- 03.02.2026
- Автор: Рүзәл ЮСУПОВ
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Утырып уйлар уйладым...
Җәмгыять тормышында мәгълүмат чараларының роле ифрат зур. Шуңа күрә, ул хакимият ияләренең һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга һәм аларның кайгыртучанлыгын даими рәвештә тоеп торырга тиеш. Нәтиҗәле һәм сыйфатлы мәгълүмат чаралары җәмгыятьнең уңышлы алга баруына ярдәм итә һәм халыкның мәдәниятле, тәрбияле, актив булуына уңай йогынты ясый.
Бүген мәгълүмат чараларының барысы өчен дә уртак кыенлык – югары әзерлекле, киң эрудицияле һәм татарча яхшы белгән хезмәткәрләр кытлыгы. Өстәвенә темаларның тар булуы сизелә. Шаккаттырырга омтылыш, сенсацион язмалар, җиңел, мавыктыргыч, шоу күрсәтү белән мавыгу өстенлек итә. Халыкның фикерен уятырлык, уйландырырлык, сәяси активлыгын күтәрүгә ярдәм итәрлек, җитди эчтәлекле материаллар аз.
Мәгълүмат чараларының төп бурычы халыкны арзанлы, кызык нәрсәләр белән генә тукландыру түгел, бәлки аның зиһенен баетырлык, аны иҗтимагый тормыштагы җитди вакыйгаларны аңларга, аларга анализ ясарга өйрәтерлек материаллар белән дә тәэмин итү. Әлбәттә, кызык, җиңел, күңелне күтәрерлек нәрсәләрдән дә бөтенләй ваз кичәргә кирәкми. Монда бу ике максатның да тиешле балансын булдыру зарур.
Радио-телевидениедә кызык ишеттерү һәм күрсәтү белән мавыгу күренеше соңгы вакытларда аеруча көчәйде. Ничә тыңласаң да, җыр, җитмәсә, музыкасы да, сүзләре дә күбесенчә арзанлы, зәгыйфь, мәгънәсез. Җитди темалы, идеяле эчтәлекле тапшырулар сирәк ишетелә. Дәүләт телевидениесе саналган ТНВ каналында да иҗтимагый-сәяси темаларга, республикадагы, илдәге һәм дөньядагы халыкны дулкынландырган, борчыган, хәлиткеч вакыйгаларга анализ ясап, объектив бәя бирелә торган тапшырулар, политолог, социологлар һәм башка өлкәләргә караган белгечләр белән акыллы, җитди әңгәмәләр юк диярлек. Башка каналлар турында әйтеп тә торасы юк. Аның каравы концерт, фестивальләр, башка төрле күңел ачу тапшыруларына бер дә кытлык юк.
Радиода, телевидениедә күренгән аудитория берьяклырак. Эфирда күбесенчә дәүләт җитәкчеләрен, хакимият ияләрен, сәнгать һәм әдәбият әһелләрен күрәбез. Әмма дөнья алар белән генә чикләнми бит. Башка төрле хезмәт халкын да онытып бетерергә кирәк түгелдер. Игелекле һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре, укытучы-тәрбиячеләр, галимнәр, шәһәрдә дә, авылда да җитештерү өлкәсендә хезмәт итүче күркәм, хөрмәткә лаеклы һәм кызыклы биографияле кешеләр күп. Аларны да, җәмгыятьнең бик кирәкле кешеләре буларак, матур, калку итеп күрсәтү мөһим. Моның тәрбияви, идеологик әһәмияте дә бар. Ни өчен хәзер җитештерү, фән, мәгариф өлкәләренә яшьләр кими, җырлап-биеп көн күрергә омтылучылар арта бара. Экранда күбрәк сәхнә әһелләрен күрсәтү белән мавыгуның йогынтысы да бардыр монда.
Мәгълүмат чараларының тематикасы, эчтәлеге мәсьәләсендә гомумән саграк эш итәргә һәм объективрак булырга кирәктер. Бу мәсьәләдә Мәскәү өлгесе буенча гына яшәргә тырышу үзен акламас. Мәгълүм ки, үзәк матбугатта һәм радио-телевидениедә безнең хәрби коралны, фронттагы казанышларны артык күп рекламалау, яшьләрне һәм балаларны тулаем хәрби-патриотик рухта тәрбияләргә, көнбатыш илләрен һәм Американы тискәре яктан гына күрсәтергә омтылу белән мавыгу ахыргы исәптә файдага китерерме икән?
Мәгълүмат чараларындагы кадрлар белән бәйләнешле бик җитди проблемаларның берсе – татар теле мәсьәләсе. Татарча газеталарның һәм эфир тапшыруларының теле күп очракта югары таләпләргә җавап бирерлек түгел. Каләм һәм сүз ияләре телебезне нык боза, һәм бу кискенләшә генә бара.
Телебезне саклау, куллану, өйрәнү-өйрәтү – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ул, кичектермичә, дәүләт күләмендә хәл ителүне көтә. Бу мәсьәләдә ваемсызланып, тынычланып йөрү зур югалтуларга китерергә һәм милләтебезнең яшәешенә, алга баруына җитди зыян салырга мөмкин.
Телевидение тапшыруларында дөрес, саф татар телендә сөйләүчеләр аз. Тапшыруда чакырып китерелгән катнашучыларның сөйләме турында әйткән дә юк. Газеталардагы язмаларда да телебезне тупас бозып куллану күренешләре зур урын били. Татар телен, бөтен хасиятләре белән белгән журналистлар бармак белән генә санарлык. Бу урында русларның бер гыйбрәтле әйтелмәсен тәрҗемәсез генә искә төшерер идем: «Это не столько их вина, сколько наша общая беда».
Күп ялгышлар җибәреп, телне бозып сөйләү һәм язуның төп сәбәбе – аны кулланучыларның үзләренең төп эш коралын, ягъни телләрен җитәрлек дәрәҗәдә белмәве. Ә белмәүләренең сәбәбе аларга мәктәптә һәм югары уку йортларында тел фәнен яхшы итеп өйрәтмәүләре һәм журналистларның бу өлкәдә үзлегеннән белемнәрен күтәрергә кирәк дип санамавы.
Соңгы чирек гасырда мәгарифтә өзлексез үзгәртеп корулар булып тору аркасында укытуның сыйфаты түбәнәйде. Туган телне өйрәтүгә килгәндә, хакимиятнең татар мәктәпләренә игътибары күптәннән инде җитәрлек түгел. Татар телен укытуның торышы белән кызыксыну, укучыларның бу предметтан белемнәре тиешле дәрәҗәдә булсын өчен, югары таләпләр куелмый. Туган телне укытуның методикасы да тиешле булмады: балаларны күбрәк дөрес, матур итеп сөйләргә, сүз байлыгына ныграк өйрәтәсе урында, кагыйдәләр, билгеләмәләр ятлату, күнегүләр эшләтү методы өстенлек алып торды (бу хәзер дә шулай түгелме икән дигән шик бар). Нәтиҗәдә укучылар мәктәптән туган телләренең дөрес әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен, нормаларын (тәртибен) тиешенчә үзләштермәгән килеш, фәкыйрь сүзлек запасы белән китеп баралар. Моның нәтиҗәсе аларның сөйләмендә, хәзерге мәгълүмат чараларының телендә күренә дә инде.
Журналистларның күбесенең татар әдәби телен камил белмәвенең тагын бер сәбәбе: аларны Казан федераль университетында Русия мәгариф министрлыгының уку планы буенча әзерлиләр, ә ул планда татар телен укыту күздә тотылмый: Мәскәүгә татар теле кирәкми. Ләкин университет җитәкчеләре, тырышсалар, җаен табып, уку планына татар телен дә кертә алырлар иде. Казан педагогика университеты да заманында Мәскәүдән җибәрелгән уку планнары буенча эшләде, һәм анда да татар теленә өйрәтү, татарча укыту дигән нәрсә каралмаган иде. Ләкин без, университет җитәкчеләре, татар мәктәпләрен тәмамлап килгән егет һәм кызларга күп белгечлекләр буенча төрле фәннәрне түбән курсларда татарча, ә югары курсларда русча укыттык. Шулай итеп, Татарстандагы дәүләт телләренең икесен дә яхшы белгән, татар мәктәпләрендә дә, рус мәктәпләрендә дә һәм башка өлкәләрдә дә уңышлы эшли алырлык педагоглар әзерләдек.
Мәгълүмат чаралары журналистларының татарча телләре проблемалы булуының тагын бер сәбәбе, минем белүемчә, аларның язмаларының һәм тапшыруларының сыйфаты белән кызыксынып, моңа югары таләпләр куеп һәм кирәк чакта ярдәм итеп торучы җитди оешма булмауда. Бу вазыйфаларны башкарырга тиешле орган Татмедианың җитәкчеләре моңарчы үзләренә мондый җаваплылык алып мәшәкатьләнмәделәр булса кирәк.
Беренчедән, безнең журналистларның хезмәт хаклары бик түбән.
Икенчедән, яхшы авторлар җәлеп итү өчен, гонорар фонды юк дәрәҗәсендә. Акчасыз яки бик аз гына акча тотып югары сыйфатлы мәгълүмат чараларына ирешеп булмый .
Татарча мәгълүмат чараларын кадрлар белән тәэмин итү һәм журналистларның белемнәрен күтәрү, һөнәри осталыкларын камилләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр дә күренми.
Соңгы берничә дистә елда Татарстан Журналистлар союзының мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең эше белән кызыксыну, аларның иҗат осталыкларын күтәрүгә юнәлтелгән гамәлләре ишетелми. Республика мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең проблемаларына багышланган җыелыш, утырышлар, матбугат һәм эфир журналистларының иҗат осталыкларын, яңа методларын уртаклашу, тәҗрибә алышу максатында киңәшмә-семинарлар үткәреләме икән? Бу турыда бер дә хәбәр-хәтер юк.
Моннан 30-40 еллар элек Татарстан журналистлар союзының ниндидер эшләре күренә иде. Мәсәлән, республикадагы һәм хәтта чит өлкәләрдәге татар газеталарының журналистларын җыеп семинарлар уздыруларына үзем шаһит.
Ул елларда безнең журналистлар союзында тәрҗемәчеләр секциясе эшләп килде. Аның җаваплы кешеләре, тәрҗемә итүнең катлаулы эш икәнлеген һәм матбугат телендәге күп ялгышларның дөрес тәрҗемә итә белмәү аркасында килеп чыкканлыгын истә тотып, газета-журнал тәрҗемәчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү мәсьәләләре буенча төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр, киңәшмәләр, конференцияләр уздыралар иде. Тәрҗемә теориясе буенча диссертация яклаган яшь галим буларак, миңа да матбугаттагы тәрҗемәнең торышына багышланган чыгышлар ясарга туры килде. Хәзерге журналистлар союзында мондый эшләр белән мәшәкатьләнеп тормыйлар. Аяныч хәл бу. Хәлбуки, татар журналистлары теоретик һәм методик ярдәмгә мохтаҗ. Мин бу фикерне газета, радио-телевидение хезмәткәрләре белән булган әңгәмәләремә таянып әйтәм. Мине белгән кайбер журналистларның, телефоннан шалтыратып, теге яки бу сүзне, тәгъбирне ничек кулланырга, ничек тәрҗемә итәргә, ничек язарга дип киңәш сораулары да шуны күрсәтә. Язу димәктән, татар теленең орфографиясе һәм пунктуациясе мәсьәләсендә дә төрлелек, башбаштаклык зур, ялгышлар да күп. Димәк, көн тәртибендә журналистларның язу һәм сөйләү культурасын күтәрү мәсьәләсе дә тора.
Шуны да искәртеп кую кирәктер: кайбер хосусый газета чыгаручылар анархия методы белән эшли. Аларның язмаларын укыгач, нинди телдә яза соң болар, дип уйлап торасың. Татар теле гыйлеменең нормага салынган кагыйдәләре, тәртибе белән исәпләшергә теләмәү бит ул. Нинди кылану, нинди мөгез чыгарулардыр бу – берничек тә аңларлык түгел. Матбугат теле дөрес әдәби тел, үрнәк тел булырга тиеш дигән хакыйкатьне танырга теләмиләр кайбер ультра новатор матбугат әһелләре.
Татар телендәге газеталарны укучылар саны соңгы елларда туктаусыз кими: бу процесска чик куелмаса, милли рухыбызны – телебезне, мәдәниятебезне саклау мөмкинлекләре тагын да зуррак тизлек белән югала барачак. Бу мәсьәләдә уңай якка борылыш аны дәүләт күләмендә һәм иң җитди дәрәҗәдә хәл иткәндә генә ясалырга мөмкин.
Милли мохитне савыктыру проблемасы, Россиядә милләтләрнең саклануы һәм алга баруындагы хәлләрнең кискенләшүе, кыенлыкларның арта баруы милли мәгарифтә дә, милли матбугатта да ачык чагылыш таба. Мәктәпләрдә татарча укучыларның һәм, димәк, татар әдәби телен белгән кешеләрнең саны кимүгә параллель рәвештә татар матбугаты белән кызыксынучыларның сафлары да сирәгәя бара. Шуның өстенә, башка күп нәрсәләрнеке кебек, газета-журналларның да бәяләре арта, ә хезмәт хакы күтәрелми. Җитмәсә әле, почтаның эшләвендә өзеклекләр булу кыенлыкларны катлауландыра. Казанда газета-журнал киосклары бармак белән санарлык кына калды, булганнарында да татар газеталарының күбесе юк.
Кыскасы, дәүләт, бу мәсьәләләрне ачыклап, татар матбугатын тернәкләндерүнең комплекслы чараларын күрмәсә, тора-бара туган телебездәге газета-журналларны чыгаручылар да, укучылар да калмаска мөмкин.
Тиешле дәүләт органнары татар телендәге радио-телевидение эше белән дә даими рәвештә кызыксынып торсыннар, тапшыруларның темаларына, сыйфатына игътибарны арттырсыннар иде. Бу мөһим максатка ирешүнең төп шартлары – лаеклы журналист кадрлар әзерләү, аларга матди һәм рухи ярдәм итү, эшләренең югары сыйфатлы булуына ирешү өчен, таләпләрне арттыру, җаваплылыкны көчәйтү.
Журналистларның вазыйфалары – катлаулы, җаваплы һәм мактаулы, халыкка бик кирәкле. Безнең журналистларның зур белемлеләре, сәләтлеләре, матур, мәгънәле радио-телевидение тапшырулары әзерләүчеләре дә, халыкның күңеленә хуш килерлек газета-журнал материаллары иҗат итүчеләре дә бар. Әмма хәл итәсе проблемалар да аз түгел. Алар бу мәкаләдә күрсәтелгәннәрдән күбрәк. Ләкин алма пешәр, авызыма төшәр дип көтеп утыра торган вакыт түгел. Җитезрәк, кыюрак эш итсәк, вакыт безнең файдага, киресенчә, тынычланып, ваемсызланып йөрсәк, рухи тормышыбызны баетырлык, алга җибәрерлек хәлиткеч нәрсәләр кулдан ычкынырга мөмкин. Бу искәртү һәм теләк дәүләтнең җаваплы кешеләренә дә, хөрмәтле һөнәр ияләре журналистларга да һәм халкыбыз язмышына битараф булмаган, милләтебезнең алга баруын кайгырткан һәркемгә карый.
Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан федераль университетының
атказанган профессоры, академик

Комментарии