Тукайга чәчтем зарымны

Тукайга чәчтем зарымны

Тагын бер апрель белән хушлашабыз. Ул Тукай ае бит. Безне Тукайлы иткән дә, ятим иткән дә ай. Мин бик еш Тукай белән сөйләшәм, Туфан Миңнуллин белән киңәшләшәм, Фәндәс Сафиуллинны, авыр елларда республика җитәкчесе булган Мөхәммәт Сабировны, башка каһарманнарны искә алам. Исән булсагыз, нишләр идегез икән, дип сорыйм. Сорыйм, алар өчен үзем үк җаваплыйм да. Бүгенге вәзгыятькә түзә алмаслар иде. Мәсәлән, Туфан абый ДәүСоветта мәктәпләрдә татар телен укытуны чикләү, татар теле укытучыларын җинаятьчеләр кебек прокуратура тикшерүен хуплап бердәм тавыш биргән парламенттан аерылып чыккан булыр иде, бер генә тавыш белән булса да, «Мин каршы» дип кычкырыр иде. Йә булмаса, шунда ук йөрәген тотып егылыр иде... 

Фаразлар, киңәшләшәсе сүзләр күп... Тик сыенып, нишлик, ярдәм ит, бары син генә нидер ишеттерә аласың, булдырасың, дип әйтерлек шәхесләр дә инде безне күкләрдән генә күзәтә. Борчылып күзәтәләрдер. Шул ук Тукаебыз да... Аның да рухы тыныч була алмастыр, минемчә... 

Менә республикабызның, татарыбызның иң олы бүләге «Тукай премиясе дә ияләренә тапшырылды. 

Узган ел газетабызның май санында мин Тукай бабай белән «әңгәмә корган» идем. Быел да сөйләшеп, фикерләшеп алырга кирәк таптым. Чөнки өстә саналган шәхесләр һәрчак минем янәшәмдә кебек. Һәм моң-зарларымны тагын Тукай бабайга сөйләргә булдым. 

– Тукай бабай, синең туган көн бәйрәменә тагын бара алмадым инде. График бит, газетадан китеп булмый. Гомер буе шул эш графигы белән яшәдем, шәхси тормышым булмады диярлек. Менә былтыр да, быел да башкаларга ияреп бәйрәмеңдә катнаша алмадым.

– Зарар юк. Синең рухың минем белән бит. 

– Тукай бабай, иң элек синең бүләгең турында фикерләшүдән башлыйк инде. Нәрсә әйтим, туй үпкәсез булмый диләр, иң баш бүләк тирәсендә ел да гауга зур була. Кайчакта кандидатлар исемлеген карыйсың да, пошаманга да каласың. Иң чиста, саф булып калырга тиешле мәртәбәле бу дәрәҗә дә күп нәрсәләр кебек чиратка, этеш-төртешле алышка әверелеп калмадымы икән, дип уйлап куям. Быелгы лауреатлар лаеклымы, юкмы, дип бәхәскә керергә теләмим. Аның өчен дәлилләрем дә җитәрлек түгел, ниятем дә юк. Тик чынлап та татар сәнгатендә алыштыргысыз эз калдыручы шәхесләр һаман да күләгәдә кала. 

– Моңа исең китәсе юк, Илфат улым. Бездә кешенең исән чакта кадере юк, күкләрдән карап торам, хәзер бигрәк тә. Син хәтерлисең ич (ич, дип сөйләшим әле, без бит синең белән Арчадан ич...), татар шигъриятендә тирән эз калдырган шагыйрь Мөдәрис Әгъләмгә үләренә берничә атна калгач кына Халык исемен тапшырдылар.

– Әйе, исемдә. Соңгы интервьюны аннан мин алдым. Аннан соң озак тормады инде, минем белән очрашканда да тавышы юк иде, пышылдап кына сөйләште. Хәзер инде аның төп терәге булган, милләтпәрвәр шагыйрә, язучы Нәҗибә апа Сафина да юк. Аның да соңгы хикәясе «Безнең гәҗит»тә басылды. Хикәясен кабул итеп алгач, аңа шалтыратам, трубканы алучы юк. Бу инде Нәҗибә апаның бакыйлыкка, сезнең янга күчеп ятуы булган икән. Менә ул да кадерсез бер адәм булып китеп барды. Дөреслекне ярып салучы, аны таләп итүче – бу җәмгыятьнеке түгел бит. Тукай бабай, ичмасам, син аларны каршы алып, анда кадер-хөрмәт күрсәтелсен иде. Дин әһелләре ышандыра бит: бу дөньяда түзәргә кирәк, тегесендә рәхәт булачак... Тик кемгәдер бу дөньяда да рәхәт, әллә-ни талант ияләре дә түгелләр, әмма җайлы кешеләр. Мин дә инде яшь түгелмен. Әтәләнеп компартия сафларына кереп, коммунизм төзибез, дип колакка токмач элүчеләрне хәтерлим. Ни гаҗәп, дөньялар үзгәреп китте дә, компартия билеты белән ерак китеп булмасын аңлагач, башкасын сайлап алдылар. Аларның инде партбилетлары берәү генә түгел, әллә ничә төрле. Ә хәзер, нигездә, бердәм булып «Бердәм Русия»ле алар. Никтер мин менә шушыны аңлап бетерә алмадым шул. Дөньяны да үзгәртә алмадым, дөнья да мине үзгәртә алмады. Арада бушлык... 

– Беләм, халык арасында дәрәҗәң бар. Ә түрәләр арасында күрмәмешкә салышалар. Әнә бит кемнәрдер орден-медальләр җыя, атказанган исемнәр күтәреп йөри. Ә син 65кә җиттең, һаман да шул Илфат Фәйзрахманов кына. 

– Алай димәс идем, Тукай бабай. Мин бик горурланам, мулла кушкан исемем белән, Илфат ул – ил дусты дигән сүз бит.

– Син илне дуска саныйсың да, ә ватаның сине дустына, үз улы дип саныймы соң?

– Белмим. Ә мактаулы исемнәрне эшләгән өчен лаеклыларга бирәләрдер, дип беләм. Мин лаек түгел, чөнки инде менә 43 ел журналист, халыкка хезмәт иттем, әмма түрәләргә түгел. Киресенчә булса, исемнәрем дә, даным да, катлы ташпулатларым да булыр иде. Ләкин үткәнем белән бик горурланам, аннан оялмыйм. Әле авылымда 65 яшьлек юбилеемны оештырганнар иде. Тирә-як авыллардагы үзешчәннәр җыелышып, «Безнең гәҗит»нең даими авторы Габделбәр абый Сабиров җитәкчелегендә, миңа сюрпиз ясадылар. Авылым клубында бәйрәм оештырып котладылар. Мин югалып, аптырап та калдым. 

Тагын кайда котладылар, дип сорама инде Тукай бабай. Юк, дусларымнан башка котлаучы булмады. Үзем бераз эшләп йөргән «Тәртип» радиосында зурладылар. Әле исән бит... Үзең дә әйтәсең ич. 

Ярар, котламасыннар, мин бик тыйнак кеше. Уңайсызлана башлыйм, юкса. Тик тыныч яшәргә, эшләргә мөмкинлек булса иде ул...

– Беләм, күреп торам, җил хәзерге вакытта сиңа уңай тарафка исми.

– Әйе шул, миннән дә экстремист ясамакчылар. Узган декабрьдә, Яңа ел алдыннан ашык-пошык суд булып, 20 мең сум штраф салдылар. Ул язмаларда экстремизмга бернинди ишарә булмаса да. Ләкин суд минем дәлилләремне, фикерләремне ишетмәде. 2026нчы елның гыйнвар санында мине ни өчен хөкем иткәннәрен аңлатып, шул текстларны телгә алып анализлаган өчен «Роскомнадзор» кисәтте: Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законны бозам икән.

Менә әле тагын яңа суд булды. Тагын гаепле, тагын 20 мең сум штраф. Вахитов район суды карарын Югары судка шикаять иттем. Теге юлы мәшәкатьләнеп йөрисем килмәгән иде. Хәер, аның мәгънәсе булыр дип уйламыйм да. 

Ни өчен гаепләнгәнемне аңлатыр өчен газетадагы бәхәсле мәкаләне кабатлый алмыйм. Тагын «орышырлар», орышып кына калсалар... Мәкаләдә сүз Русия Президентының турыдан туры элемтәсе вакытында бирелергә мөмкин булган сораулар турында. Текстта, татар, урыс сүзләре булмаса да, без милләтләр арасына чөй кагабыз, рус милләтенә каршы чыгабыз икән. Авторның, Төп Законда – Конституциябездә бирелгән хокукларыбызның үтәлеше тәэмин ителсә, барысы да әйбәт булыр, дигән фикере дә гаепкә алынды. 

Кызганыч, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр. Хактыр, чынлап эзләсәң, табалар, һәм син берничек тә үзеңнең ишәк түгеллегеңне исбатлый алмыйсың икән... 

Тукай бабай, мин шушындый шартларда башкача, эшемне журналист буларак дәвам итә алмаячакмын, дип белдерәм. Әле кайчан гына сүз иреге турында сөйләшкәндә, сүздән соң да ирек булсын, дип кенә әйтә идек. Ә хәзер сүздән соң ИРЕКТӘ КАЛЫРГА, дип тә теләк теләргә тиешбез икәнлеген аңладым. 

– Нишләргә инде исәбең?

– Мин бит язучы да. Әсәрләрем шактый. Журналистика иҗатымның бу ягына вакыт калдырмый иде. Газета акрынлап кыйбласын үзгәртә, алыштырмый – үзгәртә генә. Анда журналист язмалары булмаячак. Әдәби әсәрләр, тормыш, яшәеш турында гыйбрәтле язмышлар бәяннәре урын алачак. Һәм көндәлек көнкүрештә кирәкле киңәш-табыш язмалары гына кала. Тел, милләт, сәясәт тулысынча төшеп кала. Мин шуны аңладым, әйтәсе килгән сүзеңне әдәби әсәрләрең аша да җиткереп була, әле ул кай очракларда үтемлерәк тә булырга мөмкин. Әлбәттә, инде ул әсәрләрем дә кара исемлеккә эләкмәсә.

– Юктыр, җае табылыр. Тормыш сынауларын үттең, сынмадың моңарчы, кеше булып калдың. 

– Рәхмәт. Тыйнаксызлыкта гаепләмәгез, мин дә шулай уйлыйм. Аллага шөкер, хурланырлык гамәлемне хәтерләмим. 

Тукай бабай, синең дә шигырьләреңдә бүгенге заман сакчылары экстремизм күреп алмагайлары. Мине хөкем иткән язмалар буенча чагыштырып караганда, бар бит сиңа да куркыныч. Әнә халыкта «Әллүки» дип җырланучы «Милли моңнар»ындагы юллар:

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мескин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

Көлке хәл, хәзер Русиядә хәтта Пушкин әсәрләрендә дә наркотикка пропаганда тапканнар... Шаулашалар. Законнар шәп иҗат ителә, кызып та китәләр ахыры...

Тукай бабай, Әйт әле, менә сиңа Аллаһы гомер биргән булса, син бакыйлыкка үз үлемең белән күчә алыр идеңме икән?!

– Бик авыр сорау. Юктыр. Барыбер гомерем кыска булыр иде. Бәлкем, әле иҗатым да кыска гомерле булып, яңадан терелтелсә дә, югалып, юкка чыгып беткән булыр иде. 

Без бит җирдә ниләр булып ятканын белеп, күзәтеп торабыз. Без сезнең янда. Син үзең дә моны беләсең. Авыр чакларда, әти-әниеңне төшләреңдә күрәсең, аларның борчылуын сизәсең, һәм киңәшләрен дә ишетәсең... Революцияне кабул итсәм дә, Сталин төрмәләрендә юкка чыккан булыр идем. Төрек шпионымы, башка сатлыкҗанмы булыр идем. Гасыр буена сузылган террор тәгәрмәче астында нәкъ менә сәләтле, фикерле шәхесләр таптала ич. 

– Тукай бабай, тарих кабатланучан бит, бигрәк тә безнең илебездә... Ни әйтерсең бу нисбәттән? Әнә ич Дәүләт Советында синең 140 еллык юбилеең турында чыгыш ясаучы Мәдәният министры урынбасарына, Тукай турында татарча да сөйләргә мөмкин булыр иде, дигән шелтәгә бар Русия күтәрелде. Татарстан, татарлар нәрсә эшли янәсе... Урысларны кыерсыталар... Урыс телен кысалар... Не сметь... Интернет ут булып кызды... 

– Алла сакласын, дияргә генә кала. Ни дә булса әйтеп, фикерләремне белдерсәм, сине тагын хөкем итәрләр, минем аркада. Менә суд хөкемнәре дә газетаңның хәбәрче-авторлары аркасында бит. Кабатланмасын иде инде ул фаҗигале кара таплы чорлар... 

Мин «Безнең гәҗит»не зыялы, үз фикере, дөньяга карашы булган кеше укый ди беләм. 

– Әйе, Тукай бабай, мин дә шулай уйлыйм. Гайбәт җыя белмәдем. Юк-бар гайбәт, җиңел, мәгънәсез хәбәрләр эзләүчеләр газетабыз янында тукталмыйдыр. Аңа кызык та түгел, милләтенең язмышы. Ул оныклары белән генә түгел, эте белән дә вата җимерә урысча сөйләшә. Мине экстремизм итү максатыннан ачылган эшләрне алып баручы, мине жәлләптер инде, «Илфат абый, язмагыз инде тел турында, гомумән, хәтта татарча сөйләшик, дип тә язмагыз» диде. Кызганыч, мин инде, урысча сөйләшик, дип тә яза алмыйм, чукыныйк, дип тә чакыра алмыйм. Әнә шул үзгәрә алмаган «мин» дә, «дөнья» да яши бирәләр үзләренчә. Бездә генәмени, дөньясы мәхшәр бит. Болай барса, Тукай бабай, бар дөньябыз белән уптым-илаһи сезнең янга күчмәгәек, бу кадәр кораллану, сугышлар белән... 

Ә миллилеккә килгәндә, Тукай бабай, минем сине ана телемдә укыйсым килә, балаларымның да, оныкларымның да сине шушы миннән мирас булып калган телдә укуларын телим. Синең 150 еллык юбилеең зурлап үткәрелер, Аллаһы боерса. Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов шулай, дип белдерде. Путин да указ чыгарыр. Бик шәп. Татарча үтә алса, тагын да яхшы. 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии