Безгә алмашка яшьләр килә

Безнең татар элитасының куркуы канына сеңгән. 1990нчы елларда, татар халкына бәйсезлек даулаганда күп көч сарыф иткән Татар иҗтимагый үзәге оешмасын Татарстан прокуратурасы экстремистик оешма дип судка биргән иде. Шул сәбәпле, 23нче гыйнварда «Безгә бүген нишләргә?» дип аталучы конференция узды. Элитабыз хәтта шунда да килмәде, милләт язмышын хәл итә торган очрашуларда катнашмыйча, үз өнендәге диванына берегеп утыра бирәләр. Югыйсә, нәкъ менә алар халыкны әйдәп баручылар булырга тиеш бит.

Түрәләребез дә матур сүзләр сөйләп, «халыкның үзеннән тора» дияргә яраталар. Мәскәүгә ялагайланып, бездә ал да гөл диеп, шайтан тартмасы аша, үз башлары белән уйлый белмәүче күпчелек халыкны миңгерәтәләр. Безгә дә каршылык тудырып торалар: мәсәлән, шул ук 23нче гыйнварда, конференция уздыру хакында килешенгән урынны иң соңгы мизгелдә генә тыйдылар. Шуңа карамастан, әмәле табылды, конференциябез барыбер узды.

Әйе, без – кануннар нигезендә гаделлек таләп итүче Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары көннән-көн сирәгәябез, Русия Федерациясе Дәүләт Советында милли эшләр буенча комитет рәисе булган Илдар Гыйльметдиновның теләге тормышка ашып килә. Дөнья шулай көйләнгән инде, бер җан иясе килә – икенчесе китә. Тик шушы көннәрдә миндә зур өмет уянды әле.

Без, Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, революционер Бауман исемен йөрткән үзәк урамның исемен Сөембикәгә алыштыруны сорап күп эшләр башкардык. Хакимият аны алыштырмады. Хәзер без аны үзара сөйләшкәндә булса да Сөембикә урамы дип атыйбыз. Газетага да шул исем белән язасым килә. Конференциябезнең азагында, менә шул Сөембикә урамында урнашкан «Хатай» төрек кибетенә кереп чәй алырга ниятләдем. Тукай мәйданы җир асты юл кичүеннән күтәрелү белән, ике рәт булып каршыма полиция хезмәткәрләре килеп чыкты. Пандемия вакытындагы таләпләр үтәлмәгән, бер-берсенә терәлеп басканнар. Әйтерсең мәчеттәгедәй намазга әзерләнеп тезелгәннәр. Җәяүлеләр урамына берәүне дә кертмиләр икән. Анда РФ президенты В. Путинның көндәше А. Навальныйны яклап, яшьләрнең интернет аша берләшеп оешкан чаралары уза. Ишетүемчә, анда биш мең катнашучы булган, ләкин йөздән артыгын тоткарлаганнар. Шундый ук чаралар илнең башка шәһәрләрендә дә узган. Тоткарлаулар саны ягыннан Казан Русиядә өченче урынга чыккан.

Болак буеннан урап узып, Сөембикә урамына әйләнеп керергә туры килде. Төрек кибетенә килеп җиткәндә, каршыма танктай колонна килүен күреп шаккаттым. Әйтерсең безнең 1990нчы елларда оештырган демонстрация, Ирек мәйданыннан Сөембикәгә кадәрле Азатлык маршы менә бүген кабатлана. Аларны ак көнләшү белән карап уздырдым. Кирмән ягыннан киләләр иде, әлегә койрыклары күренми. Яшьләр килә! Алар да бу репрессив куркыныч системага каршы күтәреләләр. XXI гасырның 2021нче елның 23нче гыйнвары, һичшиксез, тарихка кереп калыр. Яңарыш көрәшсез булмый ул!

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии