Дөнья акылдан шаша түгелме?

Дөнья акылдан шаша түгелме?

Саташу... Бүгенге тормыш тоташ саташулардан гына тора. Гомумән, акылдан шаштык түгелме?! Хәзер мин аңлыйм, реаль чынбарлыкны аңламаучы, ягъни психологик проблемалары булган кешеләр генә түгел, барыбыз да акылдан шашабыз бугай. Әйе, әйе... Бар дөнья акылдан шаша. Моннан 100 ел түгел, хәтта 20–50 ел элеккеге дөнья да бүгенге түгел. Гадәттә, башкаларны аңламаучыларны, башкаларга охшамаучыларны сәер, диләр, ягъни ул дурак бит, дип нәтиҗә ясыйлар. Ә кем юләр, дигән сорауга, бәлкем миндер, дип уйлап куя белү сәләте бирелмәгән күпчелеккә.

Мин 2003нче елда бик җитди авырып киттем. Больницалар, дәвамлы дәваланулар... Шунда миңа бер табиб белән очрашырга туры килде. Кызганыч, вакытында артык илтифат ителмәгән, элемтәләрен югалттым. Ул табиб медицина фәннәре кандидаты, ә үзе... экстрасенс иде. Әйе, медицина белән үзенең могҗизалы сәләтен дә кушып диагноз куя, дәва билгели. Ул ханым мине күрүгә:

– Ооо, молодой человек, у вас ангел хранитель. Әнә күрәм, сез аның канатлары астында...

Мин аптырап: «Нинди яклаучым булсын, адым саен авырлыклар», – дип каршы төштем (ул чагында туры сүзле булуым өчен чираттагы тапкыр эзәрлекләнә торган чорым иде).

– Сез нәрсә, шулай гел канат астында гына яшәмәкчеме? Кеше юлын үзе корырга, ялгышмаска тиеш. Ә фәрештәләр ияреп кенә бара... Сез дөньяны үзгәртергә җыенасыз, шуны аңлагыз, аны сез үзгәртә алмыйсыз. Дөнья сезне үзгәртә... – дигән иде ул ханым.

Мин бу киңәшне беркайчан да онытмадым. Ләкин дөнья тулган пычраклык, хыянәт, алдау, ялган белән килешә дә алмадым. Минемчә, журналист шундый булырга тиеш тә. Әмма журналистлар күп, минем кебек уйлаучылар гына бик сирәк. Дөньяны үзгәртә алмасак та, төзәтергә тырышырга кирәктер бит инде. Син дәшмә, мин дәшмә... ни булыр? Мин шушы мантыйктан чыгып эшләдем, эшлим һәм яшим. 

Дөньяның саташуына килгәндә, күккә карап бик еш кына уйланам. Гомумән, балачактан, йолдызларга карап, уйларыма чумарга яратам. Үзем белән үзем сөйләшәм, бәхәсләшәм... Сәер бит инде име. Сәер булмасам, бүгенге Илфат Фәйзрахманов була алмас идем шул.

Менә шул йолдызларга карыйм да, ялган, гаделсезлек, сугыш чоңгылына чумган Җир-анабыз көннәрдән беркөнне күчәреннән чыгып очмасмы, дип куям. Динебездә сөйләнгән Ахырзаман шул була торгандыр. Ни генә юк бит дөньяда. Берәүләр ачтан шешенә, икенчеләр ризыкны типкәләп йөри. Динебездә исраф дигән нәрсә бар бит. Ул гөнаһлардан санала. Әбиләр белән үсмәдем, динне әниемнән генә ишетеп белдем. Денсез, имансыз совет чоры бит. Әнием әрәм-шәрәмгә, көферлеге килмәсен, дип кисәтә иде гел. Әнә шул исрафлыкның көферлеге яман булыр бит. 

Бүгенге олигархларыбызның байлыклары шикле юллар белән табылганлыгын исбатлап торасы юк. Байларның, алтын балаларының ничек типтергәннәрен күргәнем бар. Шул ук вакытта телевизордан, радиодан, газеталардан авыру балаларны дәваларга чит илгә алып барыр өчен акча җыябыз. Ул акчаны теге череп баеганнар бирми, әлеге дә баягы очын очка ялгап яшәүче гади халык, пенсионерлар бирә. 

Бүген планетабызны берничә тапкыр юк итәргә җитәрлек корал җитештерелгән. Хәрби чыгымнар арта бара. Әле анда, әле монда сугышлар башлана. Шул ук вакытта ачлык, ялангачлык... Моны ничек аңларга, кемдер сәламәтлеккә туена алмый, даруларга, дәвага акча табалмый. Ә үлем коралы җитештерү арта бара. Үтерер өчен акча бар, ә исән калдыру өчен юк. 

Кемдер сугышта үлем белән бил алыша, ә кемдер бәйрәм итә... Планетабызда кайнар нокталар дистәләп исәпләнә. Әмма бик азлар, бәхетсезлеккә дучарлар өчен генә сугыш сугыш ул. Әле бик күпләр өчен бизнес та. Әнә шуңа да мин Русия Украина низагы да тиз генә тукталыр, дип уйламыйм. Мобилизациягә эләккән һәм контрактка кул куйганнар өчен генә хәрби операция ул, ягъни сугыш. Ә калганнар өчен тормыш бәйрәм санала. Ватанны, иминлекне шулай саклап, яклап буламы? Белмим. Халык иминлек көтә. АКШның яңа иске президенты Трампка өметләнделәр. Янәсе, ул һәр ике якны да тынычландырачак. Ләкин бу беркатлы өметләргә баштан ук ышанмадым. Башыма, әлеге дә баягы сәер уйлар да килә: бу низагның тукталуы кирәк тә түгел ахры, кызыксынучы да юк бугай. Шул ук Трампка да ул баю өчен бер чыганак бит. Америка Икенче бөтендөнья сугышында да баеп калды. Ә СССР зур корбаннар бәрабәренә дөньяны фашизмнан азат итте. 

Хәер халыкта да битарафлык. Кемнеңдер улы, ире, әтисе сугышта һәлак була. Ә бу аларның гына хәсрәте. Башкаларга кагылмый.

Кемдер балаларын аякка бастыру, савыктыру өчен акча каян табарга дип көн-төн баш ватса, ә стена аша күрше машина өстенә машина сатып ала, диңгез буендагы виллаларында кәеф-сафа кора. 

Миллионнар ачлыктан интегә, ә дөньяның байлыгы 1 процент кулында. Аңлап буламы моны?! Аңлап булмый, әмма шулай тиеш дип кабул итәбез.

Мине борчый торган тагын бер күренеш. Балага автомат тоттырабыз. Һәм ул шул коралын төби дә, тыр-тыр, дип тәтелдәп, атып җибәрә. Әби белән бабай егыла. Бала тантана итә. Бабасын «үтерде»... Бу гадәти күренеш. Ә мәгънәсен аңлап, уйлап караганыбыз бармы?! Бала кулында бүген уенчык автомат. Ул аны иң якын кешеләре, әбисенә, бабасына төбәде... 

Саный китсәң, күп бу дөньяда борчылырлык күренешләр. Аларны күрергә аңларга гына теләмибез. Шул ук вакытта ясалма интеллект турында сөйләшәбез. Роботларны елмаерга өйрәтмәкчебез, хисләндермәкче булабыз. Ә кешелек акыл иясенә хас сыйфатларын җуя бара. Барын да аңлыйбыз, Әй, дөнья әллә нишләде, бозылды, пычранды, дибез дә, кул селтибез. Шулай тиеш, дип кабул итәбез. Чөнки сәер күренәсебез килми, бу дөньяны мин үзгәртергә тиеш түгел, дип уйлыйбыз. Мин нишли алам инде, янәсе.

Алай уйламыйк әле. Әдәп, әхлак төшенчәләрен аңлауны үзебездән башлыйк. «Безнең гәҗит» төп кыйбласы итеп әнә шундый максатны күздә тота. Киләчәктә дә бергә булырбыз, авыр чорларны бергәләп җиңәрбез, киңәшләшербез, аралашырбыз, дип өметләнәм. Шунысын да искәртәм, 1нче сентябрьдән 2026нчы ел өчен газеталарыбызга язылу кампаниясе башлана. «Безнең гәҗит» эшли, яшәячәк. Бернинди уйдырмаларга да, гайбәтләргә дә ышанмагыз. Без бергә булсак, көчле булачакбыз. Дөньябызны да бергәләп матурларбыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии