«Андый исемнәрем юк, халык белә, Аллаһка шөкер»

ТНВ каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын яратып карыйбыз. Монда күренекле шәхесләр чакырылып, үзләренең язмышларын сөйли. Бактың исә, алар арасында да яралы язмышлылары күп икән. Аларның күпчелеге Казанга авылдан килеп, институтларга укырга кереп, яшәү өчен бернинди уңайлылыклары булмаган баракларда, фатирларда торып, ачлы-туклы яшәүләрен сөйли. Гаилә тормышындагы катлаулы хәлләр, бер-бер артлы якыннарын югалту, фаҗигале хәлләр, хәтәр чирләр күренекле кешеләрне дә сагалап кына тора шул.

Әлеге тапшыруның берсенә Г. Тукай музее директоры Гүзәл ханым Төхвәтова да чакырулы иде. Әлегә кадәр чакырылган кешеләр арасында аннан да бәхетле кеше булмагандыр кебек тоелды миңа. Иркә, кадерле бала булып үстем, дип, аннан соң да бәхетле яшәвен сөйләде ул. Гүзәл ханым сугыш чоры баласы түгел шул.

Күренекле кешеләребез арасында халык яратып та, моңа кадәр мактаулы исемнәре булмаганнар да шактый. Иң күренекле, олпат язучыларыбыз Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмовага хәзергә кадәр дәрәҗәле Тукай бүләге тапшырылмавы сәер түгелмени? Инде бакыйлыкка китеп барган Фәндәс Сафиуллинга да дәүләт югарылыгындагы бүләкләр бирелмәде дип беләм.

Марат Мөлеков җитәкчелегендә милли хәрәкәттә катнашучылар тырышлыгы белән яулап алынган уңай нәтиҗәләр өчен безнең җитәкчеләребез авызыннан берәр төрле җылы сүз ишетелмәве дә гаҗәп хәл түгел микәнни? Милли хәрәкәтнең иң актив кешесе Илдус әфәнде Садыйков үзенә машина алырга дип җыйган акчасын кызганмыйча, Америкага барып, референдумда катнашу өчен халыкара күзәтчеләр алып кайтып, референдум нәтиҗәләренең тулы көчкә ия булуын исбатлый алганы өчен дә бер рәхмәт ишетмәде. Бу да бик гаҗәп бит. Үзебезнең милләттәшләргә карата кылынган гаҗәпләнерлек гамәлләрне санап чыгу да мөмкин түгел. Шулай булгач, кыерсытылган милләт хәлендә калуыбызга үзебез сәбәпче булабыз булып чыга.

Бу илдә яшәүчеләргә карата куркыту, тыю, штрафлар түләтүдән башка хөрмәт, кешелеклелек, мәрхәмәт, изгелек гамәлләре күрсәтү мөмкин эш түгел ахрысы.

Халыкның яраткан язучысы Вахит Имамовны экстремистлыкта гаепләп яла ягып, аңа 168 мең сум штраф түләткәндә дә яклап сүз әйтүче булмады. Яклап сүз әйтүченең үзенең дә экстремист булып калуы бар бит. Һәр эшнең ахыры булган кебек, хакимият – халыкка, халык хакимияткә ышанмыйча, аерым яшәсә, моның ахыры да аяныч нәтиҗәләргә китереп чыгармасмы икән?

Язмамны «Әй язмыш, язмыш» тапшыруы белән башлап җибәргән идем бит. 6нчы ноябрьдәге тапшыруда «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та катнашты. Аның тормышында да фаҗигале хәлләр, якын кешеләрен югалту очраклары булган. Ә эшчәнлегенә килгәндә, берничә генә журналист белән халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, бигрәк тә авылларда яшәүчеләрне яклап, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтеп, ялагайланмыйча, гаделлекне яклап яза бит ул. Шәхси гәҗит мөхәррире рәтләп ялларга да чыга алмыйча, үз машиналарында үзләре йөреп, үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. «Машинамны сатып, гәҗит чыгардым», – дип язган иде бервакыт Илфат әфәнде.

Әгәр кулымнан килсә, мин «Безнең гәҗит» кебек шәхси газета мөхәррирләренә яхшы машиналар бүләк итәр идем. Хөкүмәт тә башкарып бетерә алмаган эшләрне алар башкара. Нишләптер аларга хөкүмәт бүләкләре дә, дәрәҗәле исемнәр дә бирелми бугай. Югарыда телгә алынган тапшыруда Илфат әфәнденең дәрәҗәле исемнәре турында сорагач, «Исемнәрем юк, халык белә, Аллаһка шөкер», – диде. Анысы шулай, халык белә белүен, рәхмәтләрен җиткезеп торалар. Ә нигә хөкүмәт җитәкчеләре аларны читләтеп үтә икән? Алар да үз халкына хезмәт итүчеләр ләбаса.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии