Үзебез тәртипле булыйк

Безнең бакчабыз табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Элеккеге «Кишмәт» авылы урынында. Урыны бик матур, су буенда. Юлы юклык кына борчый. Яңгыр явып китсә, махсус машиналар белән генә кереп була. Биектау районының Тимерче авылыннан тирән елга гына аерып тора. Әле кыр юлыннан бата-чума Тимерче авылы янына килеп җитә алсаң, тирән елгадан чыга алмыйсың инде. Шул юл юклыктан Кишмәт авылы таралган, Тимерчедә дә инде яшьләр калмаган. Кыш көннәрендә авылда бик аз гына олылар торып кала, дип сөйлиләр.    

Җәен бакчада торабыз, Казанга сирәк кайтабыз. Кайтып керүгә иң беренче почта тартмасын ачып «Безнең гәҗит»не алам. Беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгам. Бу санда «Дөнья акылдан шаша түгелме?» (август, 2025) дигән язманы укыгач, Илфат энекәшнең фикере белән килешүемне язып китәргә булдым. Дөрес, тормыштагы күп нәрсәләрнең гадел түгел икәнен белсәк тә күз йомабыз. Дәшми калуны артыграк күрәбез, заманасы шундый инде, дип әйтмәгез. 

Элек тә, хәзер дә түрәләр халыкка вәгъдәләр биргәннәр, эшләрен эшләмәгәннәр. Үзләреннән өстәгеләргә ялган мәгълүматлар биреп ятканнар. Тимерче авылында да Советлар Союзы вакытында асфальт юл салынган дип өстәгеләргә җиткергән булганнар. Бу турыда авылның өлкән кешеләре сөйләгән иде. 

Чаллы шәһәреннән Наилә Ганиеваның «Сигез ай үткәч, исәнме, кодагый» дигән язмасында да хәзерге түрәләрнең үзебезнең ана телебезне саклап калу өчен ничек тырышканнарын күрәбез.

Хәер, үзебез дә туган телебезне саклап калу өчен бик артык тырышмыйбыз. Күп ата-аналар үзләре үк балаларын урыс телендә укытуларын сорап мәктәпләрдә гаризалар язалар. Баласын татар телендә укытуны сорап язган ата-аналарның кызын класс җитәкчесе нинди хәлгә төшергәнен газетада укып бардык. Яшьләр турында әйтәсе дә юк инде, олылар, әби-бабайлар шәһәрләрдә балалары, оныклары белән урыс телендә сөйләшәләр. Балаларны, оныкларны үз ана телебездә татар рухында тәрбияләү, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәтү безнең изге бурычыбыз.

Кешеләргә яхшылык эшләү безнең әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребездә, динебездә чагыла. Без бу мирасыбызны, туган телебезне күз карасыдай саклыйк. Балаларыбызга оныкларыбызга буыннан-буынга түкми-чәчми тапшырыйк.

«Безнең гәҗитебез» безне шатландырып озак еллар чыксын әле.

Вакыйф КЫЯМОВ, 

Казан шәһәре

Комментарии