшәве турында беркемгә сөйләмәгән. Укытучылары да, классташлары да бу проблемасын белмәгән аның. Мәктәптә үткәрелгән ата-аналар җыелышына әни кешенең килмәвен «ялгызы бала тәрбияли, шуңа күрә берничә эштә эшлидер», дип аңлаганнар.

«НАРКОТИКЛАР АЯК АСТЫНДА ЯТА»

Сукбай тормышы алып барган чакларында кыз еш кына әнисенә рәнҗеп елаган. Үзәге өзелгән бер мәлдә, аның үлемен дә теләгән хәтта. Фәрештәләрнең «Амин» дигәненә туры килеп, күрәсең, озак та узмый, кызның сораганнары кабул булган. 10 яшьлек бала мондый хәлне ничек кичерә алды икән дә ничек акылдан язмаган дип шаккатарлык.

– Өйдә гел талаш булгач, буш вакытым калмасын өчен, биюгә йөри башлаган идем. Яңа ел алды, һәркем кәефле һәм шат, без – түгәрәккә йөрүчеләр – көненә дүртәр спектакль куябыз. Ул көнне дә чыгышлар ясап, кичке сәгать унда гына өйгә кайтып җиттем. Фатир буш иде. Бөтен ишекләр дә ачык, юыну бүлмәсенеке генә бикле. Шакыйм – ачучы юк. «Син мондамы?» – әнинең җавап бирүен көттем, җавап ишетелмәде. Әнә шуннан соң ишекне ваттым: ваннага су тутырылган, тик ул үтә күренмәле түгел, кызыл төстә. …Әни кан тамырларын кисеп, үзенә кул салган иде. Чыгып чапканымны хәтерлим, ә калганы томан эчендә. Аннары танышларыбызның әнине җирләргә булышканын гына беләм.

Дөм ятим калган баланы приютка алып киткәннәр. Тик андагы тормышка ияләшә алмаган ул, һәрчак качып китәргә җай тапкан. Ике ел буе приют–урам–приют маршруты буенча яшәгән кыз. Ахыр чиктә, кызганып, бер гаилә дуслары баланы опекунлыкка алган. Бу вакытта аңа 12 яшь булган.

– Тәрбиягә алган «әни»нең үгет-нәсыйхәтләре минем ачуымны китерә иде. Приюттан качып, урамда яшәгән чагымда нинди начарлыклар бар – бөтенесен эшләргә өйрәндем: тәмәкесен тартырга, эчәргә дигәндәй. Инде мораль яктан алҗыган һәм тәмам кешелектән чыккан булганга, 13 яшемдә беренче мәртәбә наркотиклардан юану эзләп карарга булдым. Уколны кан тамырына керткәндә, күз алдыма әнине китердем: ни өчен ул мине түгел, ә наркотикларны сайлаган, шушы сәер сыекча бөтен нәрсәне дә алыштыра алырлыкмы әллә?! Тәэсире башымны әйләндерде, дөньямны оныттырды. Мин үземә инде зур үскән кыз булып тоелдым. Имеш, мин «кәттә», имеш, карагыз, ә сез шулай булдыра аласызмы?! Шул көннән алып, сигез ел дәвамында наркотик кулланмаган бер генә көнем дә булмады. Аларны табу авыр түгел иде, үзем дә ясарга өйрәндем: нибары 12 гривна (безнеңчә, 31 сум тирәсе. – А.З.) акча гына булсын… 15 яшемә җиткәндә, мин аны кулланырга һәм ясарга гына түгел, сатарга да өйрәнгән идем инде.

Нәкъ шушы яшендә Ярослава беренче мәртәбә «ломка» кичереп карый. Тәрбиягә алган әнисе кызның наркоман булуын белеп алгач, аны наркология диспансерларына йөртә башлый. Тик кыз ул оешмаларда ничек «дәвалануы» турында мыскыллы елмаеп кына искә ала. «Дәваланган вакытта да яшереп кенә үземә укол кадый идем», – ди ул. «Ә кайдан ала идең?» – дип сорыйм аптырап. Ишетелгән җавап шаккатырды: «Чынлыкта, наркотик аяк астында ята, аның турында яхшырак белергә генә кирәк. Наркоман кеше теләсә нәрсәне әфьюнга әйләндерергә сәләтле».

– Бу бәйлелек арта барган саен, әнинең нәрсә кичерүен дә аңлый башладым, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Бөтен вакытыңны һәм акчаңны бары тик шушы матдәләргә генә исраф итәргә телисең. Чираттагы доза турында уйланулар башка фикерләрне арткы планга күчерә. Шушыны аңлагач, әнинең ни өчен миңа әһәмият бирмәвенә төшендем инде. Дәвалануларның файдасы булмавын күреп, опекунлыкка алган кеше мине чыгарып җибәрде. Дөресрәге, аңа авырлык тудырмау өчен, үзем киттем. Аннары үземне тырышып-тырышып үтерергә маташтым. Кан тамырларымны кискән саен, берәрсе күреп калып коткара иде. Муеныма пычак тыккач, авыртудан аңымны югалттым. Ә каным оешкан да яраны каплаган – үлмәдем. Егерменче каттан сикергәч, унтугызынчы катның бер корылмасына эләгеп исән калдым. 18 яшемдә исә тагын бер мәртәбә әҗәл кулыннан котылып калырга насыйп булды.

Балигъ яшенә җиткәч, артык күп наркотик куллану нәтиҗәсендә, Ярославаның аскы яңак сөяге чери башлый. Бу чир башлангыч чорында үзе турында берничек тә белгертми икән, бары тик бер елдан соң гына кыз авыртулар сизә башлый. Даими рәвештә наркотик кадап торганлыктан, сызланулар әллә ни үзәккә үтәрлек булмый үзе. Авырлыгын югалта башлап, коры сөяккә калгач кына, организмдагы үзгәрешләр турында сизенә.

– Бераздан яңагымда яралар пәйда булды. Алар зураеп, тишеккә әверелде һәм бу тишекләрдән литрлап кан катыш үлек акты. Таркала башлаган сөякләр дә чыга иде. Авыртуларны наркотик кына алмый башлады. Шуннан соң әбинең фатирын сатып, башта аскы яңак сөягемне алдыру буенча операция ясатырга, ә аннары калган акчаларны наркотикларга тотып бетереп, үз-үземә кул салырга булдым.

«ҮЛСӘМ, КҮМӘРЛӘР ДИДЕМ»

Планнарын өлешчә тормышка ашыра алган Ярослава. Фатир акчалары кәеф-сафа коруга һәм яңак сөяген алдыруга китеп беткән. Аскы казнасыз калгач та, туктарга уйламаган ул. Тагын бер ел буе әфьюнлы дөньяда яшәгән. Тик бервакыт тәмам таушалып, урыныннан тора алмас дәрәҗәгә җиткән. Йөрәк чәнчүе, мускуллары тотмавы һәм авырлыгының 40 килограммга гына калуы кызны наркомания һәм алкоголизмнан интегүчеләр тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән. Кеше яллап, көч-хәл белән барып җиткән ул анда, төгәлрәге, китереп атканнар.

– Анда барганда башыңда нинди уйлар булды?

– Шулкадәр хәлсез идем, исән калырмын, киләчәктә терелеп кияүгә чыгармын һәм матур тормышта яшәрмен дип хыялланмадым да. Үлә калсам, гәүдәм җир өстендә калмаячак, күмәрләр әле, дип уйлап сөендем. Бер ай буена урыннан тора алмыйча, калтыранып һәм ярымтере хәлдә яттым. Шуннан башыма уй килде: мин кешечә дә яши алам. Бер ай буе наркотикларсыз яши алганмын икән, димәк, тагын бер ай түзәрмен һәм, бәлки, бүтән беркайчан да кулланмам? Минем яшисем килә башлады. Шулвакыт дога кылдым. Кемгә, ни өчен ялваруымны да белми идем: «Илаһым! Әгәр син бар икән, миңа бу афәттән котылырга булдыра алганча ярдәм ит, ә көчемнән килгәннең барысын да мин үзем эшләрмен», – дидем. Библияне укый башладым, догалар өйрәндем һәм үземнән-үзем наркотикларсыз тормышка кереп киттем. Сигез ел дәверендә наркоман булып, бик күп нәрсәне югалтканмын икән. Кояшлы иртәләремне, йолдызлы төннәремне, яшьлегемне, бала чагымны, якыннарымны, әбидән калган фатирны, ә иң мөһиме – сәламәтлегемне. Боларның кайтарып булырдайларын кире кайтару өчен яшәргә тиешмен. Элеккеге наркоман юк, диләр. Килешәм. Кайвакыт, бер генә укол булса да кадарга иде, дигән фикер килә. Аннан шундук арынырга тырышам. Яңа тормышымнан канәгатьмен: эшем, акчам, яраткан кешем бар. Көзен исә протез яңак сөяге куячаклар. Боларны югалтсам, кабат кайтара алмаячагымны яхшы аңлыйм, – дип, күңелендәгесен ачты әңгәмәдәшем.

Без сөйләшкән көнне Ярослава Осипенконың наркотикларсыз тормыш башлавына дүрт ел тулган иде. Икенче туган көне буларак кабул итә ул бу датаны. Шуңа аңа котлауларны да яудырып кына торганнар. Ялгышларсыз тормыш булмый, диләр. Тик язма герое кебек, ул хаталарны вакытында төзәтә белү дә кирәктер шул.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Интернет аша Казан–Киев–Казан

Комментарии