Артыгы белән җитә

«Ватаным Татарстан» гәҗитенең 29нчы апрель санында «Ветераннарга игътибар җитәме?» дигән басма дөнья күрде. Җитү генә түгел, артыгы белән җитә инде. Гел ветераннарны гына кайгырталар, ә сугыш ятимнәрен уйлаучы да юк? Бу игътибарсызлык аларның ачуын чыгара. Владимир Путин Указы белән май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсияләренә 10 мең сум акча өстәп бирделәр. Аларның пенсияләре инде болай да күләмле югыйсә. Араларында берне генә түгел, икешәр, өчәр фатир алучылар бар. Бернинди авырлык күрмәгән, бу ил өчен бармакка бармак та сукмаган оныкларына алып бирделәр. Ә бит алар үзләре, ветераннар диюем, элек кайда яшәгән булсалар, соңрак та шунда яшәп калдылар. Бу ил җитәкчеләре шуны күрмиме? Нишләп соң торыр урыннары алай начар булгач, яңа фатирларына үзләре күченмәде? Элек кибетләргә затлырак товармы, киемме, тәмлерәк ашау-эчү әйберсеме кайтса, аны беренче чиратта ветераннарга бирәләр иде. «Гел сезне кайгырталар, ә безнең әтиләр үлеп калсалар да, безгә бернинди ярдәм юк», – дигәч, бер ветеранның: «Алар үзләрен саклый белмәгән», – дигән җавабы әле дә колагымда яңгырап тора. Әйе шул, безнең әтиләр, абыйлар үзләрен саклый белмәгәннәр. Гаделлек буенча, ярдәм иң беренче чиратта сугыш ятимнәренә тиеш ул. Кызык та, кызганыч та, вафат булганнарның балаларына ярдәм итәсе урынга, үзләре исән-сау кайтып, балаларына гына түгел, оныкларына да зур ярдәм иткән ветераннарга бар да бар. Ветераннар үзләре үк бу хакта әйтергә тиеш өстәге җитәкчеләргә. «Рәхмәт, гел безне генә кайгыртуыгызга. Ләкин сугыш чоры ятимнәренә, ягъни безнең яу кырында ятып калган иптәшләребезнең балаларына да өлеш чыгарырга кирәк», – дип. Минемчә, ятимнәрнең ризасызлыгын аңлап, чын ветераннар сугыш кырында калган иптәшләре, якташлары истәлегенә шушы указ нигезендә биреләсе акчалардан баш тартырга тиешләр иде. Мин үзем шулай итәр идем, ул акчаларны сугышчан дусларымның ятим үскән газиз балалары алсын, дияр идем. Чын патриотлар шулай эшләр иде.

Аллага шөкер, мескенләнә белмәдек, үз юлыбызны үзебез таптык, хыялларыбызны тормышка ашырдык.

Кәүсәрия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Артыгы белән җитә, 3.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии