Килде ул көн

«Безнең гәҗит»тә ничә сан рәттән Сталин турында төрле кеше төрле фикер белдерә. Мин, надан булсам да, Сталинны хурламас идем.

1964нче елда Сабан туенда туганнар белән бергә җыелышып утырганда бертуган апамның ире Хрущевны мактапмы мактый. «Сталин шундый булган, мондый булган», – ди. Әти шунда түзмәде: «Кияү, Сталинның монда ни гаебе бар? Менә минем энем Ильясны 37нче елны Минзәлә төрмәсендә атып үтерделәр. Сталин килеп атмаган бит. Моңа эш сөймәгән ялкаулар, кеше өстеннән ашап ятучылар гаепле», – диде.

Ильяс абый амбарда завхоз булып эшләгән. Бер эш сөймәгән бәндә 4 чакрымдагы Иске Солтанголдан килеп: «Мин ярлыны колхоз ашатырга тиеш», – дип икмәк сораган. «Безнең кебек эшлә. Эшлисең килми икән, шул нәрсәңне аша», – дигән аңа Ильяс абый. Теге адәм Актанышка төшеп чаккан. Шул төнне үк Ильяс абыйны алып киткәннәр. Суд та ясап тормыйча, Минзәлә төрмәсендә атып та үтергәннәр. Ә теге ялкау адәм иртүк килеп әтигә яный башлаган, энең артыннан синең чират, дип. Әти теге адәмне ашаткан, эчерткән. Тамагы туйгач, сәкегә сузылып ятып йоклаган. Озак та үтми ул адәмнең үзен дә алып киткәннәр.

Шуны әйтәсем килә, әти 1964нче елны ук: «Кияү, әле сезнең күрәселәрегез бар. Сталинны искә алырсыз әле, исерек, ялкау, эш сөймәгән Русияне аякка бастырды. Аның янында да күпме сатлык җаннар булган. Власов үзенең армиясен әсирлеккә төшереп күпме кешене кырды. Сослангерны гына ал. Сталин гаеплеме монда? Кеше өстеннән ашап яткан түрәләр гаепле. Сталинны хурлаган буласыз, Хрущевны мактыйсыз. Хрущев заманыннан башланды инде авылларны бетерү», – дигән иде.

Актаныш районында гына да мин белгән 5-6 авыл юкка чыкты. Әле су баскан авылларны искә дә алмыйм, алар күпмедер. Сталинның ничек яшәгәнен беләсегез килсә, Жуковның мемуарларын укыгыз. Ул халык өчен яшәде, хәзерге түрәләр кебек бай яшәмәде. Үлгәч кидерергә ботинкасы да булмаган.

Сталинны хурлап язган авторларга шуны әйтәсем килә: татар мәктәпләрен бетергәндә берәрегез каршы чыктымы? Бер урыс Шмаков каршы чыкты.

Әле бөр көнне урамда утырганда берәү сөйләп торды: «Иван Грозный Казанны алганда гаскәренең 50 проценты татарлардан торган», – ди.

Әткәйнең 1964нче елны әйткән сүзләре чынга ашып килә. Ул, Русиянең киләчәге юк, бөтен дөньяны сары халык басачак, дигән иде. Ул боларны кайдан белде икән, дим. Шул көн якынлаша түгелме?

Гыйлемхан МӨХӘМӘТДИН,

Казан шәһәре

Комментарии